– Балалар өчен язу авыррак та әле...
– Килешәм, чөнки син балачактан шактый ерагайган, шуңа хисләрең, сүзләрең ихлас булмаска мөмкин. Ә балаларның тоемлавы көчле. Алар алдаганны яратмый.
Хезмәтемнең әҗерен һәрдаим күрәм. Кая барсам да, балалар да, әниләре дә, укытучылар да яныма килеп: “Йолдыз апа, сезнең шигырьләрне шулхәтле яратабыз! Шулар белән бәйгеләрдә катнашабыз. Рәхмәт иҗатыгыз өчен!” – диләр. Шул сүзләр барлык бүләкләрдән дә кыйммәтрәк.
Балалар әдәбиятына кереп китәргә “Сабантуй” газетасы да зур этәргеч биргәндер. Мәктәптә укыганда ук “Яшь ленинчы”да эшләргә хыялландым. Бик яратып озак еллар эшләдем анда.
– “Сабантуй”ны сагынасызмы?
– Сагынам, әмма ул мине сагынмый бугай. Хәзер заманалар үзгәрде инде, ул да үзгәрде. Мин Илдар, Шәүкәт, Роберт абыйлар белән эшли алганыма бик сөенәм. Алар бик ихлас иде.
– Ирегез Сирин абый белән әле яңа гына очраша башлаган пар шикелле. Хәтта яшьләрне дә көнләштерерлек! Аның сере нидә?
– Өйләнешкәнебезгә быел 32 ел була. 28 еллыкка “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаль дә бирделәр. Сиринне әле дә яратып яшим. Йоклаган чагында сулаганын да карап утыра алам. Ул балачактан, ялгыз үсүдән килгәндер, мөгаен. Мин бит әни һәм әби белән генә үскән кыз. Шунлыктан элек-электән кешеләргә тартылдым, кешеләрне яраттым. Теләсә кем белән уртак тел таба алам. Урамда бер белмәгән кешеләр белән танышып, нык дуслашып киткәннәре бар.
– Күп бала алып кайтуыгыз да үзегез генә үскәнлектәнме икән?
– Бары тик шуңа! Без үскән вакытта гаиләләрдә бишәр-алтышар бала иде. Ә мин берүзем. Урамда күрше балалары белән бергә уйныйсың, аннары алар тезелешеп кереп китә, мин исә ялгызым калам. Шундый авыр иде ул! Миңа кеше җитмәде.
– Әтиегезне гафу итә алдыгызмы?
– Мин иттем, балачагым – юк, чөнки ул әтисез үтте. Кешегә озак ачу саклап йөрергә ярамый бит, шуңа үзем кичердем. Шул ягы да бар: әтиле, түгәрәк гаиләдә генә үссәм, мин мин була алмас идем. Бер кулым әниемә тотынса, икенче кулым каләмгә таянды.
– Сезнең өчен әдәбият зур әйбер. Әтиле булыр өчен аннан ваз кичә алыр идегезме?
– Бу мөмкин әйбер түгел инде. Сүз дә юк, бала пар канат астында үсәргә тиеш. Авыр сорау бирдең... Юктыр... Үткәннәр үткәндә калсын, аңа әйләнеп кайтмыйк. Ничек бар – шулай кабул итәргә кирәк. Димәк, язмышыма шулай язылган булган.
Комментарийлар
0
0
Улларым турында сораган кеше юк дисез. Чынлап та, алар кем булып эшлиләр? Иҗат белән шөгыльләнмиләрме? Шул турыда да беләсе килә иде...
0
0