Шәһри Казан

“200 меңнән дә ким түгел инде”: ир-ат күпме акча эшләргә тиеш?

Күптән түгел бер бәхәснең шаһиты булырга туры килде. Берничә хатын-кыз, кызып-кызып, ир-атның өйгә аена күпме акча алып кайтырга тиешлеге турында фикер алыша. “200дән дә ким түгел инде!” – ди берсе. “Ай-һай нәфесең зурдан икән! – дип сүзгә кушыла икенчесе. – Һичьюгы йөз диген!” “Әйе инде, 80нән дә ким булса, гаиләне туйдырып булмый”, – дип җөпләп куя өченчесе.

Бу хатыннарны тыңлып-тыңлап тордым да, мин генә шундый юләрме соң дип уйлап куйдым. Чынлап! Хатын-кызлар, әйтегез әле, менә сез ирегезгә, син аена фәлән кадәр акча эшләргә тиеш, дигән таләп куясызмы ул? Сезнең өчен дә ир иң беренче чиратта акча эшләүче генәме? Юк, мин ир-ат эшләмәсен димим! Гаиләне нәкъ менә көчле затлар туендырырга тиеш анысы. Бөтен авырлыкны хатын-кыз җилкәсенә өючеләр турында әйтмим дә. “Нормальный мужиклар” турында сүз алып барам.

Аена 200 мең сум эшләрдәй ир-атлар күпме соң? Алар бөтен хатын-кызга да җитмәс бит!.. Дәүләт аз түли, безнең илдә хезмәт тиешенчә бәяләнми, диярсез. Килешәм. Ләкин моны исәпкә алмыйча, бүгенге вазгыятьтән чыгып фикер йөрткәндә, менә нәрсә килеп чыга. Безнең илдә уртача хезмәт хакы 30 мең сум тирәсе. Ир-атка 100 мең сум эшләр өчен генә дә кимендә өч эштә җигелеп тартырга кирәк. “Эшләсен, тырышкан кеше булдыра ул! Икедә дә, өчтә дә эшләсен!” – диде теге бәхәстә катнашучыларның берсе.

Әле бит мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әйтик, укытучылар, күпме генә тырышса да, мәктәптә аена 200 мең сум эшли алмый. Ә биш эштә эшләргә аларның вакытлары җитми. Мәктәптә ир-атларның калмавында дәүләт кенә түгел, ирләрен: “Акча кирәк!” – дип куалаучы хатын-кызлар да гаепле түгел микән әле?!. Ярый ла хатын-кызларның да төрлесе бар. Шәхси сораштыруымнан күренгәнчә, зур күпчелек, ир-ат аена 50-100 мең сум акча эшләргә тиеш, дигән фикердә. Һәр дүртенче хатын-кыз иренең ай саен өйгә 100-200 мең сум алып кайтуын тели. Тагын шул кадәре 50 мең сумнан кимрәккә дә риза. Иреннән аена 200 мең сумнан күбрәк акча сораучы да бар.

Әлбәттә, акча күбрәк булган саен яхшырак инде ул. Әле бит байлык яратканны ярата, ди. Ләкин байлыкны яратканда якыннарыбыз, аларның сәламәтлеге турында да онытмаска иде бит. Мәхәббәт тә байлык! Һәм ул ниндидер могҗизалы рәвештә матди байлыкны да тартып китерә кебек...

Реклама

Равил Габидуллин, эшмәкәр:
- Шәхес үсешенең билгеле бер дәрәҗәләре бар. Алар кешенең матди хәлен билгели. Әгәр кеше 30 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы алып эшли икән, ул – ялкау. Бу кеше ихтыяр көчен эшкә җикми дигән сүз. Күп кенә эшкуарлар 300 меңдә туктап кала. Монысы инде эчтәге көчне күрсәтә. Көчеңне ачып җибәрсәң, күбрәк акча эшләп була. Аннан соң күпләр миллионга “барып бәрелә”. Бу вакытта керемне тагын да арттыру өчен көч кенә җитми, кодрәтне, потенциалны барлау һәм шуны ачу кирәк. Гаиләдә ир дә, хатын да эшләргә тиеш дип саныйм. Чөнки көч-кодрәтен күрсәтә алмаган кеше бәхетсез була.

Чулпан Галиәхмәтова, журналист:
- Хатын әшәкерәк булган саен ир күбрәк акча эшли, диләр бит. Ләкин, минемчә, хатын-кыз таләп итәргә түгел, ирен илһамландырып торырга тиеш! Күпләр бу турыда оныта. Аягын юрганына карап сузмый. Ирләрен битәрләп яши башлый. Шунысы да бар: ир-атлар бернәрсә дә килеп чыкмый, дип зарланып утырырга түгел, ә эшләргә тиеш!

Булат Бәйрәмов, җырчы, алып баручы:
- Бөтен нәрсә кешенең үзеннән тора. Кайберәүләр 20 мең сум эшләп тә үзен бәхетле хис итә ала. Кемгәдер 200 мең дә күңел тынычлыгы китермәскә мөмкин. Минемчә, гаиләдә ир-ат тапкан акча – гаилә акчасы, ә хатын-кызныкы үзенә генә тота торган керем булырга тиеш. Ләкин ирдән акча таләп итү шулай ук бик үк дөрес түгел. Безнең илдә таләп итү талауга кайтып кала бит. Башкалардан көнләшү, күршеләр, таныш-белешләрнең тормышына кызыгу зур проблемага китерергә мөмкин. Хатыны ирен үсендереп, син булдырасың дип, илһамландырып торса, күпкә файдалырак. 

Айгөл Шәмсиева, логист:
- Безнең гаиләдә акчаны мин иремә караганда күбрәк эшлим. Әлбәттә, моны аңламаучылар, кабул итмәүчеләр дә бар. Ләкин гаиләдә безгә шулай рәхәт. Ирем күбрәк йорт эшләре белән шөгыльләнә. Беркайчан да аңа, син акчаны миннән азрак эшлисең, дигәнем юк. Киресенчә, миңа шундый мөмкинлек бирүе өчен рәхмәтлемен. Икенче баламны тапкач, аны ирем карады, ә мин эшкә чыктым. Психологик яктан аңа авыр булды, анысы. Ләкин без бер-беребезгә терәк була белдек.

Рамилә Моратова

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 26 июль 2021 - 12:09
    Без имени
    Шунын, кадэр акча эшлэсэ Боинг ир ,хатын кызнын, вапще Кируне калмый хэзерге кондэ!!!барысы да Свифта,х