16+

40 сөяркә тотканчы...

Россиядә күп хатынлылыкны законлаштырырга җыеналар... Рәсәйдә ирләрнең аз булуы нәтиҗәсе генә түгел бу. Алар – үзләренең ирлек вазифаларын да белмичә, белсәләр дә белмәмешкә сабышып йөрүчеләр.

Россиядә күп хатынлылыкны законлаштырырга җыеналар... Рәсәйдә ирләрнең аз булуы нәтиҗәсе генә түгел бу. Алар – үзләренең ирлек вазифаларын да белмичә, белсәләр дә белмәмешкә сабышып йөрүчеләр.

Әле җитмәсә, сәрхушлектән, наркоманиядән интегүчеләре күпме?..  Аек, эшлекле ирләр бөтенләй аз, булса да бармак белән генә санарлыктыр. Өйләнмичә яшәүче ирләр дә аз түгел безнең тормышта. Хатыннарсыз да яшәмиләр, өйләнеп, үзләрен арканламыйча иркенлектә яши бирүчеләр... Нигә өйләнсен ди ул? Хатын-кызларның төрле яшьтәгеләре: тормышка чыкмыйча олыгаеп килүче ханымнар, аерылганнар, тол калганнар күпме? Әле җитмәсә, олы яшьтәге ирле хатыннар да кимен куймый. Мин бер ир белән бер хатынны беләм. Хатын Чаллы каласында яши, 67 яшендә, әле яңа гына 60 яшен тутырган ир белән ике елдан артык контакт аша «аралашалар». Монда аралашу гына дип тә әйтеп булмый: очрашкан булулары да нык сизелә. Бу очракта ирле олы яшьтәге хатын нишләп утыра дип аптырыйсың. Әлбәттә, иренә хыянәт итеп, белмәгән ир белән фәхешлек кылып утыр­ганы көн кебек ачык. Азгынлык яшеңне сорап тормый икән шул... Ә иргә нәрсә? Аның җимереләсе гаиләсе юк.

Ул – шушы контактның даими Фраеры. Шәхсән мин үзем бу галәмәттән шок хәлендә йөрим. Юкса хатын-кызның бөтен матурлыгы – үзенең тотышында, тыйнаклыгында бит. Гомәр Хәйәм дә: «Теләкләрендә тыйнак булырга һәм бер үк вакытта үзенең кеше икәнен онытмаска тиеш, ә кешегә барлык кешелек сыйфатлары да хас булу килешә», – дип юкка әйтмәгән.

Безнең Рәсәй җирлегендәге ир-атларга күп хатынлык түгел, бер хатыны белән нормаль кеше хәлендә яшәсә дә, бик җиткән. Бу хәл мөселман дәүләтләрендәге ир-атларга тулаемы белән карый, чөнки алар үзләренең ирлек вазифаларын яхшы аңлыйлар. Безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.с.)нең дә тугыз хатыны булган. Әмма ләкин бу безнең рәсәйле ирләргә бөтенләй кагылмый. Дөресен әйт­кәндә, исеп баручы җил артыннан чабу белән бер. Нигә шулай эч пошыргыч юк гамәлләр белән шөгыльләнергә? Проблема Рәсәйдә болай да артыгы белән ашкан бит инде. Тулаемы белән (ирләрне әйт­кән дә юк, хатын-кызлар да бит ирләрдән калышмыйча күп эчүче) сәрхушлеккә чыгып бара.

Җинаятьчелекнең ниндие генә тамыр җәймәгән. Тирә-якта эшсезлек. Күпме ташландык балалар, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге күпме кеше җәфа чигеп яши. Ә бит хөкүмәт тармагында эшләүче бюджет әһелләренең түбән эш хакы, пенсионерларның үлмәслек кенә җан асрарлык пенсияләре... Шулай булгач, нинди монда ике һәм күп хатынлылык турында сүз булырга мөмкин? Каян килә шундый ахмак фикерләр? Хатынга туймый яшәгән берәүнең фикереме бу? Илдәге халыкның 20-30 проценты гына яхшы яшәүчеләр, – дип, статистика мәгълүматларына таянып әйтеп була. Ул да булса, җылы кәнәфидә утырган, дөньяга төкереп, типтереп яшәүчеләр... Менә аларга хатын-кыз җенесе күп кирәк.

Белми әйтмиләр: «Ач кадерен тук белми», – дип. Бераз гына булса да бу дөнья­га күзебезне ачып яшәсәк иде! Җир йөзендәге бер дәүләт тә безнең Рәсәй халкы кебек, беренчедән – законсыз, икенчедән – әхлаксыз, хәерче хәлендә яшәми. Шундый бай ресурсы белән, Рәсәй халкы Африка дәүләтләре халыкларыннан да түбән дәрәҗәдә, ярым хәерчелектә яши бирә. Бу беркем өчен дә яңалык түгел.

Йөрисе ирләр барыбер өченчегә дә, бишенчегә дә йөриячәк. Әмма бөек фикер иясе, фәлсәфәче Гомәр Хәйәмнең канатлы сүзләрен онытмыйча яшәргә язсын! Үзебезнең яшәү мохитен җәһәннәмгә әйләндермәсәк иде!

Фирдания Макарова, Казан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading