16+

3 яшькәчә – 5 мең, 3 яшьтән соң 4686 сум биреләчәк

Россия Президенты карары белән Татарстанда балалары булган кешеләргә өстәмә ярдәм каралган. Беренчесе – ана капиталы сертификаты хокукына ия 3 яшькәчә баласы булучылар.

3 яшькәчә – 5 мең, 3 яшьтән соң 4686 сум биреләчәк

Россия Президенты карары белән Татарстанда балалары булган кешеләргә өстәмә ярдәм каралган. Беренчесе – ана капиталы сертификаты хокукына ия 3 яшькәчә баласы булучылар.

Аларга өч ай дәвамында – апрель, май һәм июнь өчен 5әр мең сум дәүләт ярдәме түләнәчәк. Әниләрдән гаризалар инде кабул ителә башлаган.


Бу акча баласына өч яше тулмаган, Россия гражданлыгына ия кешеләргә тиеш. Ана капиталын кулланган булсаң да, балаңа өч яшь тулып өлгермәгән икән, бу акчага дәгъва кыла аласың. Әлеге акча ана капиталы суммасын киметми, ул өстәмә бирелә.


– Балага март аенда өч яшь тулса, пособие бирелми, ә апрельдә өч тула икән, бер ай пособиене алып кала ала. Бала май аенда туса, шулай ук ике ай өчен пособиедән файдаланырга мөмкин, – ди Татарстан пенсия бүлегендә социаль түләүләр бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Сабирова.

Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Июньнән соң гариза тапшыручыларга акчаны өч ай өчен бергә түләргә дә мөмкиннәр.


3тән – 7 яшькәчә балаларга да өстәмә түләүләр каралган. Бу пособие уртача айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә биреләчәк. Татарстанда шундый 15 мең гаилә исәпләнә. Ягьни гаиләдә бер кеше башына уртача айлык керем 9450 сумнан артмаса, 3 яшьтән 7 яшькәчә һәр балага ел дәвамында 4686 сум түләнәчәк.

Бу акчаны алыр өчен гаризалар 1 июннән кабул ителә. Аны дәүләт хезмәтләре порталы, социаль яклау бүлеге, күпфункцияле үзәкләр аша электрон формада да тапшырырга була. Әгәр дә гаиләдә 2020 елның 1 гыйнварына 3 яшьтән – 7 яшькәчә балалар бар икән, түләүләр алдагы айлар өчен дә исәпләнеп биреләчәк. Әгәр балага 3 яшь гыйнвар-июнь аралыгында тулган икән, андый очракта акча өч яшь тулганнан соң исәпләнә. Әлеге түләүләр өчен дәүләт бюджетыннан 831,76 миллион сум акча каралган.



Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    2019елда туган беренче бала,ана капиталы булмаганнарга бирелэме ?

    Мөһим

    loading