16+

9 Май барлык бәйрәмнәрнең дә бәйрәме

Табигать тә  бу көнгә  ямьләнеп, яшәреп  әзерләнә. Ләкин быелгы "таҗлы вирус" афәте  бу изге бәйрәмебезгә дә  искәрмәләр кертте.

9 Май барлык бәйрәмнәрнең дә бәйрәме

Табигать тә  бу көнгә  ямьләнеп, яшәреп  әзерләнә. Ләкин быелгы "таҗлы вирус" афәте  бу изге бәйрәмебезгә дә  искәрмәләр кертте.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында да күпләп җыелырга ярамый. Ләкин Буа районы Яңа Тинчәле авылы җитәкчеләре җаен тапкан, әнә.

Ничек инде шундый бәйрәмне үткәрми калып булсын?! Берничә кеше генә авыл уртасындагы солдат һәйкәленә чәчәкләр бәйләме салганнар. Аннары тыл ветераннарын өйләренә барып котлаганнар. Фотода Фәридә апа Алиуллованы бәйрәм белән тәбрикләү мизгелләре.

Гармунда Яңа Тинчәленең “мәдәният министры” Интал Шәйхаттаров. Фәридә апа шактый олы яшьтә булуына карамастан, безнең газетаны яратып укучы гына түгел, аның авторы да.

 

 

“Шәһри Казан”да Суслонгер турындагы язма басылгач. Ул килене Сәфинә апа ярдәме белән үзе дә  истәлекләрен язып  җибәрде.  

Элек бу көнне орден медальләрен чыңлатып, урамнардан ветераннар горур атлый иде. Кызганыч, узган ел соңгысын бакыйлыкка озатканнар авылдашларым.

Бәйрәмнәр киләчәктә дә булып торсын, сугышлар гына булмасын! Бүген һәркемдә шундый теләк.  

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading