16+

72 яшькә җиткәндә 75 китап чыгаруы иҗади дәрте ташып тууы турында сөйләмиме?!

Аптырап калдым әле. Узган бер атна эчендә генә ике яшь кеше, туйдым, яшисем килми, дип «ычкындырды». Аптырап-гаҗизләнеп әйтәләрме, безне сынап карыйсылары, реакциябезне күрәселәре киләме, кызгандырмакчылармы, белмим.

72 яшькә җиткәндә 75 китап чыгаруы иҗади дәрте ташып тууы турында сөйләмиме?!

Аптырап калдым әле. Узган бер атна эчендә генә ике яшь кеше, туйдым, яшисем килми, дип «ычкындырды». Аптырап-гаҗизләнеп әйтәләрме, безне сынап карыйсылары, реакциябезне күрәселәре киләме, кызгандырмакчылармы, белмим.

Гомер – Раббыбыздан кадерләп саклар өчен бирелгән бүләк, әманәт ул. Аны, ниндидер котчыкмалы вазгыять килеп чыкмаса, үз ихтыярың белән өзәргә ярамый. Ни кызганыч, тормышта шундый хәлләр дә килеп чык­калый. Күптән түгел генә Зәй үзәк китапханәсендә уздырылган Разил Вәлиевнең иҗат кичәсендә шундый вакыйганы искә төшерделәр.

«Иҗади дәрткә, сәяси дәрманга ия шәхес», дип атаган аны оештыручылар. 72 яшькә җиткәндә 75 китап чыгаруы иҗади дәрте ташып тууы турында сөйләмиме?! Әфганстанда кан коелганда, шуравиларны кемдер – дус, кемдер дошман санаганда, утлы ноктага үз ихтыяры белән барып, повесть язарга алынуы, өч дистә елга сузылган парламент эшчәнлеге сәяси дәрманы булуына дәлил дә бит инде ул. Сүз уңаеннан. Мөгаен, күпләр, Әфганстанда чагында һәлакәткә очрап, әдипнең җиде ай буе хәрби госпитальләрдә дәвалануын белмидер дә әле.

Шагыйрь генә түгел, прозаик та әле Разил абый. Миңа калса, шагыйрьнең проза әсәрләреннән иң тетрәндергәне – алда телгә алган мәсьәләне кабыргасы белән куючы «Яшисе килә» бәяны. Армия­дә хезмәт иткәндә яшәү белән үлем арасындагы чикне, гомер бусагасын үзе ихтыяры белән узган якташы Рифкать Миргазизов турында бу әсәр.

Өйрәнүләр вакытында котчыкмалы хәл килеп чыга: хезмәттәшләренең берсе кулыннан гранатасын ялгыш ычкындырып җибәрә. Боҗрасы ычкындырылган. Берничә секундтан шартларга тиеш. Менә шунда, хезмәттәшләренең гомерен, сәламәтлеген сак­лап, Рифкать, күкрәге белән, гранатаны каплый. Матросов­лар, Гафиятуллиннар батыр­лыгы белән бер дәрәҗәдәге каһарманлык үрнәге бу!

Киләчәктә мондый вазгыятькә тап булырга берәүгә дә язмасын. Разил абый якташының өендә була, ул хезмәт иткән частька барып, кан түгелгән урынны күрә, шәһид булган милләттәшебезнең хатларын укый. «Ни гаҗәп, якташымның һәр хаты, минем яшисем килә, дип тәмамлана», – дип хатирәләрен яңартты шагыйрь. Мин моны ниндидер алдан сиземләү, язмышыңны белү-тою дип уйламыйм. Тормышны бик яраткан, зур хыяллар белән янып йөргән егет була Рифкать. Әмма шушындый кискен хәл, каһарманлык сорый торган вазгыять килеп чыккач, гомерен корбан итә.

Моны егетлек дип кенә әйтү аз булыр. Бу хакта сөйләгәндә, артымдагы китапханәче ханымнар, ишетелер-ишетелмәс кенә, сулкылдап-елап утырды. Кичәдә катнашкан хатын-кызлар гына түгел, янәшәмдә утырган ир-атлар да тыныч кына тыңлый алмады бу бәянны. Район башлыгы Разиф Кәримов белән башкарма комитет рәисе Илнар Хафизов та кулъяулыкларын бер кесәдән алып икенчесенә күчереп куйды. Ахырдан Разиф әфәнде, син Разил абыйның шигырь укыганын яздырып бардың бит, миңа да җибәрерсең әле, дип, кесә телефонының номерын язып бирде. Шигырь яраткан район җитәкчеләре күбрәк булсын иде дип теләк теләдем бу минутларда.

Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Китап чыгару өчен блаты зур булуы турында күбрәк сөйли шикелле.

    Мөһим

    loading