Сәламәтлек саклау системасындагы үзгәрешләр беренчел звенога да килеп җитте. Республикада сырхауханәләрне ремонтлау буенча зур программа гамәлгә ашырыла. Программаның үзенчәлекләре нидә? Матди сорауларны хәл итү – бер нәрсә, табиб сүзе белән дәвалый, диләр, аларның авырулар белән мөнәсәбәтләре ничек корыла? Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел ВАФИН «ШК» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.
Икееллык яңарту
– Республикада сырхауханәләрне төзекләндерү буенча зур программа тормышка ашырыла. Берьюлы 200гә якын объектны төзекләндерү бик җиңел түгелдер. Эш ничек оештырылган, Адел Юнысович?
– Медицина учреждениеләрен яңарту-төзекләндерү буенча безнең тәҗрибә җитәрлек. 2011-2013 елларда ил күләмендә сәламәтлек саклау өлкәсендә бик зур модернизация узды. Моңа 460 миллиард сум акча бүленгән иде, шуның 11 миллиарды безгә тиде. Ике ел эчендә Татарстанда күп эш эшләнде, заманча хастаханәләр барлыкка килде. Ә сырхауханәләрне төзекләндерүгә килгәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны ике елда төгәлләргә кушты. Беренчел звенога караган объектлар 500 мең квадрат метр мәйданны тәшкил итә, аларның 60 процентына ремонт кирәк. Ике елда 197 объектны төзекләндерү күздә тотыла. Мәйдан буенча карасаң, бу, теге чактагы модернизация белән чагыштырганда, бер ярымга күбрәк дигән сүз. Хәзер Казанда, Чаллыда, Түбән Кама, Әлмәттә барлыгы 71 объектта ремонт эшләре бара. Күбесендә эшнең беренче этабы инде төгәлләнгән. Безнең өчен иң мөһиме – биналарны яңарту гына түгел, төп нәтиҗә авырулар, аларның туганнары өчен уңайлы шартлар тудыру. Сырхауханәләрдә дустанә мөнәсәбәт булырга тиеш.
Башланган барлык ремонт эшләре ел азагына кадәр төгәлләнәчәк. Әле программадан тыш та кайбер объектларда төзекләндерү бара. Әйтик, Әлмәттәге балалар сырхауханәсен куллануга тапшырдык, Казанда күптән көтелгән 21нче сырхауханә ишекләрен ачты.
– Сүз уңаеннан, бассейнлы сырхауханә моңа кадәр шәһәрдә юк иде бугай?
– Әйе, бассейннар шәһәрдә күп, ләкин нәкъ менә авыру кешеләргә җайланганнары сирәк. Сырхауханәләрдә тернәкләнү узучы кешеләр өчен суда процедуралар узу мөмкинлеге тудырылмаган. Әйтик, инсульт кичергән кешегә гадәттәгедән җылырак су кирәк. 21нче сырхауханәдә исә бассейнны ясаганда, барлык үзенчәлекләр дә исәпкә алынды. Монда хәтта инвалид арбасында утыручыларга коену өчен дә уңайлыклар тудырылган. Сырхауханәдә онкология бүлеге дә бар. Белгечләр исбатлаганча, медицина хезмәткәре 18 яшьтән узган хатын-кызларда – 40 процент очракта, 30 яшьтән узган ир-атларда 30 процент очракта яман шеш билгеләрен авыруны кабул иткән вакытта ук абайлый ала. Ә яман шешне без бары беренче стадиясендә үк билгеләп, вакытында дәвалап кына җиңә алабыз.
– Ремонт вакытында уңайсызлыклар авыруларны кабул итүгә комачауламыймы?
– Әлбәттә, халык өчен берникадәр уңайсызлыклар бар. Ләкин ремонт вакытында сырхауханәләр тулысынча ябылмый. Ул медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына тәэсир итәргә тиеш түгел. Әйтик, быел беренче тапкыр вакцина салдыру буенча мобиль бригадалар булдырдык. Гриппка каршы прививкаларны җәмәгать урыннарында да ясатырга мөмкин иде.
Табиб – авыруның дусты
– Ә сырхауханәләрдә «дустанә мөнәсәбәт» дигән төшенчә нәрсәне аңлата? Ул учреждениеләр башкаларыннан нәрсәсе белән аерылып торачак?
– Беренчел звенога карата халык ышанычын ничек кайтарырга дигән сорауны үзебезгә еш бирәбез. Халыкка нәрсә кирәк? Тар профильле белгечләргә эләгү мөмкинлеге, барлык тикшерүләрне бер урында үтү, авыруга дәва табу, дөрес яшәү өчен нишләргә кирәклеге турында киңәшләр алу. Без бүген очрый торган авыруларны гына дәваларга тиеш түгел, киләчәктә барлыкка килергә мөмкин булганнарын кисәтү – төп бурычыбыз. Дустанә сырхауханәләр ул – безнең Татарстан стандарты. Бу формат барлык сырхауханәләрдә булачак. Безнең өчен иң мөһиме – пациент. Дустанә сырхауханә ул дизайнерлар ярдәмендә эшләнгән стеналар гына түгел, бу мохитне медицина хезмәткәрләре формалаштырырга тиеш.
Ел башында медицина хезмәткәрләренең форумын уздырдык. Анда корпоратив культураны камилләштерү турында сөйләштек. Сыйфатлы медицина ярдәме ул – команда эшчәнлеге нәтиҗәсе, төнлә, бәйрәм көннәрендә медицина ярдәме күрсәтү башка вакыттагыдан аерылырга тиеш түгел.
Авыруны дәвалау бер хәл, сәламәтлекне саклау мөһимрәк. 50 яшьтә түгел, 70 яшьтә диагноз куярлык булсын иде. Ул чакта авыруларның гомерен медицина ярдәмендә 80-90 яшькәчә озайтырга мөмкин булыр иде.
– Табибка дәүләт порталы аша язылу җайлы булса да, кайберәүләр бу системага ияләнеп бетә алмый. Язылмыйча килгән очракта нишләргә?
– Тугыз ай эчендә 10 миллионнан артык кеше табибларга электрон юл белән язылган. Тик системаның уйланып бетмәгән яклары да бар. Сәламәтлек өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүматлаштыру системасын яңартырга, камилләштерергә вакыт. Әйтик, интернет аша язылучыларның 30 проценты табибка вакытында килми яки берничә көнгә берьюлы языла. Бер көнне килә алмасам, башка вакытта килермен, ди. Бу – икенче берәү, теләп тә, табибка языла алмый кала дигән сүз.
Сүз уңаеннан, сырхауханәләрдә табибларга язылу 70 процент очракта электрон формада булачак. Сырхауханәләрдә махсус инфоматлар урнаштырылачак. Язылмыйча килгән кешене кизү торучы табиб кабул итә.
– Сәламәтлек саклау өлкәсендә халык фикерен тыңлау ничек оештырылган? «Халык контроле» системасы аша шикаятьләр кабул итәсезме?
– Кире элемтә булдыру, халык фикерен белү безнең өчен чынлап та мөһим. Шул исәптән үз эшчәнлегебезне шикаятьләргә нигезләнеп тә камилләштерергә тиешбез. Халык канәгатьсезлек белдереп министрлыкка, шулай ук «халык контроле» системасына мөрәҗәгать итә. «Халык контроле»ндә җавап язып кына котылып булмый. Күтәрелгән проблема чишелергә тиеш. Президент кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга барлык мөрәҗәгатьләрне күзәтеп барырга кушты. Һәр атна саен министрлыкта аппарат киңәшмәсендә үзем дә тикшерәм. Быелның беренче ярты еллыгында шикаятьләр саны кимүе күзәтелә. Медицина ярдәменең сыйфатына, югары технологияле җиһазлардан файдалана алмауга зарланулар сирәгәйде.
– Сырхауханәләргә белгечләр җитми дигәнне дә еш ишетергә туры килә. Аларны җәлеп итү өчен нәрсә эшлисез?
– Татарстан Президенты ярдәме белән, инде дүртенче ел медицина тармагына белгечләр җәлеп итү буенча грант системасы эшли. Төп игътибар – беренчел звено белгечләренә: педиатр, участок терапевтлары, ЛОРлар, күз табиблары, эндокринологларга. Татарстанда, бу программа кысаларында, 617 белгеч эшкә урнашкан, 330ына фатир бирелгән. Эш, яшәү урынын алыштырырга әзер белгечләрне Татарстан сырхауханәләрендә көтеп калабыз. Табиблар өчен йортлар чагыштырмача тиз төзелә.
– Медицина хезмәткәрләренең корпоратив культурасын камилләштерү буенча ниләр эшләнә?
– Быел без «Корпоратив университет» дигән проектны гамәлгә ашыра башладык. Ноябрь башында, Президент карары буенча, Россия саклык банкы корпоратив университеты белән берлектә, тренинг-семинарлар оештырылды. Ел саен Америка Кушма Штатларындагы Мэйо клиникасы экспертлары тәҗрибәсен уртаклашабыз. Минем урынбасарым ул клиникада булып кайткач, «Анда бөек табиблар юк, анда бөек клиника бар», – дигән иде. Без дә бөек хастаханәләр булдырырга тырышабыз. Авыру үзен медицина учреждениеләрендә иркен хис итәргә тиеш. Табибның үзен авыру урынына куеп, аның күзләре белән күрә белүе, колаклары белән ишетүе, йөрәге белән тоюы мөһим. Мэйо клиникасында бу сәләтне «эмпатия» диләр. Без шул дәрәҗәгә омтылабыз. Бу – профессиональлекнең бер өлеше. Санитаркадан алып министрга кадәр, кадерле булган кыйммәтләрне билгеләдек: һәр авыруны, аның туганын кайгыртып, команда белән эшлибез. Кеше гомерен коткарганда, командасыз булмый. Хирург, анестезиолог, реаниматолог, шәфкать туташлары... Команда белән эшләгәндә генә җиңүләр яулана, батырлыклар эшләнә.
Фото: Kp.md
Комментарийлар