16+

31 июль – соңгы срок

Үзизоляция режимы вакытында социаль иминиятләштерү фонды эшчәнлеген штатлы режимда дәвам иткән. Бары халыкны кабул итү генә туктатылып торган.

31 июль – соңгы срок

Үзизоляция режимы вакытында социаль иминиятләштерү фонды эшчәнлеген штатлы режимда дәвам иткән. Бары халыкны кабул итү генә туктатылып торган.


“Әмма, гаризаларны, хезмәтләрне дистанцион рәвештә фондның рәсми сайтындагы шәхси кабинет, дәүләт хезмәтләре порталы яки электрон почта аша да тапшырырга мөмкинлек бар”, – дип аңлатты Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Павел Лоханов.

Коронавирус белән бәйле рәвештә “больничный”лар алучылар саны әллә ни артмаган. Дөрес, пенсия алды яшендәге, өлкән кешеләрне эш урыныннан вакытлыча ялга җибәрергә туры килгән. Аларга “больничныйлар” түләнә. Хезмәт урынында куркынычсызлыкны тәэмин итү социаль иминиятләштерү фондын борчыган мәсьәләләрнең берсе. Фонд ел саен эш урынында имгәнүләрне, төрле авыруларны кисәтү максатында оешмаларга акча бүлеп бирә. 2020 елда бу максатларда 4 миллион сумнан артык акча каралган. Эш урынында кисәтү чараларына финанс ярдәмен алу өчен оешмалар фондка 31 июльгә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр. 2019 елдан кергән үзгәрешләр нигезендә оешмалар социаль иминиятләштерү фонды ярдәме белән пенсия һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрен шифаханәләргә юллый ала. “Әлегә шифаханәләр эшләмәсә дә, үзизоляция режимыннан акрынлап чыга башлау белән 1 июньнәрдән соң барысы да элеккеге режимда эшли башлар дип өметләнәбез”,– ди Павел Лоханов.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading