Талия апа Хәбибуллина Балык Бистәсе районының иң оста шәлчеләрнең берсе.
Шулай булмыйча соң, Күгәрчен авылында туып үс тә, шәл бәйли белмә, ди! Балык Бистәсенең шәл бәйләү традицияләре нәкъ шушында яралган диләр бит.
Биредә авыл хатын-кызлары әле дә капка төпләрендә җыелып, кич утырып, мамык шәл бәйли. Хәзерге вакытта Күгәрчен авылында яшәгән 455 гүзәл затның 300е шушы кәсеп белән шөгыльләнә икән.
Талия ханым үскән чорда бу шөгыль бигрәк тә популяр булган. Хәзерге яшьләр шәлгә бик тартылмый инде, дип уфтана ул. Үзе исә нәни чактан әбисе һәм әнисенең, эштән аерыла алган вакытларында, шәл бәйләвен күзәтеп үскән. Аларның орчык тәгәрәтүен, аннары энә-җеп белән оста эш итүен хәйран калып карап утыра торган булган. Әмма шәл бәйләргә ул алардан түгел, күрше апаларыннан өйрәнгән.
– Авыл җирендә эш күп бит. Колхозда элек җәен дә, кышын да тир түккәннәр. Аннары без гаиләдә биш бала, һәркайсыбызның яшь арасы ике-өч ел. Әбинең дә, әнинең дә шәл бәйләргә өйрәтеп утырырга вакытлары булмаган, күрәсең, – дип искә ала Талия апа.
Әмма якын тирәдә гел шәл бәйләүчеләр булгач, шулардан күреп, кызның да бу шөгыльне үзләштерәсе килә. 6 яшьлек чагында өеннән яшереп кенә әнисенең җепләрен алып чыгып китеп, капка төбендә шәл бәйләүчеләр янына барып утыра ул. Мине дә өйрәтегез әле дип үтенгән баланы күрше апалары кире какмый, үз белгәннәренә өйрәтә.
Авыллары аша бик күп халык үтеп-китеп йөри торган булган. Нәни кызчыкның капка төбендә шәл уртасын бәйләп утыруын күреп, гаҗәпләнеп караганнар. Шул чакта Талиягә күз тидергәннәр булса кирәк. Кулына бетчә чыгып, бик озак азаплана әле ул. Бетчә кул аркасыннан уч төбенә кадәр аза. Бер әбигә өшкерткәннән соң, шөкер, баланың кулы рәтләнеп китә.
Талия үсә төшеп, шәл бәйләүдә бераз остаргач, әнисе аны сатуга дигән шәлләрне бәйләүгә дә җәлеп итә башлый. Үзе уртасын өлгертеп, читләрен аңа тапшыра башлый. Аннары шул шәлләрне Чистайга, Казанга алып барып сатулар... Болар барысы да Талия ханым күңеленә җылы хатирәләр булып кереп калган.
Авылда кыз 10 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, фермага эшкә керә. Бер ел шунда эшли дә, тормышка чыгып, ире белән районга күченеп китәләр. Талия ханым төрле өлкәләрдә хезмәт куя, әмма кул эшләреннән беркайчан да аерылмый. Бүген инде ул пенсиядә, әмма заказга шәлләр дә, “паутинка”лар да, оекбаш-бияләйләрен дә бәйли.
Бер шәл бәйләүгә якынча 400 грамм тирәсе кәҗә мамыгы китә, ди ул. Әмма үзебездә асраган кәҗәләрнеке ярамый, махсус токымлы кәҗәләрнеке кирәк. Шуңа күрә элек-электән Балык Бистәсе якларына йонны Волгоград, Оренбург якларыннан китереп саталар.
– Шәл якынча бер атна бәйләнә. Зурлыгына карап бәясе 3-4 мең сум тирәсе. Акча ягыннан шәл бәйләү яхшы керем бирә дип әйтмәс идем. Әмма тик утырганчы, бераз энә кыймылдатсаң, азрак кереме дә була. Әйтик, 4 меңлек шәлне алсак, мамыкка киткән 1,5 меңнәрне чигерәбез дә, 2,3-2,5 мең тирәсе үзеңә кала дигән сүз инде. Тик утырсаң шуның бер тиене дә булмый бит, – ди ул.
Районда бергәләп җыелып шәл бәйләү традицияләрен дә кертеп җибәргәннәр: унлап хатын-кыз бергәләп җыелып, әле берсендә, әле икенчесендә энә кыймылдатып утыралар икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар