Элегрәк редакциябезгә үзен солдат аналары комитеты рәисе дип йөрткән Галина Чумаченкова еш килә иде. Ул һәрчак хәрби хезмәттәге егетләрнең хокукларын яклады. Армиядә булган «дедовщина»: яшьләрнең бер-берләрен урындык аягы сынганчы вәхшиләрчә кыйнаулары, акча сораулар, телефон урлаулар турында еш сөйли иде ул. Кайбер егетләрне, түзәр чамалары калмагач, барып алып та кайта иде. Кызганыч, хәрби бүлекләрдә үзенә урын таба алмыйча, үзенә кул салучылар да очрый. Бүген кешеләрнең психик яктан тотрыксыз, тиз кызып китүчән булулары да үз ролен уйныйдыр. Хәрби хезмәт бер елга калдырылгач, контракт системасы кертелгәч, «дедовщина» бетәр, дип өметләнгән идек. Тик...
Хәрби хезмәткә бармыйча да булмый, Ватан алдындагы бурычтан бигрәк, хәзер армиягә бармасаң, кредит та алып булмый, эшкә урнашканда да кыенлыклар туа. Психологлар әти-әниләргә һәрчак сизгер булырга киңәш итә. Әгәр дә хәрби хезмәттәге улыгыз зур суммада акча сораса, телефоннан сирәк сөйләшсә, бергә аралаша торган дусларының исемнәрен яшерсә, димәк, шикләнерлек җирлек бар. Бу очракта, командирга шалтыратып, солдатның хәлен белешергә яки хәрби бүлеккә барып, барысын да ачыкларга кирәк. Оборона министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча хәрби хезмәттә кыйнау очраклары, «дедовщина» аркасында зыян күрүчеләр елдан-ел кими бара. Бар җирдә дә бертөрле түгел анысы. Армиядән исән-сау, имин хезмәт итеп кайткан егетләр дә җитәрлек. Рамилгә уңыш елмаймаган, күрәсең.
Элек-электән килгән «дедовщина»га кайчан булса да нокта куелырмы? Кайчан хәрби хезмәттә тәртип урнашыр? Ни өчен командирлар солдатлар арасындагы киеренке мөнәсәбәтләрне сизми, күрми? Бу сорауларга җавап табылганчы, улларыбызны хәрби хезмәткә озатыр алдыннан тыныч урынга эләксен, дип, Аллаһыдан сорарга гына каладыр, мөгаен.
Комментарийлар
0
0
Котычкыч аяныч хәл! Бер үтенеч: бу фаҗиганы мәтбугатта берни яшерми, нейтраль күрсәтсәләр иде.
0
0