16+

Африкадан үрнәк аласы иде, яки халык саны нигә кими?

Һәркем үз эше белән мәшгуль: берәүләр карантин бушка узмады, хатын балага узды дип, шатлыгын инстаграмга чыгарып селкегәндә, океан арты белгечләре халык күпкә кимиячәк, 21 гасыр ахырында Россиядә 40 миллионга азрак булачак дип фаразлый. Моның төп сәбәбе – туучылар саны кимү бару. Карантинга гына ышанып ятып хәлне уңай якка борып булмый икән. 

Африкадан үрнәк аласы иде, яки халык саны нигә кими?

Һәркем үз эше белән мәшгуль: берәүләр карантин бушка узмады, хатын балага узды дип, шатлыгын инстаграмга чыгарып селкегәндә, океан арты белгечләре халык күпкә кимиячәк, 21 гасыр ахырында Россиядә 40 миллионга азрак булачак дип фаразлый. Моның төп сәбәбе – туучылар саны кимү бару. Карантинга гына ышанып ятып хәлне уңай якка борып булмый икән. 

Әлеге фаразларның нигезендә белем алу дәрәҗәсенә бәя бирү ята. Галимнәр исәпләвенчә, хатын-кыз белемлерәк булган саен балага сирәгрәк уза, бу эшне азаккарак калдыра. Карьера ясагач та өлгерермен әле диючеләр бездә генә түгел, дөнья буйлап күзәтелә. Фаразлау моделе 1950 еллардан башлап бүгенгә хәтле булган арада кулланылган һәм ул дөрес нәтиҗәләр күрсәткән. Димәк, узган гасыр урталарыннан башлап хатын-кызның белем дәрәҗәсе үсә барган саен туучылар саны кимегән. Шунысын да онытырга ярамый, ул чагында СССР иде әле, ә анда бер без генә яшәмәдек. Башкаларда туучылар саны бүген дә начар түгел, укып баш ватмыйлар күрәсең.

Халык саны кимү кичектергесез һәм аны туктату мөмкин түгел дип ышандыралар. Бүген “бәби-бум”ы булган Кытай, Һиндстан, Индонезия, Бразилия, Африканың кайбер дәүләтләрендә тагын өч дистә елдан кризис башланачак. Бүген туган балалар 30 яшькә җиткәндә, аларның тирә-юнендә күпчелекне өлкән яшьтәгеләр тәшкил итәчәк, эш белән кытлык булмаячак. Эшнең күп булуы да начар түгел – берничә җирдә эшләү мөмкинлеге артачак, чөнки  казнаны тутыруга киткән зур күләмдәге салымнардан соң әллә  ни күп калмый. Әмма берничә җирдә эшләгән кешенең тагын бала үстереп ятарга вакыты булмый, болай да яхшы булмаган демографик хәл уңай якка үзгәрер дип көтәсе юк. Кайчандыр Җир йөзендә халык санын нормада тотуны табигать төрле афәтләр, сугышлар белән үз өстенә алса, бүген кеше үз-үзен бетерә, бикләнә, нәсел калдырмый. Халык саны буенча Җир йөзендә баланс булсын өчен бер хатын-кызга уртача ике бала туры килергә тиеш ди, белгечләр. Бернинди дәүләт сәясәте дә, икенче һәм аннан соң туган балаларга зур суммалар бирелү дә туучылар санын арттыра алганы юк әле. Бу хәл үзгәрешсез калганда кешелек акрын гына картая барачак.

Без гел артта калган дип карарга ияләнгән Африканың үрнәк алырлык яклары да юк түгел икән. Биредәге дәүләтләрдә халык санының арта баруы хатын-кызның белеменә генә бәйле түгел – икътисад үсә, дүрт ел элек дөньяда нык үсеш алган икътисадның яртысы Африкага туры килгән. Кениядә, мәсәлән, җан башына туры килгән керем күләме Көнбатыш Европаның кайбер дәүләтләрен узып бара. Ихтыяҗ булгач, сату да бар. Европада уртача яшь – 42, АКШта – 35, Африкада исә – 19. Шул яшьләр – кулланучылар базары да, икътисад үсеше дә. Менә сиңа Африка. Бу континентта туганлык элемтәләре бик нык. Халык өметен коррупция чәчәге аттырган хакимият белән бәйләми, ярдәм сорап туганнарына бара. Туганлык җепләре нык булганда туучылар саны арта – кабиләләр никахларны һәм балалар табуны хуплый. Белгечләр фикеренчә, туганнар-якыннар белән булган элемтәне Европадагы кебек (бездәгечә) яшьтәшләр, коллегалар фикере һәм абруе алмаштыра икән, туучылар саны кими. Мең яшә, мең өйрән, ди, Африкадагы кебек туганлык җепләре җитеп бетмидер ахры безгә...

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading