Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкаль Әтнә районының Ары авылында яшәүче Фидаил Кадыймов турында әйтелгән диярсең. Кулыннан килмәгән эше юк: агач бишекләр, сыерчык оялары, эскәмияләр, балаларга уенчыклар, тимердән чүкеп бизәкләр, урындыклар ясый.
Моның өстенә биш еллап фотога төшерү белән шөгыльләнә, шигырьләр яза, бәлешләр пешерә, мәдәният йортында эшләүче хатынының да төп ярдәмчесе. Авыл клубына килгән артистларны да икәү каршы алалар, бәйрәмнәргә дә бергәләп әзерләнәләр.
Кадыймовларның йортларын табу авыр түгел. Тимердән коеп ясалган очкыч балкыган, ерактан ук калай кул сыны сәлам биргән йорт Арыда бердәнбер. Тимердән чүкеп ясарга Фидаил абый үзлегеннән өйрәнгән.
– Гап-гади эшче мин. Күп һөнәргә үзем өйрәндем. Эретеп ябыштыра башлагач, оныкка энекәштән калган самокатны яңартып бирдем, арба ясадым. Күпләр ишегалдындагы очкычка да гаҗәпләнә. Ә мин матурлык тудырудан рәхәтлек алам, – ди ул.
Әңгәмәдәшем тумышы белән күрше Күлле Киме авылыннан. Язмыш шактый сыный аны. Хис-кичерешләрен Фидаил абый шигырь юлларына сала башлый. Раилә апа белән гаилә корып яши башлагач, әдәбият, сәнгать белән кызыксынуы тагын да арта. Хатының клуб мөдире булгач, башкача мөмкин дә түгелдер. Арыда агач клуб, аны күмер, утын ягып җылыталар, ягулыгын әзерләргә кирәк. Ир-аттан башка булмый. Хәер, ул хатынына клубны җылытуда гына түгел, сценарийлар язганда, концертларны әзерләгәндә дә зур терәк.
– Мәдәният дип яшибез инде. Бу өлкәдә эш тыгыз, планнарың сәгате, минуты белән үзгәрергә мөмкин. Йорт-җирне дә карыйсы бар бит әле. Мал-туар да асрыйбыз, казлар да үстердек. Клубка барырга кирәк икән, ул көнне сыерлар уразада. Үзләре дә ияләнеп беттеләр бугай инде, бирсәң – ашыйлар, бирмәсәң – мөгрәмиләр, – дип елмая Фидаил абый.
Әңгәмәдәшемнең тагын бер яраткан шөгыле – фотога төшерү. Аның иҗат җимешләре «Шәһри Казан» газетасы битләрендә дә еш басыла. Инде биш еллап фотоаппаратны кулыннан куйганы юк, хәтта аның белән йоклыйм дип тә шаярта үзе.
– Мизгелне вакытында төшереп алмасаң, ул югала. Берсендә ут янып торган миләш агачы күрдек, машинада бара идем, икенче көнне туктап төшерермен дип уйладым. Килсәм, җимешләрне кошлар чүпләп бетергән. Шуннан бирле фотоаппарат һәрчак минем белән, – ди.
Кадыймовларның активлыгына исең китә. Кыш җиттеме, ишегалларында кардан төрле сыннар әвәлиләр, түбәтәйләр кидертеп, татар кар бабае ясап куялар, чаңгыда йөриләр. Җәйләрен гөмбә, җиләк җыярга, балык тотарга яраталар. Печән җыю, көтүгә чыгу үзе бер бәйрәмгә әйләнә. Район үзәгендә булган бер концертны да калдырмыйлар. Фидаил абый, еш кына, хатынын төрле көтелмәгән бүләкләр белән куандырырга ярата. Раилә апа йокысыннан торган төшкә кырдан чәчәкләр җыеп кайта, кыш көне кардан йөрәк фигуралары ясап куя, машина тәрәзәсенә яңа яуган карга «Мин сине яратам» дигән язулар калдыра, ашарга пешерергә дә оста – кияү, кыз, оныклар бергә җыелганда, бәрәңге бәлеше сала. Май җиткәч, кычыткан ашы пешерә. Авыл егетләре романтиканың ни икәнен белмиләр дигән булалар тагын. Кадыймовлар 16 ел бергә гомер итәләр, яшьлектәге хисләр сүрелми, гаилә учагын саклау һәр парның үзеннән тора, диләр.
– Минем өчен гаилә – беренче урында. Кайберәүләр хатын дип дәшә, ә мин, күпләр өнәп бетермәсә дә, тормыш иптәшем дияргә яратам, чөнки Раилә минем өчен иптәш тә, хатын да, терәк тә, сердәш тә, – ди Фидаил абый.
Хатынына яратып дәшә торган тагын бер сүзе бар әле – песнәгем. Хәзер ел саен 12 ноябрьдә песнәкләр көнен уздыралар икән.
Әтнә, Ары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар