Үзем турында язганнарын яратмыйм, ди Апас районы Сатмыш авылында гомер итүче Галиябану апа Мингалиева.
Тормышы да җиңел булмый аның. Әтисе сугыша китмәсә дә, ачлык, ялангачлык аларны да читләтеп узмый. Кеп-кечкенә кызларны колхоз эшенә чыгаралар.
Башак җыйдыртып, басуда чүп утатып, бәгырьгә тияләр иде, дип искә ала сугыш елларына туры килгән балачагын героем. Яшелчә бакчасына буадан су ташулар, тавык тизәге җыюлар – берсе дә калмый.
Сугыштан соң Галиябану апа һөнәр үзләштерергә ниятли. 16-17 яшьлек кыз киләчәген мөгаллимлек белән бәйләргә теләп, Казанга укырга килә. Училище башкаланың 12нче мәктәбе белән бер бинада. Аскы катта – училище, өстә – мәктәп.
– Сугышан соңгы авыр еллар иде. Кием юк, ягулык юк. Диплом алгач, Биябаш мәктәбендә укыта башладым. Балалар ялангач. Киемнәре юк, ямаулы киемнәр. Хәтеремдә, бер укучым мәктәпкә килмәде. Ник килмәде дип сорыйм. Оялып утыралар, әйтмиләр. Әти-әниләре авырыймы, үзе авырыймы әллә дим. Шул укучының күршесе: “Алар мунча яккан иде. Киемнәрен югач, яңадан кияргә киеме юк. Кипкәнен көтә”, – диде. Алыштырып кияргә дә киемнәре юк иде балаларның. Аларның уку кайгысы да булмагандыр. Әмма уку программасын да үтәргә кирәк иде бит. Биябашында бик авыр елларым булды. Сугыштан соң башка фән укытучылары да җитми иде. Өч елдан үзебезнең якка кайтартылар. Рус теле укыта башладым. Шыгай дигән авылда эшләдем. Анда төштән соң да укыта идек. 1967 елны кар күп яуды. Гыйнвар ае иде. Шулай мәктәптән кайтканда трактор астында калдым. Трактор белән салам тарттыралар иде. Трактор артындагы “волокуша”сы күпердәге баганага эләгеп, кырыйгарак ауган. Тракторга юл бирәм дип кырыйга да кергән идем. Трактор артыннан кайта торган мәктәп балалары “волокуша”га тотыналар икән. Трактор йөртүче алар белән берәр нәрсә булмасын дип, борылып-борылып карап кайта икән. Мине күрмәгәндер инде. Башымда яулык, шәл, бүрек. Тракторның якынлашканын да ишетмәгәнмен, күрәсең. Шунда “гусеничный” трактор астында калдым. Бәхетемә, ничектер уртада туры килгәнмен. Бер аягым гына тимер астында калган. Кулларым, аякларымны җәеп егылган булсам, кулсыз да, аяксыз да каласы идем, – дип искә алды ул вакытларны Галиябану апа.
Галиябану апа Казанда дәвалана. Аягы авыртканга, соңрак яшь укытучыны аннан Сатмыш авылы мәктәбенә билгелиләр.
Тормышы җиңел булмый аның. Иреннән яшьли аерыла. Ул чакта аңа 24 яшь кенә була әле. “Хәзергәчә әйтсәк, холыкларыбыз туры килмәде”, – ди бу хакта үзе. Бер ул үстерә. Тик ул да озын гомерле булмый. Зөфәр абый яман шеш белән авырып, 51 яшендә дөньядан китә. Оныклары һәм килене Казанда тора. Галиябану апаны туганының кызы шәһәрдән кайтып, карап, тәрбияләп тора. Ул Казанга киткәндә, олы булуына да карамастан, ялгызы яши.
– Әле 3-4 ай элек кенә комага китеп яттым. Мине үлгән дигән булганнар инде. Ашыгыч ярдәм килгәч тә, моны ничек алып китәсең инде, аны җирләргә генә кирәк, дигән. Гомерең бетмәсә, яшисең икән. Нәселебездә озын гомерлеләр күп. Апам 40 елдан артык укытучы булып эшләде, ул 90 яшендә үлде. Әткәй 92 яшендә үлде, – ди үзе дә 91не тутырган Галиябану апа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар