Агрессив балалар урамда да, мәктәптә дә еш очрый. Сәбәпләр төрле: артык актив балалар эмоцияләрен йөгәнли алмый, ашыйсы килгәндә, арыганлык тойганда тиз кызып китәргә мөмкиннәр. Балага карата гаиләдә кырыс мөнәсәбәт, аның алдында әти-әнисе сугышу, бәхәсләшү, наз, игътибар җитмәү дә агрессиягә китерә. Андый баланы мәктәп партасы артына утырту, укытучы теләгәнне эшләргә мәҗбүр итү җиңел түгел. Сыйныфташларын гел кыерсытканга, аның белән дуслашырга теләүчеләр дә юк.
– Бала шул рәвешле үзенә игътибар җәлеп итәргә тели.Шундый әйтем бар: мин моңа лаек булмаган чакта ярат, чөнки нәкъ менә шул чакта мин синең яратуыңа мохтаҗ. Ничек кенә булмасын, баланың үз-үзен тотышы гаиләдәге мөнәсәбәтләрне чагылдыра, – ди психолог Люция Закирҗанова.
Шуңа да агрессив балалар белән мәктәпкә кадәр гаиләдә эшләргә кирәк. Дәү әни, дәү әтиләр белән сөйләшүдән башласаң да комачау итми дип саный психолог.
Сүзен-сүзгә
Люция Закирҗанова, беренче категорияле педагог-психолог, психология фәннәре кандидаты:
– Әлбәттә, мәктәпләрдә мондый үзенчәлекле балалар белән эш алып бару кирәк. Аларны төрле чараларга тарту уңай нәтиҗәләр бирә. Әмма укытучы никадәр тырышса да, аның методикасы ни дәрәҗәдә заманча булса да, әгәр дә баланың өендә тавыш-гауга икән, аны кыерсытсалар, нәтиҗә юк. Бала үпкәсен икенче көнне мәктәптә чыгара. Бәлки ул үги әтисе белән яшидер, аннан канәгать түгелдер, бәлки әнисе кыерсыткандыр – ни булса да, ачуын сыйныфташларыннан алачак. Тәртипсез балага түзә алмыйча, башка ата-аналар директорга, полициягә шикаять язарга мөмкиннәр. Агрессив баланы күзәтү астына алалар. Башка мәктәпкә күчерергә дә мөмкиннәр. Кыскасы, балага булышыр урынга аны җәзага тарталар. Баланың гаиләдәге мөнәсәбәтләрен берәү дә тикшерми, бар гаепне укытучыга аударып калдыралар. Чөнки шулай җайлырак, укытучының эше һәрчак күз алдында бит. Агрессив балалар белән эшли торган махсус психология үзәкләре бар, тик әти-әниләрнең бик азы гына андагы белгечләргә мөрәҗәгать итә.
Ә сез агрессив балалар белән эшләүнең нинди алымнарын тәкъдим итәсез?
Фирдания Зарифуллина, Казан шәһәре Совет районының 40нчы балалар бакчасы мөдире: – Агрессив сабыйлар балалар бакчасында ук очрый. Тәрбияченең кулын тешләүчеләр дә бар, тиз кызып китүче балалар була. Бер сабый бар иде бездә. Ул тиктомалдан иптәшенең башына сугарга, урындык тотып атарга мөмкин. Баланың холыксызланган вакытын фотога төшерергә рөхсәт ителми. Аны каты шелтәләргә дә ярамый. Мондый балалар белән тәрбиячеләр аерым эшлиләр. Әти-әни рөхсәте белән, аларны психологка алып керәбез. Нәтиҗә сизелә. Шулай да төп тәрбияне гаиләдән башларга кирәк. Агрессив балаларны спорт секцияләренә бирергә, төрле чараларда катнаштырырга була. Әле гади балалар бакчаларына акыл ягыннан үсеше тоткарланган балаларны да йөртергә телиләр. Инвалид баланы социаль тормышка яраклаштыру ягыннан бу файдалы, әлбәттә. Ләкин башта кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Болай да төркемнәрдә 30ар бала, шуның берсе генә дә зәгыйфь икән, аңа аерым тәрбияче, медицина хезмәткәре кирәк. Сәламәт балалар арасында да аерым игътибар таләп итә торганнары җитәрлек ләбаса.
Илназ Баһ, өч малай әтисе, җырчы: – Бездә каеш бар. Сүз тыңламый башласалар, сукмасам да, каеш белән куркытам. Кечкенәсе хәтта каешны үзе үк алып килеп бирә. «Ярамый» дигәннән дә шүрлиләр. Планшетларын тартып алсаң, уеннарыннан бүлсәң, канәгатьсезлек белдереп алалар анысы. Мондый чакта баланы башка уенга тартырга, беренче чиратта игътибар бирергә кирәк дип уйлыйм. Агрессив балаларны тынычландыру өчен, бәлки, табиб белән киңәшләшеп, үлән чәйләре дә бирергә буладыр. Мондый баланың психологиясен аңларга тырышырга кирәк.
Анфиса Миннекаева, Башкортстанның Илеш районы физик яктан мөмкинлеге чикле балалар өчен коррекция мәктәбендә декоратив сәнгать җитәкчесе: – Без балаларны хезмәт белән тәрбиялибез. Балчыктан, гипстан төрле сыннар, куна такталары, рәсемнәр ясый алар. Бакчада эшлиләр, һөнәрләр үзләштерәләр. Хәтта малайлар да тегә белә. Эш белән мавыккан баланың тәртип бозарга вакыты калмый, кул эшләре тынычландыра. Борчылганда, күңел төшкәндә, үзем дә остаханәдә юаныч табам, кул эшләре белән шөгыльләнеп онытылам. Иң мөһиме – балага вакытында дөрес юл күрсәтү. Безгә төрле холыклы бала белән очрашырга туры килә. Интернат-мәктәптән чыгып киткәч тә, алар тормышка яраклашып яши алсын, һөнәр үзләштерсен, үзләрен үзләре кайгырта белсеннәр иде дип тырышабыз.
Комментарийлар