16+

“21 мәктәбе”: чыбыркысыз укытучы, заманча технологияләр һәм “айтишник”ларга кытлык

Казанда уза торган “21 мәктәбе” (“Школа 21”) проекты кысаларында белем алырга теләүчеләр өчен яхшы яңалык бар.

“21 мәктәбе”: чыбыркысыз укытучы, заманча технологияләр һәм “айтишник”ларга кытлык

Казанда уза торган “21 мәктәбе” (“Школа 21”) проекты кысаларында белем алырга теләүчеләр өчен яхшы яңалык бар.

Киләсе елның март һәм апрель айларында уздырылачак “Бассейн”га гаризалар бирү әле төгәлләнмәгән. Ә менә февральдә узачак дәресләргә инде урын калмаган. 

Татарстан Премьер-минситры урынбасары Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, бу республика өчен өр-яңа проект. Россия белем бирү системасы квалификациясе буенча карасак, аны өстәмә һөнәри белем бирү мәктәбе дияргә була. Әмма “Школа 21” да катнашучыларның сайлап алу турлары аша узып, өстәмә генә түгел, ә төп белем алу мөмкинлеге дә бар. 

“Школа 21” мәктәбенең Татарстан бүлеге директоры Айрат Хасьянов мондый мәктәпнең республикада ачылуы анда белем алырга теләүчеләр өчен генә түгел, ә Татарстанның IT- сәнәгате өчен дә зур уңыш икәнен яшерми. Чөнки хәзерге чорда күпме генә уку йортларында IT-белгечләр әзерләнсә дә, профессиональ кадрларга ихтыяҗ зур. 
-Әлеге мәктәпнең үзенчәлеге аның югары белемгә альтернатив булуы. Мәктәп Татарстан югары уку йортлары белән элемтәләрен ныгытырга тели, - ди Айрат Хасьянов. 

Мәктәпнең беренче “агымында” белем алырга теләп, 27 мең кешедән гариза юлланылган. Хәтер һәм мантыйкны тикшерү буенча уеннарны шуларның 4,7 меңе узган. Алдагы “бассейн”нарда катнашырга теләүчеләр гаризаны 20 декабрьгә кадәр юлларга мөмкин. 

Оештыручылар тарафыннан, билгеле инде бик зур эш башкарылган, гәрчә “Школа 21” әле рәсми төстә эшли башламаса да. Юлланган гаризаларның 2 меңгә якыны белән интервью үткәрелгән. Мәктәптә белем алучыларның 50 проценты диярлек, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән. Күрәсең, яшь чикләве булмау да өстәмә белем алырга теләүчеләрне җәлеп иткәндер. Чөнки проектта 63 яшьлек катнашучылар да бар икән. 

Мин бит программалаштыруда бер нәрсә дә аңламыйм һәм белмим, дип куркып та торасы түгел. Проект җитәкчесе Светлана Инфимовская фикеренчә, аз булса да программалаштыра белүчегә башка төрле платформада эшләргә өйрәнү авыррак. Ә менә “чиста” биттән башлаучыларга күпкә җиңелрәк. Белем алучылар электрон платформада тиешле биремнәр ала, платформа аларның эшләнешен үзе тикшерә. Студентлар үзара аралашып, бер-берсеннән өйрәнү мөмкинлегенә дә ия. Чөнки аларны “чыбыркылып” торучы укытучылар булмаячак. Билгеле инде, ихтыяҗ туган очракта студентлар өчен лекцияләр уку мөмкинлеге дәк аралаган. Әмма бу системада күбрәк заманча технологияләр ярдәмгә килә. Өстәвенә, студентлар бер ай белем алганнан соң үзләре теләгән юнәлеш буенча эшләп карый ала. 

-Профильле белем алучы белгечләр саны  гына түгел, сыйфат та тиешле дәрәҗәсе дә аксый. Россия буенча мәгълүмати технологияләр белгечлеге буенча республикада алтылап югары уку йорты белгечләр әзерли. Әмма миграция булуын исәпкә алырга, кешеләрнең Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, аннан исә чит илгә китүен исәпкә алырга кирәк.Технологияләрне белә торган укытучылар табу да авыр. Россиядә хәзер 1,5 миллион “айтишник”ка котлык бар, - ди Роман Шәйхетдинов.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: ТР Президенты Рөстәм Миннехановның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән аланды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading