16+

8"а" сыйныфы балалары фаҗига булган мәктәптә укырга теләми

11 майда булган фаҗигадә яраланган 8 “а” сыйныфы укучысы Исламның кичә туган көне булды, аңа 15 яшь тулды. Билгеле булганча, Ислам - Татарстанның атказанган артисты Алсу Сөнгатуллинаның улы.

8"а" сыйныфы балалары фаҗига булган мәктәптә укырга теләми

11 майда булган фаҗигадә яраланган 8 “а” сыйныфы укучысы Исламның кичә туган көне булды, аңа 15 яшь тулды. Билгеле булганча, Ислам - Татарстанның атказанган артисты Алсу Сөнгатуллинаның улы.

175нче мәктәптә булган фаҗигадә Исламның аркасы яраланды. Арткы партада утыру һәм парта астына иелеп калу аның гомерен саклап калды. Исламга хастаханәдә операция ясадылар. Алсу белән баланың хәлләре турында сөйләшеп алдык.

- Алсу, ничек хәлләрегез?

- Хәзерге вакытта мин хастаханәдә улым янында. Хәлләре әйбәт, Аллаһка шөкер. Тиз генә чыгармаслар кебек, җөйләрен салмадылар әле, яраларын эшкәртәләр.

- Ислам үзен ничек тота?

- Ислам сыйныфташы белән бер палатада. Икәү булгач, барыбер җиңелрәк, аралашып, сөйләшеп яталар. Өйгә кайткач ничек булыр, белмим. Хәзер ул бу трагедиянең ни дәрәҗәдә тирән булуы турында уйлана башлады. Һәлак булган сыйныфташлары турында уйлый.

- Ислам укуын 175нче мәктәптә дәвам итәргә телиме?

- Бүген күрше мәктәптә җыелыш булды. Безнең 8"а" сыйныфы балалары трагедия булган мәктәптә укырга теләми. Безнең мәктәптә капиталь ремонт булачак, яңа фасад, яңа дизайн ясаячаклар. Ләкин балалар барыбер анда барырга теләми. Бәлки җәй ахырына фикерләре үзгәрер. Тик ай-һай, үзгәрүе икеле...

Исламны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Тизрәк савыгып өйгә кайтуын телибез. Киләчәктә укуында уңышлар, тормышы шатлык-куанычлардан гына торсын. Сәламәт бул, Ислам!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading