16+

25 велосипедлык шатлык

Изгелек эшлә дә суга сал. Халык белмәсә, судагы балык белер, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгын никадәр яхшы аңласак та, хәйрия өлкәсендәге кылган игелекле эшләрне ишетеп кенә дә сөенеч арта. «Нинди зур эш башкарган», «сөбханалла, машалла», «эшләгән изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын», – дип соклансак, савабы күбрәк тә булыр.

25 велосипедлык шатлык

Изгелек эшлә дә суга сал. Халык белмәсә, судагы балык белер, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгын никадәр яхшы аңласак та, хәйрия өлкәсендәге кылган игелекле эшләрне ишетеп кенә дә сөенеч арта. «Нинди зур эш башкарган», «сөбханалла, машалла», «эшләгән изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын», – дип соклансак, савабы күбрәк тә булыр.

Һәрхәлдә, Әлки районы Иске Әнҗерә авылы балаларына авылдашлары Азат Мәҗитовның 25 велосипед бүләк итүенә шулкадәр куандым, әйтерсең үзем дә велосипедлы булдым. Күз алдына китерегез әле, һәрбер мәктәп баласы бер көндә өр-яңа велосипедлы була. Мондый шатлыкны берни белән дә чагыштырып булмыйдыр, бигрәк тә ямьле җәйләргә аяк атлап кереп барганда. Балаларның җәйге каникуллары башлана, 1 июнь – Балаларны яклау көне җитә һәм дә Рамазан аеның бәрәкәтле көннәрендә мондый игелек эшләү кабуллардан булсын иде.

– Балалар шатлыгының чиге юк, әти-әниләр дә бик сөенде. Авылга ямь кереп, җанланып китте. Мәктәбебезгә, авылыбызга һәрдаим ярдәм итеп торучы игелекле авылдашыбыз Азат Илгиз улына рәхмәтебез зур, – ди Иске Әнҗерә мәктәбе директоры Рәмзия Газизова. Соңгы кыңгырау әнә шулай икеләтә бәйрәмгә әйләнә. – Аның күңелендә һәрвакыт балаларны шатландыру теләге бар. Балаларга велосипедлар бирергә уйладым, әйдәгез әле барып карыйк дигәч, районга спорт җиһазлары сатыла торган кибеткә һәрбер баланың яшенә, буена карап, заказ бирдек. Безнең мәктәптә 22 бала, 1нче класска керүчеләрне дә исәпкә кертеп, 25 балага да велосипедлар алып кайттык. Тантанадан соң балаларның барысының да урам әйләнеп килүләрен карагач, күзләргә яшьләр килде.
Азат Мәҗитов тумышы белән шушы авылдан. Монда биш-алты яшенә кадәр яшәгән.

– Беренче тапкыр моннан сигез-тугыз еллар элек ул җәйге лагерьга тәмле-тәмле ризыклар кайтартты. Аннан соң мәктәпкә нәрсәләр кирәк була дигәч, без балаларга методик әсбаплар кирәк, технология дәресләрендә кулланыр өчен конструкторлар, дәрестән тыш чаралар вакытында уйнар өчен шахмат-шашкалар сорадык. Мәктәпне янгын куркынычсызлыгы буенча автомат җиһазландыру таләп ителгәч тә, аңа мөрәҗәгать иттек. Һәр елны Яңа елда балалар бәйрәмендә зур пакетлар әзерли ул. «Мәктәбеңә булыш» акциясендә дә аз керемле, күп балалы гаиләләргә зур ярдәм күрсәтә. Аларга спорт киемнәре, бөтен кирәк-ярак­лар тутырылган портфельләр бүләк итә. Узган елның август аенда аны зур бәйрәм итеп оештырдык, тәмле-тәмле ризыклар белән дә сыйладык балаларны. Технология бүлмәләрен җиһазландыру буенча станоклар, чаңгы, тимераяк кебек спорт кирәк-яраклары кайтарту дисеңме? Алай гына түгел, узган ел авыл кырыенда чаңгы трассасы ясап, 45 ут яктырткыч куйдырды. Кыш буена мәктәп укучылары, әти-әниләр, укытучылар – бөтенесе чаңгы юлыннан шудык. Аның авыл халкына ярдәме моның белән генә чикләнми. Авылга күпер ясарга булышты. Аннан соң мәчетнең тәрәзәләрен алыштырдык, җылылыкны ясатты. Зират коймаларын тоттырды. Авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясатты. Әле бу шимбә көнне авылда ифтар мәҗлесе үтәчәк. Авылның менә шундый ярдәмчел, чын патриот кешесе ул безнең, – дип сөйли Иске Әнҗерә мәктәбе директоры.

Без Азат Мәҗитовның үзе белән дә элемтәгә кердек. «Ни өчен бу юлы велосипед бүләк итәргә уйладыгыз?» дигәнгә, ике дә уйлап тормыйча: «Җәй җитте бит! Минем балачакта велосипедым булмады. Авылдан биш-алты яшьтә үк киткәнбез. Аннан соң да булмады. Хәзер менә шулар искә төшә. Балаларга иң кирәкле әйбер инде ул велосипед. Мәктәпкә дә, кибеткә дә, җиләккә дә барырга була», – диде ул.

Велосипед дигәннән, Саба районы Олы Кибәче авылында шулай ук зур ярдәм күрсәтеп торучы авылдашлары Рифкать абый Шәфиков та Сабантуйда тауга йөгереп менеп, беренчелекне алучы балаларга ел да велосипед бүләк итә. Бу хакта аерым язарбыз әле. Бу көннәрдә редакциябезгә кунак булып килгән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйткәнчә, балаларны табада пешкән коймак белән генә шаккатырып булмый. Алар да «Гаилә» мәчете каршында балалар бәйрәме көнендә Гаилә бәйрәме ясарга уйлыйлар. Понида йөрү, батутта сикерү кебек күңелле чаралар үткәрмәкчеләр һәм баллы мамык белән сыйламакчылар. Балага кызыклы булган формаларны уйлап табу, аларның күңелен күрү өчен тырышу да яхшы гамәлләрдән. Бигрәк тә үзең артыннан ияртү, яхшылыкка өндәүдән дә хәерле эш булмас. Башкарган игелекләрегезнең үзегезгә дә әҗере булсын.

Рәсимә Әхмәтгаязова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading