16+

"Ак чәчәкләр"дә машина откан табиб:"Эшли башлаганда кешеләр минем янга керми иде..."

Бүген "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр залында "Ак чәчәкләр- Ел табибы" премиясен тапшыру тантанасы булды.

"Ак чәчәкләр"дә машина откан табиб:"Эшли башлаганда кешеләр минем янга керми иде..."

Бүген "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр залында "Ак чәчәкләр- Ел табибы" премиясен тапшыру тантанасы булды.

Быел табиблар биш номинациядә ярышкан: "Сәламәтлек саклау легендасы", "Беренче звенода иң яхшы табиб", "Елның иң яхшы медицина хезмәткәре", "Үзенчәлекле очрак" һәм "Ел табибы". Моннан тыш, традиция буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бер табибка машина тапшырыла. Әлеге бүләккә быел 

Бавлы районы Мортаза фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе Рәзинә Мөгыйновага лаек булды. 

Медицина өлкәсендә чын-чынлап үз һөнәрен яратканнар гына эшли аладыр. Рәзинә Мөгыйнова моңа ачык мисал.

"Мин медицина өлкәсендә инде 32 ел эшлим. Бәләкәйдән курчаклар, хайваннарны дәвалап уйный идем. Унынчы сыйныфны бетергәч, иптәш кыз белән сөйләштек тә, медицина училищесына укырга кердек.1990 елда училищены тәмамладым да, шуннан бирле эшлим. Эшли башлаганда 20 яшьлек кыз идем. Мин бала вакытта шундый хәлләр булды, әгәр дә ул чакта хәзерге белемнәрем булса, мин аларга ярдәм итә алыр идем дип уйлыйм. Тик мин әле бала гына булганмын.   

Кешеләргә ярдәм итәсем килә. Үз вакытымны да, үземне дә жәлләмим. Авыру кеше янына барсам, аның хәле яхшырмыйча, яныннан китмим. Кешене терелтер өчен бөтен барлыгымны бирәм. Ә алар миңа чын күңелдән рәхмәт әйтә",- ди Рәзинә ханым.

Әлбәттә эшли башлаганда яшь белгечкә җиңел булмый. Бигрәк тә авылдашларының ышанычын яулау авыр бирелә.

"Беренче елны эшләгәндә кешеләр минем янга бик керми иде, яшермим. Мин ишекне ачып, миңа керсеннәр инде дип утыра идем. Эшли-эшли тәҗрибә тупладым. Хәзер инде медпункт ишегем бер дә ябылмый. Минем янга киләләр икән, димәк, мин аларга кирәк",- дип сөенә фельдшер. 

Авыл җирендә фельдшерның ялы да, бәйрәме дә, төн йокысы да юк. Шуңа да медицина хезмәткәренең тормыш иптәше дә сабыр, аңлый торган булырга тиеш. 

"Беренче вакытта авыр булды. Сөйләшеп, аңлаша идек.Авыл җирендә бер машина белән "вызов"ка чыгып китәсең, икенче машина белән китереп куялар. Хәзер төнлә чыгып китеп, өчәр сәгать йөреп кайтам. Кайчагында белмичә дә калалар",- ди ул.  

32 ел эшләү дәверендә ул бер генә авыр очракка тап була. Әти-әнисе хәмер белән мавыга торган 2 яше дә тулмаган баланы гаиләдән алырга туры килә аңа. 

Ә менә коронавирус пандемиясен дә бер югалтуларсыз җиңүләренә сөенеп бетә алмый табибә.

"Авырып, госпитальдә яткан авылдашлар булды. Әмма ковидтан бер генә кеше дә вафат булмады",- дип сөенече белән уртаклашты Рәзинә Мөгыйнова. 

Сүз уңаеннан, Рәзинә ханым "Елның иң яхшы медицина хезмәткәре" номинациясендә дә катнашкан иде. Бу номинациядә Актаныш районы Аккүз ФАПы мөдире Ләйсән Анамова җиңүче дип табылды. 

Медицинада фанатлар гына эшли дигәнне "Үзенчәлекле очрак" номинациясендә җиңү яулаган  Республика Балалар клиник хастаханәсе табиблары да раслый. Дмирий Арзин, Александра Бердникова, Эльза Зәйнетдинова, Надежда Леонтьева, Тимофей Лысенкодан торган табиблар төркеме үзенчәлекле операция ясап, 5 яшьлек баланың гомерен саклап калган. 

"Россиядә мондый операция ясаган кеше әлегә юк. Чит илдәге хезмәттәшләребез тәҗрибәләре турында китаплардан гына укып белә идек. Без югары технологияләр, ягъни ясалма йөрәкне файдаланып, балага операция ясадык. Түбән Камадан килгән ул бала клиник үлем хәлендә, йөрәк мускуллары эшләми иде. Мондый очракта чит илләрдә дә пациентның исән калу мөмкинлеге 30 гына процент. Ә без операцияне тәүге тапкыр ясадык һәм баланы югалту куркынычы бик зур иде",- ди Дмитрий Арзин. 

"Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы" исеме ТАССРның атказанган табибы, акушер-гинеколог, медицина фәннәре докторы, профессор Лев Козловка бирелде. Ул ярты гасырдан артык гомерен медицина һәм фәнгә багышланган шәхес. 

"Беренче звенода иң яхшы табиб" номинациясендә Кама Тамагы Үзәк хастаханәсе табибы Олег Наумов җиңеп чыкты. Олег әфәнде 12 яшендә бик каты авариягә эләгә. Шунда ук ул табиб булырга карар кыла һәм үсеп җиткәч хыялын тормышка ашыра.

"Ел табибы" исеменә йөрәк-кан тамыры хирургы Роин Джорджикия лаек булды.

"Ел табибы" исемен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин игълан итте. 

"Табиблар эшен күреп, халкыбыз, республика җитәкчелеге исеменнән ничек кенә рәхмәт сүзләрен җиткерергә! Бик дулкынланам. Табиб – гаҗәп һөнәр, бу һөнәр түгел, табигатьтән бирелгән сәләт, күңел халәте. Иң авыры – кешеләр белән эшләү, ә сез бит әле авыру кешеләр белән эш итәсез. Сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләр чыннан да бик сабыр, кыю, тәвәккәл", – диде Фәрит Хәйрулла улы. 

Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар, планшет һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Номинантлар шифаханәгә юллама һәм дипломнар белән билгеләп үтелде. 

Әлеге премия табиб һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә, әлеге һөнәрнең ничек мөһимлеген халыкка җиткерүгә юнәлдерелгән. Бәйгедә Татарстан медицина учреждениеләрендә хезмәт куючы, кимендә 5 ел стажы булган медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре катнаша ала. Быел тантана 14 нче тапкыр оештырылды. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading