16+

4 балалары янына тәрбиягә тагын 5 бала алган Татья­на һәм Михаил Максимовлар: «Бала әниле булырга тиеш!»

Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек. Һәрвакыт дәүләтнең дә, гади халыкның да күзәтүендә торалар. Аларга карата мәнәсәбәт тә төрле. Кемдер игелекле булуларына сокланса, кайберәүләр акча колы булуда шикләнә.

4 балалары янына тәрбиягә тагын 5 бала алган Татья­на һәм Михаил Максимовлар:  «Бала әниле булырга тиеш!»

Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек. Һәрвакыт дәүләтнең дә, гади халыкның да күзәтүендә торалар. Аларга карата мәнәсәбәт тә төрле. Кемдер игелекле булуларына сокланса, кайберәүләр акча колы булуда шикләнә.

«Күңелләренә кертә алалармы икән йөрәк астында йөртмәгән ул сабыйларны?» – дип баш ватучылар да җитәрлек. Бу язма шушы сорауларга җавап эзләүчеләр өчен.

«Тизрәк илтеп бирегез!»

Аксубай районы, Урмандеево авылында яшәүче Татья­на һәм Михаил Максимовларның тугыз баласы бар. Аларның дүртесе үзләренеке, Ходай биргән малай-кызлар. Ике оныкны да кушсаң, алты җан. Тагын бишесен, балаларның язмышларын үзгәртергә теләп, берәмләп ятимнәр йортларыннан алып кайтканнар. Тик бер күрүдә ошаткан сабыйларның бер бәйләм яшерен авырулары булганын каян белсеннәр?! Тора-бара өч баланың мөмкинлекләре чикләнгән булуы ачыклана. Табибларның мондый хөкем карарыннан соң да, Максимовлар алардан баш тарту турында башларына да китереп карамаган. Киресенчә, язмыш тарафыннан кимсетелгән сабыйларны тагын да ныграк ярата башлаганнар. Ә бит белгән-күргән һәркем: «Тизрәк кире илтеп бирегез!» – дип акыл өйрәткән.

Авыру балалар белән шактый җәфа чиккәннән соң, гаиләгә килгән өч яшьлек Диана аларга гөлҗимеш чәчәге шикелле тоела. Үзе матур, үзе чәнечкеле. Гаиләбезнең бизәге булыр дип, Казаннан алып кайталар аны. Тик кызчык төннәр буе йоклый алмый елап чыга. Аның белән бергә Татьянаның да йокысыз төннәре башлана. Кызчыкта коточкыч аллергия икән, тәннәре кутыр гына. Аңа бик күп ризыкларны ашарга ярамый. Таҗикстанда туган бу сабыйга виноград белән кавын гына килешә һәм... кара ипи. Зур тырышлык белән, Максимовлар баланы җәфалый торган бу чирне җиңә.

Бу вакытта Татьянаның сеңлесе нык чирли торган була. «Әгәр дә ул терелсә, тагын берәр сабыйны гаиләгә алып бәхетле итәргә тырышыр идем», – дип үз-үзенә сүз бирә Татьяна. Сеңлесенә операция ясаган көнне аңа ятимнәр йортыннан шушы кызны тәкъдим итеп шалтыраталар. Шулай итеп, Диана Максимовларның зур тату гаиләсендә яши башлый. Тик сеңлесе генә кыска гомерле булып чыга. Аны югалткан көннән Татьяна Диананы шул сеңлесе истәлеге итеп үстерер­гә тотына.
 
Аяз көнне яшен кебек

Диананың үз әнисе хөкем ителгән була. Нәни кыз­чыгын Казан урамнарының берсендә ташлап калдырса да, Таҗикстан иленең кануннары аны ана булу хокукыннан мәхрүм итми. Еллар узгач, тоткынлыкта уйланырга вакыты күп булган яшь ана, кызын исенә төшереп, аны эзли башлый. Хәзер интернет заманы, анда атаң белән анаң гына юк. Эзләгәч, таба да. Аның кызчыгы Татарстанның бер районында яшәп ята икән. Көннәрдән бер көнне Татьянаның телефоны шалтырый – Диананың әнисе. Шул көннән соң ананың тынычлыгы югала. Сабыйга ничек әйтергә? Ул бит инде авыз тутырып аңа әни дип йөри. Ике ана арасында аңлашырга тырышып язылган хатлар да йөри, ләкин биологик әнинең карары нык була.

Максимовлар гаиләсе быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен оештырган ата-аналар һәм балалар сменасында «Йолдызлы» лагеренда ял итеп ятканда, Диананың Таҗикстаннан әбисе килеп төшә. Бер авыз урысча белмәгән бу ханым тәрҗемәче дә иярткән. Аларның кем икәнен, нинди максат белән йөргәннәрен белгәч, гаиләне аяз көнне яшен суккандай була. Әбисе Диананы Ватанына алып китәргә килгән икән. Документлары да тәртиптә.

Ятимә кызчыкны күкрәгенә кысып, ничаклы йокысыз төннәр уздырган Татьяна, бик теләсә, юрист-адвокатлар ярдәмендә Диананы үзләрендә дә калдыра алган булыр иде. Ләкин «Бала үз әнисе белән үсәргә тиеш!» дигән дөрес карарга килә гаилә. Карары карар, анысын акыл хәл итә. Ә менә йөрәк? Аңа ничек аңлатырга? Татьяна Диананы җитәкләп барачак 1 сентябрь иртәсен көтә иде. Яллары ял булмый Максимовларның, гел шат, лагерь тормышының үзәгендә кайнаган гаилә боегып-күңелсезләнеп кала. Ярый әле, янда дуслары, фикердәшләре. Максимовлар гаиләсе үзләрен авыр чакта ярдәмнәреннән ташламаган, документларны әзерләшкән «Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыру республика үзәге» директоры Светлана Богова һәм бу үзәкнең белгечләренә бик рәхмәтле.

«Үскәч кайтырмын. Еламагыз!»

Лагерьдан кайтканның икенче көнендә озаттылар Диананы. Аның белән хушлашырга бик күп килгәннәр иде: ике әбисе, туганнары... Һәрберсе, истәлеккә дип, бүләк алып килгән. Бүләкләрне бик ярата торган кызчыкның (ә аны кем яратмый?!) моның кадәр кадер-хөрмәттән авызы колагында. Шул сөенеч аны аерылышу сагышыннан да коткара, күрәсең. Әнисенең нигә елавын да бик аңлап бетерми әле ул. «Еламагыз, үскәч кайтырмын!» – дип, үзенчә юаткан була. Баланы үзеңнекенә-ятка бүлми, йөрәгең зур булса, анда сыйдырырга була, ә менә аннан ничек чыгарырга? Анысы авыррак. Чит дәүләттән килгән әбисенең телендә рәхмәт кенә. Хәер, башка сүз бик белми дә бугай ул урысча.

Диананы олы капчыгы белән машинага ­утыр­тып, Казанга озатканда, гаилә башлыгы Мишаның да күз­ләре дымлы иде. Әти кызы булган ул Диана. Беренче очрашудан ук нәни кулларын сузып, әнисенә түгел, әтисенә килгән. Юл биштәре зур кызның. Анда яраткан уенчыклары, киемнәре. Барысы да самолетка сыйса ярый инде. Диана русча һәм чувашча гына белә, таҗикча белми. Моңа бераз борчылган кыз. Әбисе: Кайгырма, кызым. Бездә рус мәктәбе дә бар, шунда укырсың», – дигән.

Олы юлдан нәни Диананы яңа язмыш үрләренә утыр­тып алып киткән җиңел машина күздән югалганчы озатып калдык.
– Үз әниең белән үз Ватаныңда бәхетле бул, сабый!

Балачак хыялы

Максимовлар – безнең күптәнге дусларыбыз. Тәрбия­гә бала алган гаиләләрнең «Без бергә!» иҗтимагый оешмасында да бергә торабыз. Бер ватсап төркемендә аралашабыз. Аларның тоткан беләк буе балыкларын да, чиләк-чиләк гөмбә-җиләкләрен дә күреп аз сокланмадык. Диана турында да шуннан белеп алып, юлга кузгалдык. Бу көенечле дә, сөенечле дә булган истәлекле көннәрендә терәк буласыбыз килде. Аннары мондый сирәк вакыйганың шаһиты булу теләге дә бар иде.

Ятим балалар үстерү – Татьянаның балачак хыялы. Моңа телевизордан караган каралы-аклы фильм да тәэсир иткәндер, күрәсең. «Гаилә түгәрәкләнеп төшке аш ашап утыра. Әниләре һәрберсенең тәлинкәләренә елмаеп аш сала. Шулчак ишек ачылып китә дә, бер бала күтәреп, гаилә башлыгы килеп керә һәм сабыйны өстәл артына утырта. Иренең бу гамәлен бөтенләй кабул итә алмаган хатын сабыйга ризыкны караңгы чырай белән, өч тамчы гына тамыза. Аннары иренә дә эләгә. Әле кечкенә булса да, Татьяна ул хатын урынына үзен куеп карый. «Әгәр дә мин булсам, алай эшләмәс идем», – ди. Һәм балачактан ук шундый язмыш кыерсыткан нарасыйларны җылы кочагына алу хыялы белән яши башлый. «Ямьсез генә, елак кына, хәтта авыру булса да, мин аны яратып терелтәчәкмен», ди.

Бәхетенә ире Михаил да шәфкатьле җанлы кеше булып чыга. Хатыны теләгенә каршы килми. Күп балалы булу бу гаиләнең ике ягында да нәселдән килә. Татьянаның әнисе ягыннан әбисе 11 бала әнисе булган, иренең ятимә кызын да үстергән. Әтисе ягыннан әбисе дә биш бала тапкан. Ятимәне кызлык­ка алган. Михаилның әбисе дә үзенең биш баласы белән бергә туганнарының ике улын да үстергән. Татьянаның бер сеңлесенең гаиләсе алар үрнәгендә шулай ук ятим балалар үстерә. Бал ашатып кына дисәң дә була. Алар – атаклы умартачылар.

«Авырлыксыз яши алмыйбыз»

Максимовларны респуб­ликада да беләләр. Татьяна – үзләренең авыл китапханәчесе. Кечкенәдән балаларда китапка мәхәббәт уяту өчен тырыша. «Китап докторы» дигән түгәрәкләре дә бар. Михаил әти булып эшли, авыру балаларны караша. Һәр хатын-кыз кыйммәтле тун турында хыяллана ич инде. Ләкин аның бәясен белгәч, аның кадәр акчага күпме сабыйны ашата-киендерә алам дип, бу хыялыннан баш тарта Татьяна. Ә тунны ул 2013 елда Фәрит Мөхәммәтшинның үз кулыннан ала. «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңгән өчен.

 Быел да Татьянаны «Нечкәбил» республика конкурсында катнашырга чакырганнар. 21 сентябрьдә «Алтын нечкәбил» булып котларга насыйп булсын үзен. Ул көнне сәхнәгә Максимовларның зур гаиләсе чуаш милли кием­нәреннән чыгар. Алар арасында терекөмеш кебек тере Диана булмагач, гаилә күңелсезләнеп калыр. Ләкин «ул үз әнисе белән ич!» дигән фикер генә бераз юатыр. Һәр бала үз әнисе белән үсәргә тиеш.
...Мин, киткәндә, Татьянаның колагына: «Тагын бала алырга уйламыйсызмы соң?» – дип пышылдыйм.

– Исәбебез юк түгел. Дөньяда ятимнәр күп бит, – ди ул, серле елмаеп. – Аннары, без авырлыкларны җиңеп кенә яши алабыз. Азрак тынычланып калсак, авырый ук башлыйбыз. Ә безгә авырырга ярамый.

Аксубай районы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading