Әллә җаваплылыктан куркып, әллә инде заман авырлыгын сәбәп итеп, бүгенге яшьләр әни булырга бик атлыгып тормый. Бер Россия гаиләсенә статистика буенча 1,03 бала гына туры килүе шул хакта сөйли. Ләкин бәхеткә, янәшәбездә искәрмә ясаучылар да бар.
Язмамның герое яшь, сөйкемле, уңган-булган Динара Зыятдинова әле 40ка да җитмәгән. Әмма ул бүген биш бала – биш кызның яраткан әнисе.
Мин килгәндә, Динара кызларына кышкы киемнәр әзерләп йөри иде. Балалар бүлмәсенә берсеннән-берсе матур аллы-гөлле башлыклар, бияләйләр тезеп куелган. Аларны күргәч, «Балалар дөньясы» кибетенә кердемме әллә?» дип уйлап куйдым.
Гадәттә, үзләре башыннан кичергәннәр, игезләрне үстерү бик авыр, диләр, дошманыңа да күрсәтмәсен дип тә өстиләр. Ләкин Аллаһы Тәгалә пар игез балаларны гаиләләргә биреп тора. Соңгы елларда игезәкләрнең ешрак тууы да күзәтелә әле. Динара белән Айдар гаиләсендә дә, тәүге мәхәббәт җимешләре булып, дөньяга берьюлы ике кыз аваз сала. Аларга берсеннән-берсе матур яңгыравыклы исемнәр бирәләр: Доминика һәм Мәликә – заманча да, милли дә. Игезләрне үстергәндәге бөтен авырлыкларны кичерә Динара ханым. Җитмәсә, бик яшь тә була бит әле ул, 21 генә. Үзе дә бала гына, кем әйтмешли. Игезләр бит алар берсе еласа, икенчесе кушыла, берсе авырса, икенчесе дә чирли башлый. Аларны үстерү өчен сабырлыгың да, көчең дә, назың да икегә тапкырланырга тиеш.
– Шатлык- сөенечләр дә икегә тапкырлана, – ди Динара, тыйнак кына елмаеп.
Аны җөпләп, ире Айдар да баш кагып куя.
Әйе, игезләрне тәрбияләүнең авыр якларын гына түгел, рәхәт мизгелләрен дә тоя белгәнгә күрә, Зыятдиновлар кабат игез кызлар үстерергә тәвәккәллиләр инде.
– Гаиләбез белән бергәләп телевизорны бик сирәк карыйбыз, гадәттә вакыт җитми, – ди Айдар, җиде ел элек булган вакыйгаларга уйларында кире әйләнеп кайтып. – Бу юлы очраклы рәвештә генә бөтенебез дә экран каршына җыелган идек.
I каналдан «Пока все дома» тапшыруы була ул. Белгәнебезчә, бу тапшыру гаиләгә мохтаҗ сабыйларны күрсәтә. Әстерханда нарасыйлар йортында әнисез булсалар да, үсәргә, яшәргә тырышып ятучы бер яшьлек Гөлнара белән Илнараны күрсәтәләр ул көнне. Үзләре дә игез кызлар үстерүче Айдар белән Динара экранга кереп китәрлек булып тапшыруны карыйлар. Әгәр дә мөмкин булса, шуннан гына тартып чыгарып, кочакларына алырлар иде. Бигрәк тә әни кеше Динараның күңелен кузгата бу ике кызчык. Кигән күлмәкләренә кадәр үз кызларыныкы шикелле күренә күзенә. Ләкин тормышка җитди караучы гаилә башлыгы Айдар тагын берьюлы ике бала атасы булырга тиз генә ризалашмый. Аны да аңларга була, игез кызлары үсеп килә. Хатынын, бу уйларыннан арыныр, ял итеп кайтыр дип, Төркиягә җибәрә ир. Ләкин теге ике кызчык Динараның күңелендә Төркиягә дә «ияреп» баралар. Бер адым да калмый, яшь әнинең төн йокыларын качыралар. Төшләренә дә керә бу күбәләк кебек кызлар. Ялы ял булмый Динараның. Кайту белән, үзенең күңел халәтен иренә дә сөйләп бирә. Бер күрүдә туганнары туенда гашыйк булган, озакка сузмый хәләле иткән хатынының хәлен күз карашыннан аңлаган яраткан ире үзе дә сизенә. Зыятдиновлар гаилә киңәшмәсе җыялар. Әле биш тә тулмаган Доминика белән Мәликә дә катнаша анда. Кызларның да бик тә пар сеңелкәшле – «тере курчак»лы буласы килә. Тагын бер кат барысын да уртага салып уйлашалар да Әстерханга шалтыраталар «Бәлки алганнардыр инде...» дигән уй да була күңелләрендә. Әлеге ике сабый турында беркем дә сорашмаган, кызыксынмаган икәнен белгәч, тиз генә юлга җыеналар.
– Игез булуларыннан да курыкканнардыр инде, – ди Динара. – Аннары аларның татар кызлары, башка милләттән булулары да шикләндергәндер. Әй, юк, алар безгә насыйп булган, безнеке булырга тиеш булган, шуңа беркем дә кызыксынмаган, – дип нәтиҗә ясый аннары.
Телевизордан күрсәткәндә, кызчыкларга бер яшь кенә була әле. Ә инде документларны әзерләп, аларны алып кайтканчы, өч-дүрт ай вакыт үтә. Тик балаларны бәхетле итәбез дип меңләгән чакрымнар узган Динара белән Айдарны Әстерханда кочак җәеп каршы алмыйлар. Төрле сәбәпләр табып, балаларны бирмәскә тырышалар. «Үз кызларыгыз итеп яздырыгыз, акча өчен генә аласыз!» – дип, күңелләренә тияләр.
Акчага беркайчан да кытлык кичермәгән Зыятдиновлар бүгенге белән түгел, алга карап яшәгәнгә шулай эшлиләр. Әлеге игез кызларны ата-ана назы татытып, җылы ояда, пар кочакта дөнья көтәргә өйрәтеп үстерергә исәпләре. Аннары аларның һәрберсенең үз тормышы, үз нигезе булыр. Дәүләт ятим балаларны фатир белән тәэмин итәргә тиеш. Һөнәр сайлар вакытлары җиткәч, укырга кергәндә дә ятимнәргә берәр төрле ташлама булыр дип өметләнәләр.
Менә шулай пар игезләр булып үсеп ятканда, кызларның тагын бер сеңелкәшләре Ясминә дөньяга килә. Инде аңа да биш яшь. Ул бакчага йөри, сатучы булып уйнарга ярата. Шулай итеп, Зыятдиновлар гаиләсе биш кызлы булып куя. Безнең халык, кызлы өйдә фәрештәләр яши, ди. Ул чагында Зыятдиновлар өен, һич икеләнмичә, фәрештәләр йорты, Ә Динараны аның хуҗабикәсе дияргә була.
Аларга кунакка баргач, мин бу йортка сокланып туя алмадым. Һәр почмагыннан мәхәббәт, зәвык бөркелә аның. Гаилә аны алты ел элек үзләре төзеп кергән. Стеналарда – Динара ясаган рәсемнәр. Ул – Казан кызы. Балачакта сәнгать мәктәбендә укыган булган. Аннары Казан химия технология институтын тәмамлаган. Хәзер фэн-шуй белән кызыксына башлагач (аңа ире Айдар бүләк иткән китап сәбәпче булган), рәсемнәрен шул стильдә, гармония эзләп ясый икән.
Айдар – Түбән Кама егете. Балачактан ук спорт белән дуслашкан. Хәзер дүртенче дан каратист, кара пута иясе. Каратэ-до Сётокан буенча республика федерациясе президенты. Бик күп ярышларда, араларында халыкаралар да шактый, катнашып җиңү яулаган. Шкафтагы кубоклар – шул тырышлыкның нәтиҗәсе. Олы кызлары Доминиканы «әти кызы» дип йөртәләр. Бу да тикмәгә генә түгел, әтисенә ияреп, биш яшеннән күнегүләргә йөри башлаган ул. Бүген аның да зәңгәр билбавы бар. Узган ел Сербиядәге Европа беренчелегендә икенче урын алган кыз. Аннан алдагы елда шул ук ярышта бишенче урын алган булган. Дүртенче сыйныфны «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган бу чемпион кыз Доминика менә инде икенче ел Мәскәүдә кызлар пансионында белем ала. Оборона министрлыгы каршындагы бу атаклы уку йортына Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кызларны бик сайлап, җиз иләк аркылы уздырып кына алалар икән. Доминика барлык сынауларны да уңышлы узган. Әти-әниләре моңа сөенеп туя алмыйлар, горурлануларын да яшереп тормыйлар. Ә Мәликә башкалабызның кызлар интернатына укырга керергә әзерләнә.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт». Бу ике әгъзасы чемпион булган Зыятдиновлар гаиләсенең төп девизы. Кызларын өч-биш яшеннән тау чаңгысына бастыралар. Ятимә игезләр бер яшь ярымнан ук бу тату-дус гаиләдә яшәсәләр дә, аларның физик һәм психологик үсеш дәрәҗәсе шактый соңара. Күрәсең, сабый туганчы, карында ук үзенең кирәкме-юкмы икәнен белеп, йә яшәргә көч, йә тормышка үч туплап ята. Шушы тугыз айда яралган кимлек тойгысын шактый озак төзәтергә туры килә тәрбиягә бала алган гаиләләргә. Зыятдиновлар да табибларга да, белгечләргә дә йөртәләр кызларын. Аларның киләчәкләре өчен үзләрендә зур җаваплылык тойганга, спорт белән генә түгел, сәнгатьнең тәмен татытып, матурлыкка сокландырып та үстерәләр кызларын. Кечкенәдән җырлатып-биетеп, шигырь сөйләтеп – актив булырга өйрәтеп. Кызларның һәрберсенең үз портфолиосы. Андагы грамота – дипломнарның исәбенә чыгарлык түгел. «Егет кешегә генә түгел, кызларга да җитмеш төрле һөнәр дә аз», – дип саный Айдар белән Динара. Моның өчен вакытларын да, көчләрен дә, малларын да кызганмыйлар. Икенче сыйныфта укучы игез кызлары Гөлнара белән Илнара укуда артта калмасыннар өчен, репетиторга да йөртәләр. Кызлар да әти-әниләренең өметен акларга тырышалар: җыр-биюгә осталыклары көн саен арта, йөзәргә йөриләр, думбрада уйнарга өйрәнәләр. Әти-әни сөенеп туя алмый кызларының уңышларына. Ә бит алар балачакта бик чирләшкә булганнар. «Биш яшьләренә кадәр йокысыз төннәрне күп уздырдык инде аларның түшәкләре янында», – ди Динара. Хәзер кызларның авырырга вакытлары юк. Ел саен барып сулый торган диңгез һавасының да шифасы күптер. Әле быел җәй генә Туниста булып кайтканнар. Бәхетле балачакның күңелле мизгелләре матур фотоларда саклана.
Ә фотога төшәргә кызлар аеруча ярата. Әле ноябрь башында гына мода конкурсында катнашып, матур күлмәкләр киеп, подиумда йөргәннәр. Һәрбер кызның хыялы бит инде бу. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган Зыятдиновлар гаиләсенә фотосессия үткәрү өчен сертификат тапшырганнар. Хәзер алар бергәләп Доминиканың каникулга кайтуын, карның тизрәк күп итеп явуын көтәләр. Барысы бергә чаңгыда чыгып, рәхәтләнеп һава сулап, сәламәтлек җыеп кайтырга җыеналар.
Айдар һәм Динара белән сөйләшеп утырганда, «очраклы» дигән сүзне шактый еш ишеттем. Очраклы рәвештә генә туйда очрашканнар. (Ә бит анда Айдар барырга да тиеш булмаган.) Очраклы рәвештә генә телевизор карап, ятимә кызларны күргәннәр. Аларны тыңлап утыргач, уйлап куйдым, ә бәлки тормыш үзе дә калейдоскоп шикелле шул очраклылыклардан торадыр. Аннары аларны күрүче, кадерен белүче тәвәккәлләргә бәхет, уңыш булып киләдер.
Йолдыз ШӘРАПОВА, Биектау районы, Биектау авылы.
Фото гаилә архивыннан алынды
Комментарийлар
0
0
Йолдыз Шэрапованын элеге язмасын бер тын белэн укып чыктым.Элеге гаилэ хэзерге заманда соклануга бик лаек!Аллахы Тэгалэ аларга сабырлык, балаларын аякка бастырып кеше итэргэ коч-куэт бирсен!Йолдызнын hэрбер язмасы гыйбрэтле! Унышлар телим.Калэмен белэн гел соендереп тор!
0
0