16+

«Ак Барс» уенын карарга килгән 95 яшьлек әби: «Әй кызык булды!» (ВИДЕО)

95 яшьлек Фатыйма әби Шиһапова “Ак Барс” белән “Нефтехимик” командалары матчын карар өчен Казанга авылдан ук килгән. Ул Биектау районының Казаклар авылында яши.

«Ак Барс» уенын карарга килгән 95 яшьлек әби: «Әй кызык булды!» (ВИДЕО)

95 яшьлек Фатыйма әби Шиһапова “Ак Барс” белән “Нефтехимик” командалары матчын карар өчен Казанга авылдан ук килгән. Ул Биектау районының Казаклар авылында яши.

Фатыйма әби хоккей белән дистә еллап кызыксына икән инде. Спортчыларның номерларына хәтле белә, ди. Иң яраткан хоккейчысы исә – Данис Зарипов. Аны тиз генә күрмәсә, Данис нишләп уйнамый икән, дип борчыла башлый, ди. Аның үзен күреп сөйләшү дә Фатыйма әбинең хыялы булган.

– Әбине Казанда уза торган бер матчка алып килү теләге күптән бар иде. Бу юлы көнендә генә шалтыраттык та, җыена тор, кайтып алабыз, дидек. Ул, бармыйм, кешедән уңайсыз, оялам, дип киреләнеп маташкан булды. Әмма аннары әни, үзе кайтмасалар да ярый инде дип әйтә, үзе киенә дә башлады, дип әйтеп көлдерде. Галошларын киеп, таягын да үзе белән алып, стадионга кердек. Шуннан әбиебез йолдызга әйләнде дә куйды.

Бөтен кеше карап, елмаеп китә, фотога төшерәләр, килеп сорашалар. Әбинең күңеле булды. Матчтан соң хоккейчылар янына да кердек. Чит илдән килгән, русча да белмәгән спортчылар белән дә балакайларым, рәхмәт инде сезгә дип килеп исәнләште, Данис белән сөйләшеп, фотога төште.

Әбинең үзенә дә игътибар зур булды, – дип сөйләде безгә оныгы Энҗе.

Фатыйма әбинең үзе белән дә сөйләштек. Ул гомер буе колхозда эшләгән. Биш бала тәрбияләп үстергән, 11 оныгы һәм 21 оныкчыгы бар.
– Оныкларым да үзем кебек хоккей ярата. Алар Казанда узган матчның берсен дә калдырмыйча карап баралар. Телевизордан кайчан күрсәтәчәкләрен алар алдан әйтеп куя. Матчка кадәр бөтен эшемне бетереп куярга тырышам, аннары иркенләп, телевизорның тавышын ачып куеп, карап утырам. Стадионга барып беренче тапкыр карадым. Күп кеше яныма килеп сөйләште, экраннан да күрсәттеләр, әй кызык булды, – ди ул.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading