16+

Ачуым чыкканда, шкафтагы әйберләрне ишеп төшерә идем. Тынычланыр өчен...

Гаилә таркалуның сәбәбен һәркем үзенчә аңлата. Кемдер фатир юклыкка, кемдер акча җитмәүгә, кемдер холыклар туры килмәүгә сылтый.

Ачуым чыкканда, шкафтагы әйберләрне ишеп төшерә идем. Тынычланыр өчен...

Гаилә таркалуның сәбәбен һәркем үзенчә аңлата. Кемдер фатир юклыкка, кемдер акча җитмәүгә, кемдер холыклар туры килмәүгә сылтый.

Танылган абыстай Сәйдә Аппакова моны яшьләрнең тормышка яраклашмавыннан күрә. Кемдер бала тәрбияләргә вакыт калмый, дөнья куабыз, дияр. Сәйдә абыстайның моңа да җавабы бар.
– Әнине мисал итеп китерәм. Ул умартачылыкта эшләде. Безне дә үзе белән ияртеп алып бара. Үзе эшли, шунда ук безне дә игътибарыннан читкә җибәрми. Уйнап алыйк әле дип, йорт төзергә куша иде. Чыбык-чабык, вак ташлар китереп бирә. Башта үзе таш белән чыбыкларны җиргә кагып бирә. Аннары, «өй салып бетергәч», түрдә каенанаң белән каенатаң булыр, үзегезгә дә урын әзерлә, без дә кунакка килербез, Коръән ашлары уздырырбыз, дия-дия, уйнатып та ала, вәгазен дә сеңдереп бара иде. Кечкенәдән үк каенана белән каената дигән кешегә зур хөрмәт күрсәтелергә тиешлегенә басым ясады. Җиде яшьтән үк эшкә өйрәттеләр.

Хәзер исә яңа өйләнешкән яшьләр ата-ана алып биргән фатирда яши башлый, эш рәтен белмиләр, бер-берләренә юл куймый. Ачуланышалар да әниләр янына кайтып утыралар.

Гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Ул чын мәгънәсендә артист булырга тиеш. Ашарга пешерә, өйдә ипи юк. Ир кайта да, кибет яныннан узып киткәнсең, ипи кереп алмагансың, бөтен эш миңа, дип әйтеп куя. Шулай дип каршы алган хатын кемгә ошый? Ачулы ир йә диванга ятып телевизор карый, яки чыгып китә дә сырамы, аракымы алып эчә. Акыллы хатын исә: «Җаным, ипигә генә чыгып кер әле, мин ашны пешерә торам», – ди. Бер үк гозереңне ике төрле итеп җиткерергә була. Каенатам да: “Кызым, ирләрне команда биреп җиңеп булмый, җаным дип әйтергә тырыш”, – дия иде. Шул «җаным» сүзе бөтен нәрсәне рәтли дә куя.

Ачудан тыелып калырга өйрәнергә кирәк. Ир әйтте дип, хатын әйтсә, хатын әйтте дип, ир әйтсә – сугышырга гына кала. Эндәшми калсагыз, тыныч кына узып китә.

Ирдән икмәк салмыйлар
– Хатынны алыштырам, ирне куып чыгарам дип сөйләнәбез. Ярар, аердың ди, аның артында ун кеше басып торамы әллә? Икенче кат кияүгә чыккан хатыннар белән аралашкан бар. Беренче ирем монысына караганда җайлырак булган икән, ир өстенә ир алыштырып йөри дип, начар даным чыкмасын өчен аерылмыйча түзеп яшәдем, дип авыр сулый алар. Күрше тавыгы шулай күркә булып күренә инде ул. Яныңда булганның кадерен белергә, аңа җайлашырга тырышырга кирәк.
Каенатам: «Көндез җиңә алмасаң, төнлә җиң иреңне», – дип әйтә иде. Элек ирдән икмәк салмыйлар, диләр иде, тормышка чыккансың икән, сабыр бул, – ди абыстай.

Ашка бәрәңгене ир турасын
– Өй эшләрендә ирләр хатыннарына булышырга тиеш. Хатын-кыз эше дип бүлеп карау дөрес түгел. Монда да хатын зирәклеге таләп ителә. Өй эшләренең яртысын иргә бүлеп биреп, аны да гаилә тормышына күнектерергә, хуҗалыкта ярдәм итәргә өйрәтергә кирәк. Каенатам да миңа шулай дип киңәш бирде, аш пешергәндә бәрәңгесен ул чистартсын, яныңда тот, дия иде. Базар, кибеткә дә ирең барсын, авыр сумкалар күтәреп йөрмә, диде. Баштарак ипи кисәргә кушасың, аннары бәрәңгесен туратасың. Һич югы, иреңә газета тоттырып, кычкырып укырга кушасың. Син пешергән арада ул сиңа газета укый. Бу эшләрне җай белән генә кушарга өйрәнегез.

Бер-берегезне эштән чәй куеп көтеп торыгыз, ишектән үк каршы алыгыз, дип киңәш итәм яшьләргә. Балаларга да, әтиегез кайтты, башмакларын китереп бирегез, дисең. Моны күреп торган ир өйдә үзен кирәкле кеше, гаилә башлыгы итеп тоя, үзенә хөрмәт күрсәтүләренә сөенә. Күңеле белән дә гел өйгә тартылачак ул, – ди Сәйдә Аппакова.

Ачу чыкканда, шкаф җыештыр
Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Ачуланышкан чаклар да була. Үпкәләп, авыз турсайтып әллә ни эшләп булмый, үпкәләшү тирәнгәрәк китә.
Сәйдә абыстай андый вакытта үзенә шөгыль таба торган булган – шкаф җыештырган.
– Мин үзем, ачуым чыкканда, шкафтагы әйберләрне ишеп төшерә идем дә шуларны, берәмләп, кабат киштәләргә тутыра идем. Шулай үземә эш ясап тынычланам. Үзалдыңа җырлап җибәрсәң дә була. Шул рәвешле тискәре энергияңне чыгарасың. Шкаф җыештырасың килмәсә, чәй куй. Чәй кайнап чыккач, өйдәгеләрне табынга чакыр. Ирем ачуланышкан вакытта гел чәй куя иде, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading