16+

"Акча өчен түгел": Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә язылырга була

Хәрби хезмәтне яраткан кешеләргә, әгәр теләкләре булса, кабат билләренә солдат каешы тагу мөмкинлеге бар. Казанның хәрби хезмәткә контракт буенча сайлап алу пункты офицерлары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә контракт тәртипләре белән таныштырды.

"Акча өчен түгел": Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә язылырга була

Хәрби хезмәтне яраткан кешеләргә, әгәр теләкләре булса, кабат билләренә солдат каешы тагу мөмкинлеге бар. Казанның хәрби хезмәткә контракт буенча сайлап алу пункты офицерлары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә контракт тәртипләре белән таныштырды.

Кемнәр языла ала?
- Контракт буенча хәрби хезмәткә 18 яшьтән башлап, 50 яшькә кадәрге кешеләр языла ала. Алар чакырылыштагы хәрби хезмәтне инде узган, физик сәламәт, психик яктан тотрыклы, урта һөнәри белемле, хөкем ителмәгән булырга тиешләр, - диде пункт җитәкчесе, майор Евгений Токмаков.

- Хатын-кызлар языла аламы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
- Хатын-кызлар да языла. Алар хәрби частьләрдә телефончы-элемтәчеләр, медицина хезмәткәрләре, хәрби часть музыкантлары булып хезмәт итәләр, - дип җавап бирде Евгений Токмаков.

Контрактта хезмәт срогы
Майор Евгений Токмаков аңлатканча, контракт буенча хәрби хезмәт килешүен 1 ел, 2 ел һәм аннан күбрәк срокка төзеп була. Таҗикстанда 7 ел хезмәт итсәң, мәсәлән, син инде лаеклы рәвештә “пенсионер” стажы туплыйсың.
- Контракт буенча хәрби хезмәткә язылган кеше хәрби частьтә 3 ай сынау срогы уза. Әгәр контрактчы ияләшә алмаса, кайтарып җибәрелә,-диде Евгений Токмаков.

Контракттагыларга акчалата түләү
Россия Федерациясендәге хәрби частьләрдә контракт буенча хәрби хезмәт куючыларга ай саен 20 мең сумнан башлап акчалата түләү бирелә. Ерак Көнчыгышта, Себердә түләү зуррак. Мурманск төбәгендә 200 мең сумга кадәр, Таҗикстанда 60 мең сум, офицерларга 100 мең сум.

Татарстан батальоннары
Россия гаскәрләре тарафыннан Украинада алып барылган махсус оперциягә Татарстаннан да 2 батальон туплана, беренче батальон инде җибәрелгән.
- Татарстанда батыр егетләр күп. Кайнар нокталарда булган әлеге якташларыбыз: ”Акча өчен дә түгел, Донбасстагы халыкны җәберләүләренә түзеп торып булмый, аларны яклар өчен йөрәк кушуы буенча барам”, - дип киләләр. Махсус хәрби оперция резерв батальонына язылу ирекле, гаиләләренең дә ризалыгы сорала, - диде капитан Рөстәм Сафиуллин.
Татарстан батальоннарының үз исеме, тамгалары булачак. Батальонда хезмәт итеп алу срогы-3-4 ай. 

Махсус хәрби операциядәгеләргә түләүләр
- Махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлыларга ай саен 150 мең сум акчалата түләү бирелә, мондагы эш урыннары саклана, гаиләләренә ташламалар карала. Татарстан Республикасы махсус хәрби операциягә китүчеләргә 200 мең сум күләмендә беренче түләү бирә, - диде Евгений Токмаков.

Исеме - Булат, җисеме - булат
Контракт буенча хәрби хезмәт узучы сержант Булат Рамазанов махсус хәрби операциядә катнашып, үзенең булат-тимер кебек ныклыгын танытып кайткан инде. Ул хәрбиләрнең бер-берсенә ныклы терәк булулары, кыюлыклары турында сөйләде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading