16+

2022 елда Федераль Сабантуй кайда узачак?

Хәбәр иткәнебезчә, бүген Нижневартовск каласында Федераль Сабантуйның абсолют батыры билгеле булды. Татарстан егете Раил Нургалиев хәлиткеч көрәштә Сергей Павликны җиңүгә иреште.  Аңа кадәр Павлик Татарстанның тагын бер егете Фирдүс Зәйнуллинны җиңүгә ирешкән. Котлыйбыз!

2022 елда Федераль Сабантуй кайда узачак?

Хәбәр иткәнебезчә, бүген Нижневартовск каласында Федераль Сабантуйның абсолют батыры билгеле булды. Татарстан егете Раил Нургалиев хәлиткеч көрәштә Сергей Павликны җиңүгә иреште.  Аңа кадәр Павлик Татарстанның тагын бер егете Фирдүс Зәйнуллинны җиңүгә ирешкән. Котлыйбыз!

 Федераль Сабантуй символы - бронза канатлы «Тулпар» Ульяновск өлкәсенә тапшырылды. Бүген Нижневартовскида Федераль Сабантуй узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Федераль Сабантуй символы Ульяновск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары, Ульяновск өлкәсе Губернаторы хакимияте җитәкчесе Александр Костомаровка һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы әгъзасы, Ульяновск өлкәсе төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинга тапшырылды.

Александр Костомаров Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских исеменнән барлык катнашучыларны Сабантуй милли бәйрәме белән котлады. «Без Федераль Сабантуйның әлеге символын зур җаваплылык белән кабул итәбез һәм 2022 елда узачак бәйрәмне матур итеп үткәрергә сүз бирәбез», — диде.  Александр Костомаров, дип яза Татар-информ.

Хәбәр иткәнебезчә, бүген Нижневартовск каласында федераль Сабантуйның абсолют батыры билгеле булды. Татарстан егете Раил Нургалиев хәлиткеч көрәштә Сергей Павликны җиңүгә иреште.  Аңа кадәр Павлик Татарстанның тагын бер егете Фирдүс Зәйнуллинны җиңгүә ирешкән. Котлыйбыз!

60 кг.да - Нәфис Миннебаев, 80 кг.да - Альберт Рахматуллин, 100 кг.да - Раил Нургалиев һәм авыр үлчәүдә Сергей Павлик чемпион калган. Абсолют батырга төп бүләк исә - автомобиль!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading