16+

90 яшьлек Дулкын бабай мотоциклда җилдерә

Апас районында яшәүче 90 яшьлек Дулкын бабай Мөхет­динов әле дә ­мотоциклда җилдерә. Районга баргач, шул хакта ишеттек тә, аның үзе белән танышып чыгарга булдык.

90 яшьлек Дулкын бабай мотоциклда җилдерә

Апас районында яшәүче 90 яшьлек Дулкын бабай Мөхет­динов әле дә ­мотоциклда җилдерә. Районга баргач, шул хакта ишеттек тә, аның үзе белән танышып чыгарга булдык.

Без кергәндә, ул ­газета укып утыра иде. Бик күп­төрле газета алдыра икән.

– Иң беренче спорт яңалыкларын карап чыгам. Аннары телевизион программага күз салам, хоккей кайчан булачагын карап алам да, шул сәгатьне көтеп йөрим, – ди ул.

«Ак Барс» хоккей командасына кемнәр килгәнен, нинди спортчылар киткәнен дә белеп тора. Алай гына да түгел, аерым кәгазьгә һәр уенның нәтиҗәсен язып бара. Кемнең гол керткәнен дә теркәп куя. Бактың исә, Дулкын бабай яшь чакта үзе дә тимераякта йөрергә яраткан икән.
Икенче яраткан шөгыле – балык тоту.

– Бүген балыкка барырга кармак­ларымны да әзерләп куйган идем дә, көннәр бозылып китте бит әле. Хәзер суларда балык та юк шул. Элек Зөя елгасыннан балыкка баргач тоткан балыкны алып кайтыр­га савыт җитми торган иде. Соңгы елларда балык күп дип әйтеп булмый, – ди ул.
Исеменең тарихы турында да сорамый кала алмадык без аңардан. Аңа исемне әтисе Җәләлетдин кушкан икән. Колхозлаштыру еллары була ул. Халыкның бер ише колхозга керә, берсе кергәч тә чыга. Икенчеләре колхозга керер­гә теләми. Халык арасында бер дулкын булып ала. Шуннан әтисе яңа туган улына Дулкын дип исем куша. Дулкын бабай аны үзгәртергә дә тели, әмма ничектер уеннан кире кайта. Ә менә хатыны Тәнзилә исемен чынлап та үзгәртә. Ул Татарстаннан читтә үсә, исемен бозып, паспортына Тамара дип язалар. Шул исем белән шактый йөри ул. Кияүгә чыгып күпмедер вакыт үткәч, паспортын алыштырыр­га баргач, исемен Тәнзилә дип үзгәртә.

Танышу тарихларын да сөйләп алды безгә Дулкын бабай. Ул ронода бухгалтер булып эшләгәндә, агитбригада белән авылларга йөри. Зур Күккүз авылында концерт куйганда, аны шушы авылга Мәскәү өлкәсенең Хотьково шәһәреннән туганнарына кунакка кайткан кыз ошатып кала. Бервакыт Дулкын бабайга Тамара исемле кыздан хат килә. Кемдер шаярта дип уйлый егет, әмма җавап хаты яза. Башта хат аша аралашалар, аннары өйләнешеп куялар.
Бер ел элек Дулкын бабай хатынын югалткан. Хәзер ул ялгызы яши. Янына балалары, оныклары гел килеп йөри.

Дулкын бабай безне, рәхмәтләр әйтә-әйтә, капка төбенә кадәр озата чыкты. Машина кузгалып киткәнче кул болгап торды ак күңелле ак бабай.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading