16+

«22 яшькә кадәр малайларны өйдә тотыгыз, аннары өйләндерегез, җаныгыз тыныч булыр»

Таһир Саликов редакциябезгә үзе килде. Ярдәм дә сорамый ул, нидер өмет тә итми, бары улы белән булган вакыйга турында күбрәк кеше белеп, үзенә сабак алсын иде дип тели. Язманы Таһир абый сөйләве буенча язам.

«22 яшькә кадәр малайларны өйдә тотыгыз, аннары өйләндерегез, җаныгыз тыныч булыр»

Таһир Саликов редакциябезгә үзе килде. Ярдәм дә сорамый ул, нидер өмет тә итми, бары улы белән булган вакыйга турында күбрәк кеше белеп, үзенә сабак алсын иде дип тели. Язманы Таһир абый сөйләве буенча язам.

Таһир абыйның улы Азат кечкенәдән тырыш, фикерле егет булып үскән. Физика-математика классында «бишле» билгеләренә генә укыган. Былтыр 7 гыйнвар көнне ул югары интеллектлы балалар өчен оештырылган лагерьда ял иткән иптәшләре белән очрашырга булган. Егетләр вакытлыча алган фатирга җыелышканнар. Кунакка 16 яшьлек өч кыз да килгән.

Сөйләшеп утырганнан соң, Азат әти-әнисе озаграк утырырга рөхсәт бирмәгәч, сәгать тугызынчыда кайтырга кузгалган. Ләкин ишек төбендә киенеп торганда, фатирга бер төркем егетләр бәреп кергән. Аларның берсе иң беренче булып Азатка суккан. Егет шунда ук, аңын югалтып, идәнгә ауган. Калтыранып, колагыннан куе кан агып яткан егеткә игътибар итүче дә булмаган, бандитлар фатирдагы башкаларны кыйнарга тотынганнар.

Баксаң, уеннан уймак чыгарганнар икән яшьләр. Кызларның берсе шул компаниядәге Радмир исемле егеткә ачулы булган, ди. Егеттән үч алырга теләгән, күрәсең, икенче бер дустына Радмирны «акылга утыртуын» үтенгән. Ә дусты – ике тапкыр җәзага тартылган Солошин. Ул, берничә егетне туплап, фатирга бәреп кергән. Тик Радмирга гына түгел, бер гаепсез башка малайларга да эләккән. Ахырдан, теге кызның барысын да уйлап чыгаруы, болай ук килеп чыгар дип уйламавы, уйнап куркытырга гына теләве ачыкланган. Әмма терсәк якын булса да, тешләп булмый, диләрме әле, буласы булган. Радмирны пластик торба сынганчы кыйнаганнар. Тагын бер малай да зыян күргән. Ә иң авыр хәлдәгесе – Азат.

– Әни кешенең күңеле сизгер бит. Савыт-саба юганда, хатыным Азат өчен борчыла башлады. Шалтыраттык. Трубканы Азатның танышлары алды. Улыбызның кан эчендә ятуын әйттеләр, – дип искә ала ул мәхшәрне Таһир абый.
Аннан соң полициягә аңлатмалар язу, хастаханә юллары, дәвалану, Мәскәү клиникасы. Диагноз җиңелләрдән түгел: баш сөяге сынган, баш миендә гематома... Чак рәткә китергәннәр егетне. Табиблар моны могҗизага тиңләгәннәр. 7нче Казан шәһәре хастаханәсе белгечләренә бик рәхмәтле Саликовлар. Былтыр малайга укытучылар өйгә килеп белем биргәннәр.
Быел, шөкер, ул ярыйсы ук тернәкләнгән, мәктәпкә йөри башлаган. Максаты – мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлау.

– Кечкенәдән шундый тырыш булды улыбыз. Үрнәк иде ул. Алтын медальгә барды. Яхшы укыды. 15 яшеннән эшли башлады. Реклама кәгазьләре тарата иде, 300 сум өчен салкыннарда дер-дер калтырап кайтып керә иде. Мин идарәче компаниядә электрик һәм ишегалды себерүче булып эшлим. Ул миңа да булышты. Җыелган акчасына гитара сатып алырга хыялланды, – дип күз яшьләрен сөртә Таһир абый.
Хәзер аны бер нәрсә борчый: гаепле кешегә җәза тиешенчә бирелмәгән дип саный алар.

– Беренчедән, бу эшне берләштермәделәр. Радмир очрагын – аерым, безнекен аерым карадылар. Радмирны кыйнаган ике тапкыр җәзага тартылган Солошинны ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ә безнең улыбызга суккан Гуляевка, биш ай судлашып йөргәннән соң, бер ел дәвамында шәһәрдән читкә чыгарга ярамый, ай саен полициядә теркәлеп торырга кирәк, дип карар чыгардылар. Шул гына. Безнең аны һич кенә дә тимер рәшәткә артына утыртасыбыз килми, әлбәттә. 17 яшьлек егет төрмәдән юньле кеше булып чыкмаячак. Шул ук вакытта хөкемдарларның гаделсезлегенә исебез китә, – ди Таһир абый.

Аның фикеренчә, хөкем карары чыгарганда, күп нәрсәләр исәпкә алынмаган, шаһитларның барысы да чакырылмаган. Яшьләрнең беркатлылыгына исең китә: фатирга бәреп кергәнче, Солошин, егетләр белән медицина маскалары кигән килеш, фотога төшкән. Җитмәсә, шул сурәтне инстаграмга да урнаштырганнар. Әмма суд барышында ул фото бөтенләй юкка чыккан, имеш.
Судья, Гуляев Азатка ялгыш суккан, игътибарсызлык аркасында килеп чыккан хәл, дигән. Әмма: «Үзем каратэ буенча тренер булгач, улыма да кайбер алымнарны өйрәттем. Ул кул белән сугудан гына идәнгә гөрселдәп аумас иде», – дип гаҗәпләнә Таһир абый. Гуляев үзе Саликовлардан гафү үтенгән анысы, «башка алай эшләмим» дип тә өстәгән. Гуляевның әнисе дә, эшне зурга җибәрмәүне үтенеп, улын яклап нык өзгәләнгән. Саликовларга, ярдәм йөзеннән, 55 мең сум акча да биргән. Әмма, Азатны дәвалау ким дигәндә 200 мең сумга төште, ди әтисе. Әле дәвалану курслары дәвам итә.

– Балаларны ничек кенә дөрес тәрбияләргә тырышсак та, күрәчәктән качып булмый. Бер таныш полиция хезмәткәре, юкка гына: «22 яшькә кадәр малайларны өйдә тотыгыз, бернинди төнге клубларга чыгармагыз, аннары өйләндерегез, җаныгыз тыныч», – дип әйтми. Тәртипле яшьләр сирәк очрый. Тәмәке тартучы кызлар күбәйде. Балаларыбыз акыллы, тәртипле булып үсүне теләп, бары Аллага ялварырга гына кала, – ди Таһир абый.

Язманы басмага тапшырыр алдыннан гына Таһир абый сөенечен әйтеп шалтыратты. Арбитраж суды эшне яңадан карарга булган. Гуляевның Азатка ялгыш сугуына шик белдергән. Кыскасы, бу эш буенча тикшерүләр дәвам итә. Теманың дәвамын газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading