16+

Агач машиналар да була

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр борынгылар. Рәмзил Фәрдиев белән Айрат Гатаулин җитмеш кенә түгел, йөз төрле һөнәр белә. Туристларга Казан буйлап экскурсияләр дә үткәрә алар, фотога төшерергә дә хирыслар. Ә хәзер, агачтан уенчыклар ясап, бизнес өлкәсенә дә кереп киткәннәр.

Агач машиналар да була

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр борынгылар. Рәмзил Фәрдиев белән Айрат Гатаулин җитмеш кенә түгел, йөз төрле һөнәр белә. Туристларга Казан буйлап экскурсияләр дә үткәрә алар, фотога төшерергә дә хирыслар. Ә хәзер, агачтан уенчыклар ясап, бизнес өлкәсенә дә кереп киткәннәр.

– Ике ел элек иптәш малай: «Агачтан Камаз машинасы ясый беләсеңме?» – дип кызыксынды. Ул андый уенчыкларны Санкт-Петербург шәһәрендә күреп кайткан икән. «Әйдә без дә ясап карыйк әле», – диде. Беренче Камазны ясау өчен ике айлап вакыт китте. Барысына да үзем интернеттан өйрәндем, «ВКонтакте» төркемнәрендә дәресләр алдым, – дип таныштырды эш тәртибе белән Рәмзил Фәрдиев.

Әлеге уенчыклар конструктор тибында. Аны икенче төрле 3Д пазл дип тә йөртәләр әле. Айрат Гатаулин сүзләренчә, агач конструктор балаларның моторикасын, кул белән эшләү сәләтен үстерә.

– Хәзер балалар өчен шулкадәр күп уенчык тәкъдим итәләр, күзләр чагыла. Безнең уенчыклар экологик яктан чиста, бала сәламәтлеге өчен зарарсыз булуы белән бер башка өстен. Уенчыклар пласмасстан түгел, агачтан ясала бит. Уенчыкларыбыз әти-әни белән балаларны берләштерергә дә сәләтле әле, чөнки конструкторны бала алар белән бергә җыя. Сабыйга да рәхәт, әти-әнинең дә күңеле тыныч. Без уенчыкларыбызны өч яшьтән олырак булганнар өчен ясыйбыз, – диде Айрат.

Уенчык машиналар фанерадан ясала. Конструкторлардан тыш, егетләр өстәл, урындык, светильник кебек өй җиһазлары да ясый. Татар орнаменты төшерелгән бизәнгеч әйберләр өчен тартмалар, агач тышлы блокнотлар да эшли башлаганнар. Камаз машинасын чит илләр дә яратып ала икән: берсе Канадага кадәр киткән.

Уенчыкларны егетләр белән беррәттән өч дизайнер, дүрт конструктор эшли. Самара, Минзәлә, Лениногорскида агач уенчыклар кибетләре ачканнар. Якын киләчәктә Әлмәт, Уфа, Казанда да ачарга ниятләре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading