16+

4 хатын белән яшәүне нигә хупламадылар?

«Таяну ноктасы» тапшыруының һәрбер чыгарылышын зур кызыксыну белән карап барырга тырышам. Аларның берсендә күпхатынлылык темасы күтәрелде.

«Таяну ноктасы» тапшыруының һәрбер чыгарылышын зур кызыксыну белән карап барырга тырышам. Аларның берсендә күпхатынлылык темасы күтәрелде.

Бу тема матбугат битләрендә элек тә  шактый яктыртылган  иде инде. Кайбер матбугат чараларының  тормышыбызга ислам диненең тирәнрәк үтеп керә башлаган вакытларында ук бу теманы күтәреп чыкканы булды. Янәсе, күп кенә ир-атлар  дүрт хатын ала да, татар халкының исәбе тиз генә артып китә. Элеккеге заманнарда,  революциягә кадәр шулай булгандыр ул. Аннан соң бер гасыр узган.  Бүгенге кешенең  тормышка карашы тамырдан үзгәрде. Кануннар да бар бит әле. Дәүләтнең ташламалары бер генә гаиләгә каралган.
«Таяну ноктасы»нда да бу тема киңәеп китә алмады. Тик сәясәтче  Руслан Айсин  гына: «Бу хәлне тормышка  ашырыр­га була», – диде. Әмма ничек дүрт хатын белән яшәүне тормышка ашырырга дигән сорауга анык кына җавап бирә алмады. Тамашачы буларак күңелемдә: «Тапшыруда катнашучылар да, шөкер, бу теманы хупламады» – дигән фикер калды.

Рафаэль Сальмушев, Казан 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading