16+

2 % бәхет көтә...

Киләсе дүрт елда хезмәт хаклары ел саен 2 процентка артачак, дип фаразлый Икътисад үсеше министрлыгы. Әлеге арту сизелерлек булу-булмавын һәркем хәзерге хезмәт хакыннан чыгып әйтә ала.

Киләсе дүрт елда хезмәт хаклары ел саен 2 процентка артачак, дип фаразлый Икътисад үсеше министрлыгы. Әлеге арту сизелерлек булу-булмавын һәркем хәзерге хезмәт хакыннан чыгып әйтә ала.

20 меңне алучының (ә андыйлар Россия киңлекләрендә миллионлаган) хезмәт хакы бер елга төгәл 400 сумга артачак. Искиткеч зур сумма инде бу, бүгенге бәяләрдән чыгып бүлеп карасаң, елына 13-15 ипине күбрәк ашап булачак (ә шуны 365 көнгә дә бүлсәң, әллә ничә нульдән соң гына ниндидер саннар күренә). Аннан да азрак алучының өлешенә азрак ипи туры киләчәк, күбрәк алганына – күбрәк, моның арифметикасы бик гади. Шушы 2 процент безне бәхетле итәргә тиеш, әмма ул һәркемгә төрле бәя белән исәпләнәчәк.

Уртача хезмәт хакын карасак, узган ел ул 36,3 меңне тәшкил иткән. Әмма бу – күпмиллиардлы кереме булганнар белән гадәти бюджеттагылар, эшчеләр, пенсионерларның барлы-юклы акчасын кушып бүленгәч килеп чык­кан сан. Бу мәгълүматларны Росстат сайтыннан карап була. Ел башында авыл, урман хуҗалыклары, балыкчылык өлкәсендәге уртача керем 28 меңне тәшкил иткән. Балык тоту һәм аны үрчетү авыл хуҗалыгы тармагы белән чагыштырганда керемне өч тапкырга күбрәк ала, ә бөтенесен бер казанга салып бутаганда, калганнарның керемен югарыга күтәрә һәм «нормаль» гына хезмәт хакы килеп чыга. Шуңа тагын 2 процентны да өстәсәң әле. Статистика буенча бар да яхшы.

Теләсә кайсы тармактагы хезмәт хакларының уртача күрсәткече алынганын да онытырга кирәкми, аны кисәкләргә бүлгәләп, гади эшченекен аерып алсаң, бик күңелле картина килеп чыкмый, миллионлаган кеше физик халәтен торгызырга җитәрлек тә керем алмый. «Күп булса да бетә, аз булса да җитә», – ди халык, ә яшәү минимумын күпме дип алырга соң? Әгәр ул 15 мең икән, шул суммага һәм аннан да азракка халыкның 26,2 проценты гомер кичерә. 15-20 мең дип алабыз икән, алдагы санга тагын 13,5 процентны өстисе була. Бу очракта яшәү минимумы дәрәҗәсенә тиңләшкән керем алучылар саны 40 процентны тәшкил итәчәк. Әмма белгечләр 20 меңне 2014-2015 еллар өчен алырга иде, хәзер ул кимендә 25 мең булырга тиеш дип исәпли. Ашау-эчү һәм башка бик кирәкле чыгымнар өчен бер кешегә шуның хәтле керем алу кирәк икән. Әгәр кешенең кереме шушы чыгымнарга гына җитсә, ул хәерчелек баскычында гына була. Берләшкән Милләтләр Оешмасы шулай аңлата. Шуңа тагын 25 меңгә хәтле керем алучыларны (11,6 процент) да кушсак, якынча 50 процент БМО бәяләмәсе буенча ярлылар рәтенә басачак.

Статистика алдамыйдыр инде, калган халыкның 40 проценты 25-70 мең сумга яши һәм алар урта сыйныфка керә. Ә 70 меңнән күбрәк алучылар – 8,3 процент. Әле аннан соң да кала, әмма бу хакта Росстатта мәгълүмат юк, белмәгәннең башы авыртмый бит, кемнең күпме алганын белү нигә кирәк дигәннәрдер инде? Ә менә MARC Russia компаниясе мәгълүматлары буенча, халыкның 0,9 проценты (1,9 миллион кеше) аена 120 меңнән күбрәк керем ала. Шуның 200 меңенең кереме – 30-50 миллион. Алда әйтелгән 2 процентны да китереп кушсак, елына 600 меңгә генә артачак икән яки елына 20 мең буханка ипи (көненә 56) алып булачак. Бер көнгә шул хәтле ипине сыер да ашап бетермидер, җитмәсә әле бу – өстәмә алып була торган өлеше генә. Нишләп бетәрләр инде?

Саннар дөньясына чумсаң, алар шуны сөйли. Күпмегә генә артса да, акча күленә чумса да, фани дөнья малының колы булганнарның нәфесе дә туймаячак, шөкрана да кыла белмәячәк. Бөтен бәхетләре дә шул гына икән, бәлки андыйлар бик бәхетледер, әмма бер көндә ашалырга тиешле 56 буханка ипи генә мәңгелеккә күчүдән алып калмый. Чамасын белү кирәктер ул, сыерга да шул кадәр кирәкми.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading