16+

79 елдан соң очрашу: «Мондый очрак «Жди меня» тапшыруында гына буладыр»

«Мондый очрак «Жди меня» тапшыруында гына буладыр», – ди Бикметовлар гаиләсе. Алар 79 ел күрешмәгән туганнарын эзләп тапканнар.

79 елдан соң очрашу: «Мондый очрак «Жди меня» тапшыруында гына буладыр»

«Мондый очрак «Жди меня» тапшыруында гына буладыр», – ди Бикметовлар гаиләсе. Алар 79 ел күрешмәгән туганнарын эзләп тапканнар.

Кырымда гомер итүче Рәшит абый Борһановның әти-әнисе – Яшел Үзән ягыннан. Әтисе Хаҗи абый – Тау Иле авылыннан, әнисе Рәхимә апа – Норлатныкы. Рәхимә апаның абыйсының улы Илдар абый бу очрашу турында тулырак сөйләде.

– Әтиләр сөйләгәнчә, Рәшит абыйның әти-әнисе 1935 елда ук, бәхет эзләп, Үзбәкстанга күченеп киткән. Рәшит абый да шунда дөньяга килгән. Туган нигез, сагыну үзенекен иткән, күрәсең, 1939 елда алар гаиләләре белән кабат Норлат авылына күченеп кайтканнар. Ул чакта Рәшит абыйга бер яшь кенә булган. Әмма, ни сәбәпледер, озак тормаганнар, кире Үзбәкстанга юл тотканнар. Рәшит абыйның әнисе Рәхимә апа авылга соңгы тапкыр 1967 елда кайтып киткән. Аннары әти, башка туганнары аның белән хатлар аша гына аралашкан. Үзбәкстанда чуалышлар башлангач, 1977 елда алар Кырымга күченгәннәр. Шуннан бирле элемтәләр өзелгән, – дип искә ала Илдар абый.

Быел исә, китаплар актарып утырганда, Норлаттагы туганнары Рәшит абыйларның адресларына тап була. Һәм интернет аша туганнарын эзләргә керешәләр. Рәшит абый хатыны белән өч ул тәрбияләп үстергән: Ренат, Марат, Роберт. Туганнары социаль челтәр аша аларны таба, элемтәгә керә. Аралаша башлыйлар. Скайп аша Рәшит абый үзе дә туганнары белән сөйләшә. Быел, ниһаять, 79 елдан соң, туганнарын кайтып күрергә насыйп була аңа.


 
– Рәшит бабайны бик җылы каршы алдык. Туган җиргә булган мәхәббәте күз яшьләрендә чагыла иде аның. Ул әнисе, әтисе уйнап үскән эзләрдән атлады, туганнары белән рәхәтләнеп аралашты, үзе турында сөйләде, безне кунакка чакырды, – дип искә ала ул очрашуны Илдар абыйның кызы Инесса.

Икенче туганнары Әлфинә исә:
– Рәшит бабай туганнары белән очрашудан өмет өзгән булган инде. Дистә еллар бер хәбәрсез яшәлгән бит. Рәхәтләнеп елаштык. Кан тарта диюләре шулдыр инде. Туган җирен сагынуы Рәшит бабайның йөзенә чыккан иде. Ул туган җиренең бер уч туфрагын да үзе белән алып китте. «Хәзер үлсәм дә үкенеч түгел, ниһаять, туганнарым белән күрештем», – дип тә өстәде әле. Туганнарның исән чакта кадерен белергә кирәк шул, – ди.

Хәзер туганлык җепләрен өзмәскә тырышалар. Кунак ашы– кара-каршы дигәндәй, шушы көннәрдә Илдар абый гаиләсе белән Рәшит абый янына Кырымга киттеләр.

Эльвира Мозаффар, Яшел Үзән, Норлат.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading