Эчкә бераз җылы ризык кергәч, аның кечкенә башы тагы үзенең элекке хыялларына китте: әткәй әйтә, инде, ди, кыш озак калмады, ди. Шулай бит, әткәй, челләсе үтте бит инде. Менә күп тормас, кар эри башлар. Урамда сулар-елгалар агып китәр. Аннан соң җирләр кибәр. Без, ди, былтыргы кебек кардан ашлык башаклары җыярбыз. Аннан соң агач яфрак ярыр, аны җыярбыз. Минем кармагым әле дә очырмада ята. Мин балыкка йөрермен. Аннан соң ди, бакалар, йомраннар, кошлар тотарбыз. Аннан соң... аннан соң, ди, яңа ашлык та... җитәр, ди. Шулай бит, әткәй?
Зәйни шулай тыкылдаганда, Гыйльман мичкә аркасы белән сөялеп тора иде... ничектер тезе бөгелгән кебек булды... да идәнгә ауды.
– Бу ни хәл? – дип янына килсәләр, аның тәне суынып бара иде инде.
Күп заманнар буенча ачлыктан кыркылып бөрешкән эченә кинәт ашау ярамадымы, әллә аның тәнендә тереклек акрынлап бетә-бетә шулай үлем җиткән чагына туры килделәрме – моны белә алмадылар, белергә дә теләмәделәр. Чөнки бу бик артык гади эш иде.
Балалар белән Фатыйма өйдә калды. Гәрәй, үлек турында аның йорттагыларына хәбәр итәргә дип, тышка таба кузгалды.
Алар ерак түгел иде. Ике хатын, бер ир килде, мәетне аркылы агачка салдылар да күтәреп алып киттеләр.
Фатыйма бу өйдә озак кала алмады. Аны берничә көннән соң җиңгиләре килеп алдылар: «юктан качып йөрисең, үзең теләмәсәң, сине кем бирсен», – дип шелтәләделәр.
Фатыйма теләмәде, шулай да аны бер атнадан соң икенче бер юлаучыга унбиш кадак он бәрабәренә биреп җибәрделәр.
Ул гомерендә күрмәгән тимер юлларда, вагоннарда булды. Айлар үткәч, Ташкент вокзалында тулы йөзле, кара сакаллы, чалмалы, яшелле-сарылы чапан кигән бер адәмгә дүрт пот ак онга сатып җибәрделәр. Бу эштә барлыгы биш кеше азмы-күпме табыш иттеләр.
Ул бар чакта Гәрәйнең өендә азрак җан сизелә иде, хәзер балалар тагы ятимлектә калдылар. Мәгәр малай тиз бирешмәде.
Актырнакның ите беткәнгәчә, Зәйни элеккегечә тере булып, туктаусыз сөйләп, хыялланып йөренде.
Гәрәйнең әйтерсең теленә таш бәйләгәннәр: ул шундый сүзсезгә әйләнде. Балаларына да элекке кебек җылы эндәшүе калмады. Сорый башласаң, унга бер җавап кайтара. Нәфисә бер нәрсә дә сизенмәде, мәгәр зирәк малай Зәйни кайбер вакыт атасының күз карашларыннан куркып китә, кечкенә йөрәгенә караңгы шом төшә иде. Ул тагы, әнкәсе исән, апасы өйдә вакыттагы кебек, калага качу турында уйлана башлады. Элек атасы белән шәһәргә баргалаган иде. Авылдан авылга сорашып, юл табармын, ди иде. Калада ашаталар икән дип тә белә иде. Мәгәр аны бер нәрсә аптырата – аның өстенә, аягына бер нәрсә дә юк иде. Ул менә шул турыда баш вата, киңәшергә кеше булмау, китәргә үзе кебек бер малай туры килмәү дә аны борчый иде. Шулай да ул үз башыннан каланы чыгара алмады, атасының куркыныч күз карашларын сизгән чакларда аның бу уе тагы ныграк көчәя барды.
Комментарийлар