Шәһри Казан

«Ачуланып чыгып китә, «карчык» дип елмаеп кайта иде»

Азнакай районының Кәкре Елга авылына баргач, 60 елга якын бергә гомер итүче Тәскирә һәм Әмир Мостафиннар белән танышырга туры килде. Бергә яшәүләренә – 58 ел.

– Шушы вакыт 58 көн кебек тә узмады. Ачуланышып яшәгән булсак, бик озак кебек тоелыр иде. Матур итеп яшәгәч, гомернең ничек тиз узып китүен дә сизми калдык. Әмир гомер буе комбайнда басуда эштә булды, мин балалар белән йорт эшләрен алып бара торган идек, – ди Тәскирә апа.
– Безнең бит ачуланышыр­га вакытыбыз да булмады. Хәзер дә 15 баш умарта тотабыз. Сәламәтлек борчып тормаса, эштән аерылмаска иде әле, – дип елмая Әмир абый.

Гаилә башлыгы мәктәпне тәмамлаганнан бирле гомере буе колхозда хезмәт иткән кеше. Кыш көне фермада маллар арасында булса, җәен кырда эшләгән.
– Әмирнең әтисе сугышка киткән дә бернинди хәбәр-хәтерсез югалган. Каенана, ике кечкенә баласын җитәкләп, ялгызы калган. Шуңа күрә балалар да тырыш, сабыр булып үскәннәр, – ди Тәскирә апа.

Ул үзе төрле эшләрдә эшләгән. Мәк­тәптә балалар да укыткан, банк­та да, сельпода да тырышып хезмәт куйган.
– Кайда гына эшләсәм дә, эшемне яратып башкара идем. Бервакытта та кешеләр белән ачуланышып эшләмәдем. Хәзер кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне күрәм дә аптырап куям. Ачуланышыр­га гына торалар, – ди ул.

Реклама

Өч бала үстереп, бүгенге көндә уллары тәрбиясендә гомер итүче әлеге матур әби белән бабай турында авылдашлары:
– Алар безнең өчен Ак әби белән Ак бабай. Авылның иң хөрмәтле кешеләре. Гомер буе берсен-берсе көйләп, саклап, санлап кына яшәделәр. Бервакытта да тавыш күтәреп тә эндәшкәннәре булмагандыр. Авыл Советында бухгалтер булып эшләгәндә, Тәскирә апа турында: «иң рәхәт итеп эшләгән кешеләрнең берсе иде», – дип сөйлиләр иде. Уңган-булган, ипле, ни сорасаң, шул бар аңарда, дип әйтәләр иде, – диләр.
Киленнәре Рәзилә ханым да каенанасы белән каенатасы турында җылы сүзләр җиткерде.

–  Шушы йортка килен булып төшкәнгә 30 елдан артык. Чыннан да, бер тапкыр да бер-берсенә авыр сүз әйткәннәрен ишеткәнем юк. Безгә, балаларга да, тавыш күтәргәннәре булмады. Аллага шөкер, барыбыз да шушы туган нигезгә җые­лабыз. Гаилә бәйрәмнәрен һәрчак бергә үткәрәбез, – ди ул.

58 ел иңне-иңгә куеп яшәгән Мостафиннар яшьләргә дә сабырлык тели.
– Сабыр булырга кирәк. Сабыр төбе – сары алтын дип, юкка гына әйтмәгәннәр бит. Сабыр булсаң, бар да узып китә. Бабагыз ачуланып чыгып китә иде дә «карчык» дип кайтып керә иде. Басуга чыгып киткәндә өч йомырка, бер литр чәйне кайнатып бирә идек. Шуның белән 12-15әр сәгать эшләп кайта иде. Балаларга гына бар сабырлыкны биреп бетерә алмадык шул... Аллага шөкер, олыгайган көнебездә җылы өйдә якты йөз белән тәрбияләп торалар. Тигез яшәсеннәр, бәхетле булсыннар, дип, догадан калдырмыйм үзләрен, – дип озатып калды безне Тәс­кирә апа.


Азнакай, Кәкре Елга

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 декабрь 2018 - 15:37
    Без имени
    Исэнлектэ, саулыкта гомер кичерегез, Эмир абый- Тэскирэ апа!!! Эле дэ кайчан барып керсэн дэ я парлашып умарталары яныннан килеп чыгалар, я елмаеп якты йоз белэн ойлэрендэ каршылыйлар!!! Рэхмэт Сезгэ!!!