16+

“Ак Барс” командасы җиңелүләр сериясеннән котылды

Тимур Билялов чираттагы “коры” матчын уздырды.

“Ак Барс” командасы җиңелүләр сериясеннән котылды

Тимур Билялов чираттагы “коры” матчын уздырды.

Кичә кич “Ак Барс” хоккейчылары үз бозында “Локомотив” командасын отып (3:0), өч матчка сузылган җиңүләрсез сериясен өзде. Казан командасы капкачысы Тимур Билялов  сезонда җиденче “коры” матчын үткәрде.

Шунысы кызык: бу уенда Казан хоккей мәктәбе аша узган, моңа кадәр КХЛда “Ак Барс” өчен генә уйнаган һөҗүмче  Владимир Ткачёв беренче тапкыр элеккеге клубына каршы чыкты. Исегезгә төшерәбез, бу атна башында “Ак Барс” һәм “Локомотив” уенчылар белән алмашты. Ткачев – китте, Казанга Степан Санников һәм Николай Аверин килде. Соңгылары кичә беренче тапкыр “Ак Барс” өчен уйнады.

Моннан тыш "Локомотив"та алдагы елларда "Ак Барс"та уйнаганы булган Александр Свитов, Антон Ландер, Андрей Марков, Михаил Сидоров та чыгыш ясый. Соңгысы үзебезнең егет дияргә дә була – Михаил "Локомотив"ка киткәнче Казанның "Ирбис", "Барс" һәм "Ак Барс" командаларында уйнады.

5 гыйнварда “Ак Барс” Казанда “Трактор” белән уйный.

Сүз уңаеннан, кичә шулай ук Россиянең яшьләр җыелма командасы Чехиядә уза торган Дөнья чемпионатында Канада командасыннан өстен чыкты – 6:0. Ил җыелмасы капкасын Казанның “Барс” командасы капкачысы Әмир Мифтахов саклады.

 

Фото: ak-bars.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading