Бала кайгысын дошманыңа да күрсәтмәсен, ди безнең халык. Тик, кызганыч, балалар белән бәйле бәла-казалар саны бик күп.
Башкортстанда яшәүче Ирада Мостафаева да үз нарасыен югалта. Әйе, чын мәгънәсендә югалта. Аның баласы авырып та үлми, суда да батмый, утта да янмый, ә сәер хәлләрдә югала. Ул 18 ел буе улының кайтуын көтеп яши. Хәзер дә көтә. Үзен һәр иртә саен: «Менә, мөгаен, бүген: «Исәнме, әни!» – дип килеп керер төсле», – дип юата. Тик әлегә бу могҗиза чынга ашмый.
«Балалар белән уйнарга вакыт юк»
Мостафаевларның гаилә башлыгы – Аяз Әхмәт улы, Ленинградта уку йортын тәмамлаганнан соң, Әзәрбайҗанга эшкә китә. Озак вакыт үтми, әзәрбайҗан кызына гашыйк була һәм өйләнә. Бер-бер артлы өч уллары туа. Әти-әни өчен моннан да зур сөенеч булмый. Әмма ул вакытлар үзгәртеп кору елларына туры килгәч, анда үзен чит җирдә кебек хис итә һәм 1996 елда гаиләсе белән Башкортстанның Бәләбәй шәһәренә күченеп кайта. Туган якта бар да яхшы: вакытлыча яшәп торырга фатир да була, эше дә табыла. Ә җәй җиткәч, Аяз әфәндегә хезмәттәше балаларына лагерьга юллама алырга тәкъдим итә.
– Ул вакытта без йорт төзи идек. Булачак йортыбыз – юл янында, балаларга уйнар өчен уңайлыклар каралмаган. Төзелеш эшендә мәш килгәч, безнең дә балалар белән уйнап утырырга вакыт юк. Ике дә уйламый, барсыннар, ял итсеннәр, саф һава суларлар, – дип, тыныч күңел белән балаларны ялга озаттык, – ди тормыш иптәше Ирада.
«Әни, курыкма гына... Әмма Кенан башка юк»
Бер кешегә юллама бәясе 900 сум була. Заманына күрә аз сумма түгел. Соңгы акчаларын җыеп, 2000 елда Мостафаевлар өч баласын – 13 яшьлек Рашадны, 10 яшьлек Узеирны һәм кечкенәләре – 7 яшьлек Кенанны Иглин районында Сим елгасы янында урнашкан «Саргай» ял йортына җибәрә. Бирегә бөтен Россиядән балалар җыела.
Әти-әнинең күңеле тыныч була. Янәсе, балалары уку елына илһамланып, ял итеп кайталар. Тик, кызганыч, ял вакытында өч баланың иң кечкенәсе – Кенан югала. Аның белән бергә Мәскәүдән килгән Ярослав Чепков та сәер рәвештә юк була.
Яшьләре төрле булу сәбәпле, Мостафаевларның өч улы да төрле отрядларга эләгә. Тик лагерьны отрядларга бүленү тәртибе генә хәтерләткәндер, чөнки ике бала өйгә кайткач, әти-әнисенә ялдагы гаҗәеп хәлләр турында озак сөйли. Биредә ниндидер сектант обрядлары уздырылган, балаларны шәрә килеш су керткәннәр һәм мәҗбүри сәер музыка тыңлатканнар.
Шәрә абый һәм апалар белән бер күлдә су кергәндә, малайларның үзләрен ничек хис иткәнен аңлыйсыздыр. Актив ял урынына алар көн буе кояш астында басу утаганнар, ә кичен «ритм»нар ятлаганнар. Ул «ритм»нарны җырлау, янәсе, Аллаһыга якынайта. Балаларны бөтенләй ашатмаганнар дисәң дә була: ике атна эчендә ит түгел, сөтле ризык бирүче дә булмаган. Лагерь территориясендәге бакчаларда үскән яшелчә-җимеш белән генә тукланып йөргәннәр.
Кәрәзле телефоннар булмый, ә стационар телефоннан әти-әнисенә шалтыратырга балаларның башына да килми. Якындагы авыл – Стопинкадан бер ханым анда көнаралаш икмәк китергән, аның аша Рашад биредәге хәлләр турында әти-әнисенә хат җибәрә. Әмма, кызганыч, хат барып җитми...
Бәла 13 июль көнне була. Кенан белән Ярославны соңгы тапкыр елгада су кергәнен күрәләр. Лагерьдә ял тәмам, ике туганны өйләренә гаилә дуслары алып кайта. Үзләренең уллары ял иткән була. Егетләр, өйгә керү белән: «Әни, курыкма гына... Әмма Кенан башка юк», – дип хәбәр итәләр. Каушаган, берни аңламаган әни шундук лагерьга чыгып китә. Бәләбәй белән Иглин районы арасы якын түгел, барып җиткәнче, төн була. Әмма ана күңелен юатырлык бер яңалык та булмый.
Мәетен тапмыйлар
Ирадага лагерьдагылар: «Сезнең улыгыз батып үлде», – дип җавап бирә. Ул бу хәбәргә ышанмыйча, лагерьның бөтен территориясен карап, һәр куакны актарып чыга, әмма файдасыз... «Әйдәгез, «ритм»нар җырлыйк, күктәге улыгызга җиңелрәк булыр, аңа юллар ачылыр», –дип, тегеләр ананы тынычландырмакчы була.
– Алар белән бөтенләй дә сөйләшерлек түгел иде. Төгәл бер сүз дә әйтми, күзгә карап торалар. «Бернәрсә дә белмибез», – дип, хәтта Кенанны эзләшергә дә теләк белдермәделәр, – ди Ирада.
Ирада милиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. МЧС Сим елгасын аркылыга-буйга тикшереп чыга. Ике бригада водолазлар 30 чакрым араны тикшергәч, балалар батмаган дигән нәтиҗәгә килә. Күпмедер вакыт узганнан соң, лагерь урнашкан авылда яшәүчеләр елгада мәет таба. Лагерь хезмәткәрләре аны шундук, югалган малайларның берсе, дип хәбәр итә. Мәет Кенанныкы булып чыкмый. Сектантлар аны тиз арада кремацияләп, Чепаковларның авыр кайгысын уртаклашып, мәет көлен Мәскәүгә җибәрә. Ярославның әти-әнисе сәерсенеп, «Ни өчен мәетне безгә күрсәтми кремацияләдегез», – дип, ризасызлыгын белдерә. Аптырашта калган Мостафаев белән Чепаковлар гаиләсе ДНК экспертизасы эшләтә. Аның нәтиҗәләре бөтен кешене дә шаккатыра: мәет Кенанныкы да, Ярославныкы да түгел. Үлгән малай алардан күпкә зуррак – аңа 14 яшь була.
Ирада тормыш иптәше белән үзләре тикшеренү башлый. Республика буйлап, улының фотосурәте белән игъланнар элеп чыга, шаһитлар эзли, әмма моның бер файдасы да булмый. Ахыр чиктә Ирада әлеге сектаны оештыручы Евдокия Марченко ханым янына Чиләбе өлкәсенә юл тота.
– Улым турында нинди дә булса мәгълүмат ишетергә теләп, «Сөйлә дөресен», – дип ялындым. Әмма Евдокия аркамнан сыйпады да миндә истерика башланды: акырып көләргә тотындым. Шул вакытта ул миңа Кенан турында нәрсәдер әйтте, әмма ул сүзләр шундук баштан чыгып очты һәм әле булса да хәтергә төшерә алмыйм. Шул мизгел ничектер томанда кебек... – дип искә төшерә хатын.
Ирада әйләнеп кайтканнан соң, сектантлар янына ире китә. Аязга Евдокия фантастик җавап кайтара. Янәсе, 13 июль шайтаннар котырган көн була һәм аларның улын җил алып китә.
Шаһитләр
Әмма әти-әни күңелендә өмет чаткысы сүнми, алар улларының исән икәненә ышана. Бервакыт могҗиза да булган кебек: Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләр аны фотосурәт буенча таныйлар. Сим шәһәре урамында адашып йөрүче егетне әлеге шәһәр кешесе үз йортына алып керә һәм атна-ун үзендә яшәтә. Малай бөтенләй сөйләшми, хәтта үз исемен дә әйтә алмый. Баланы беркем дә эзләмәгәч, ул аны милиция хезмәткәрләренә тапшыра. Аннан да егет сәер рәвештә югала. Башта аны «качты» диләр, тикшерү башлагач, бөтенләй башка факт ачыклана. «Тагын бер сукбай белән эш алып барырга вакытыбыз юк», – дип, аны Уфа юнәлешендәге электричкага утыртып җибәрәләр.
Аша шәһәреннән дә шаһит табыла. Әлеге апа Кенанга охшаган егетне таҗиклар белән күрә. Малай бернәрсә дә эндәшмәгән һәм аны бернәрсә дә кызыксындырмаган. Тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылып торгач, апа таҗиклардан алар белән булган егетнең кем икәнен сораштыра башлаган. Тик алар бернәрсә дә әйтми качалар.
«Пусть говорят» тапшыруында улын «күрә»
– Кенанны чегәннәрдә күргәннәр дигән хәбәр еш килде. Кем белә, бәлки лагерь оештыручылар баланы сатып та җибәргәндер?! Аннары, яңа теория туды. «Пусть говорят» тапшыруында күрсәткән Төркиядә яшәүче Өметне хәтерлисезме? 2008 елда ул куркыныч юл һәлакәтенә эләгеп, гомерлеккә гарип кала. Өмет бөтенләй сөйләшми һәм бик аз гына аңлый. Ул егетнең тән төсләре Кенанныкына охшап тора иде. Тик менә Төркия хакимияте белән генетик экспертиза эшләү хакында сөйләшүләр алып барган вакытта, Өмет үлеп китте... – ди әни кеше.
Хәзер әти-әнидә тик бер генә уй: аларның уллары кайдадыр сукбай булып йөри яисә тоткында утыра. Кайгыдан нәрсә генә уйламыйсың инде?!
Кенанны полиция хезмәткәрләре бүген дә эзли. Балачак фотолары буенча фоторобот төзелгән, аңа карап, Кенанның бүгенге йөзен танырга була.
– Һәр иртә саен Раббыма рәхмәт укыйм, Кенан табылганчы, мине якты дөньядан аермаса иде. Кенан хәзер үсте, аңа – 25 яшь. 18 ел көтәм аны! Һәм көтүемне дәвам итәм. Үлгән булса, каберенә ятып елар идем... Әмма ул исән дигән өмет яшәтә... Мин һәм аның ике абыйсы Кенан белән очрашуга өмет итеп яшибез. Йөрәгем сизә, ул исән! – ди Ирада ханым.
Комментарийлар