16+

Адвокат Руслан Нагиев: «Ир баш була белсә, гаилә таркалмый»

Җинаять эшләрен тикшерү буенча Татарстанның 30 топ адвокатлары исемлегенә кергән Руслан Нагиев җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Күпләр аны мөселманнар мәнфәгатьләрен яклаучы буларак белә. 2015 елда Мордовиянең Азюрка авылындагы мәктәптә мөслимәләргә яулык ябуны тыюга каршы эш белән дә истә калды Руслан. Хәзер менә татар теле дәресе сәгатьләрен кыскарту буенча укытучыларны яклауга алынды.

Адвокат Руслан Нагиев: «Ир баш була белсә, гаилә таркалмый»

Җинаять эшләрен тикшерү буенча Татарстанның 30 топ адвокатлары исемлегенә кергән Руслан Нагиев җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Күпләр аны мөселманнар мәнфәгатьләрен яклаучы буларак белә. 2015 елда Мордовиянең Азюрка авылындагы мәктәптә мөслимәләргә яулык ябуны тыюга каршы эш белән дә истә калды Руслан. Хәзер менә татар теле дәресе сәгатьләрен кыскарту буенча укытучыларны яклауга алынды.

Руслан Нагиев – яхшы адвокат булуыннан тыш, менә дигән гаилә башлыгы. Авылга кайта алмаган ялларда без Нагиевлар гаиләсендә еш кунак булабыз. Руслан да, Диләрә дә һәрчак ачык йөз белән каршы ала: мунчалары ягылган, мәтрүшкәле чәйләре кайнар. Үзләре гади, эчкерсез, күпләргә үрнәк булырлык.

Аларның гаилә корып яши башлауларына март аенда 19 ел була. Икесе дә Казанда туып-үскән. Шәригать кануннары буенча яшәү – тормышларының алтын баганасы.

– Дингә килгәч, бер-беребезгә тагы да якынайдык, уртак фикерләребез, эшләребез, дусларыбыз күбәйде. Безнең өчен яңа, тагы да бәхетле чор башланды дисәк тә була. Син инде бер-береңне Аллаһ ризалыгы өчен яратасың, бәхетле итәргә тырышасың. Шулай ук иң мөһиме – гаиләдә беркемнең дә тәмәке тартмавы, хәмер кулланмавы. Адвокатлык эшчәнлегемнән чыгып әйтә алам: 80-90 процент тәртип бозуга нәкъ менә начар гадәтләр сәбәпче, – ди Руслан.

– Хәзер ике парның берсе аерылыша. Көндәлек вак-төяк мәсьәләләр мәхәббәтне бетерә диләр, килешәсезме? – дип сорыйм.
– Пәйгамбәребезнең «Мәхәббәт ул – бер-береңә хөрмәт» дигән сүзе бар. Чынлап та шулай. Баштагы елларда холыкларыбызның кайсыдыр яклары белән килешеп бетмәсәк тә, тора-бара инде күз йома башлыйсың. Мәсәлән, мин, хатын-кыз буларак, иремне өйдәге вак-төякләр белән борчымаска тырышам. Ул – гаиләне матди яктан тәэмин итүче, башы-аягы белән эшкә чумган. Кирәкле түләүләрне башкару, әйбер алу, балаларны барлап йөртү – минем өстә. Шулай ук хатын-кызга сабыр булу кирәк. Дингә килгәнче, миңа бу авыррак бирелә иде. Ә хәзер аның үтенечләрен үтәүдән, аңа ярарга тырышудан ләззәт алам, чынлап та үземне ир ышыгында тоям. Исламда хатын-кызны буйсынып изелеп яши дип уйлап ялгышалар. Бу һәркемгә үзенең урынында калырга ярдәм итә, – ди Диләрә.

Сүзгә Руслан да кушыла:
– Хатын-кызлар хәзер ир артында кала белми. Шуңа да күп бәла килеп чыга. Безнең нәселдә бөтенләй дә аерылышу булмаган, без ата-бабаларыбыздан үрнәк алабыз. Улларыбызга без – үрнәк. Традиция, гаилә кыйммәтләре, дин кануннары дигән нәрсә, кыйблабыз бар. Ә хәзерге яшьләр күбрәк Европа илләренә йөз тота, ир ир була белми.
Нагиевлар дүрт бала тәрбияләп үстерә. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр ала. Беренче уллары Тимурлан туганда, алар студент кына әле. Машиналары, уңайлы тору урыны юк вакыт. Икенче уллары Арыслан тугач, иске торак программасы буенча яңа фатир алалар. Бер-бер артлы ике кызлары – Мәрьям белән Әминә – дөньяга аваз салгач, ихлас сораган догалары да кабул була: иң зур хыялларының берсе – зур йорт салып чыгалар.

– Балаларны тәрбияләүдә нәрсәгә күбрәк игътибар бирәсез? – дип кызыксынам.
– Хәзер балалар гаджетларга мөкиббән. Аңардан читләштерү өчен, балалардан өйдә кул эшләнмәләре ясаттырабыз, бакчага алып чыгабыз, табигатьтә булырга тырышабыз, кыскасы, бер минут буш вакытларын калдырмаска тырышабыз. Хәтта берара каз-тавык та асрадык. Бала нәрсәнең каян ничек килгәнен аңларга тиеш. Иң яхшы тәрбия ул – хезмәт. Шулай ук малайлар йөзү, су полосы белән шөгыльләнә, кызлар биергә өйрәнә. Әти-әниләр комитетында оештыру эшләрен башкарып йөрү дә балаларның нинди мохиттә, кемнәр белән аралашуын белеп торырга ярдәм итә. Безнең белән яшәүче әниебез – әбиләре дә аларны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, – ди Нагиевлар.
 
Хокук сагында тору Нагиевлар гаиләсендә нәселдән килә. Русланның әтисе Эчке эшләр министрлыгында эшләп лаеклы ялга чыккан, танышым үзе дә адвокатлык эшчәнлеген сайлаган. Ике улларының да хокук яклау өлкәсендә белем аласылары килә икән.

Гаиләгезне киләчәктә ничек күз алдына китерәсез, дигән сорауга Нагиевлар: «Иң мөһиме – гел шулай зур түгәрәк өстәл артында тулы булып җыела алсак иде. Хәзер дә кем эштә, кем тренировкаларда, бергә җыелышып чәй эчүне, табигатькә чыгып керүне атнага бер булса да оештырырга тырышабыз. Алга таба килен, кияү, оныклар белән тагы да артсак иде. Безнең көчебез – күплегебездә», – диделәр.

Лилия Гатауллина, Казан

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бәхетле булыгыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллаhыга шөкер!

      Мөһим

      loading