16+

Акча җир астына күп китә. Сөенегез!

Вознесение тракты Әмәт магистраленнән башлап, Бохара урамын кисеп, Минск һәм Зәкиев урамнары арасыннан барып, М-7 федераль автотрассына килеп тоташачак. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин әйткәнчә, Возенесение трактының Җиңү проспектыннан М-7 автотрассасы арасындагы участогын проектлау дәвам итә.

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә Россиянең 84 төбәгендә колачлы эшләр бара. Казанда Вознесение тракты төзелеше – моңа бер мисал.

Метшин да хыяллана
Вознесение трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге 3,8 чакрым өлешендә юл төзелеше гөрли инде. Ул – трактның беренче этабы. Биредә капма-каршы юнәлешле 13-17 метр киңлектәге өчәр полосалы юл була.
 – Вознесение тракты – безнең күптәнге хыялыбыз. Шәһәрдән турыдан-туры чыгып китү мөмкинлеге бирәчәк бу яңа юл, беренче чиратта, Мамадыш трактын транспорт тыгылышыннан бушатачак. Әмәт магистрале, Универсиада проспекты тарафларыннан һәм шәһәр үзәгеннән Космонавтлар урамына килергә кирәк булмый. М-7 федераль автотрассасына Вознесение трактыннан гына чыгасың, – дип, булачак юлга зур өметләр багълый Казан мэры Илсур Метшин.

Акча җир астына күп китә
Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге юл төзелеше 12 миллиард сумга төшә. Җиңү проспектыннан М-7 “Волга” автотрассасына кадәрге 8 чакрым арада юл сузу өчен янә 19 миллиард сум таләп ителә. Төзелешнең икенче этабын финанслау ягъни, 19 миллиард сум мәсьәләсе әле хәл итеп бетерелмәгән. Вознесение тракты проектын тулысынча гамәлгә ашыру өчен 31 миллиард сум кирәк. Юл өслеген асфальт белән түшәү проект бәясенең 30 процентын гына тәшкил итә. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев әйткәнчә, Вознесение тракты төзелешендә җир астындагы инженерлык челтәрләрен һәм югары вольтлы электр үткәргечләрен күчерү күп көч һәм чыгым сорый.
 – Гвардия урамында һәм Җиңү проспектында тоннельләр ясала. Тимер юл аша күпер, җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүе төзелә, – диде Игорь Куляжев.
Җиңү проспектында тоннель казый башлау өчен автомобильләргә вакытлыча урап узу юлы салынган. Гвардия урамында да вакытлыча урап узу юлы төзелә. Бохара һәм Родина урамнарының Вознесение тракты белән кисешәчәк урыннарында җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүләре төзелә.

Проектны гамәлгә ашыру өчен әле тагын 72 күчемсез милекне сүтәргә һәм күчерергә туры килә. Болар: 52 гараж, бакчачылыктагы 5 кишәрлек, өч АЗС, сәүдә һәм башка максатлардагы корылмалар.

Төп маяк – Әмәт магистрале
Вознесение тракты Әмәт магистраленнән башлап, Бохара урамын кисеп, Минск һәм Зәкиев урамнары арасыннан барып, М-7 федераль автотрассына килеп тоташачак. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин әйткәнчә, Возенесение трактының Җиңү проспектыннан М-7 автотрассасы арасындагы участогын проектлау дәвам итә.

Вознесение трактының беренче этабында гына түгел, ә М-7 “Волга” автотрассасы тарафында да җир эшләре башланганлыгын күреп, сөенеп кайттык. Экскаваторлар һәм “КамАЗ”лар кырмыска кебек кайнаша. Вознесение тракты урман арасыннан автотрассага Самосыр чүп полигоны янәшәсендә килеп чыга. Әлеге полигоннар инде эшләми, аларның берсе томаланып, өстенә агачлар утыртылды. Икенчесен дә томалау эшләре бара. Германиядә элекке чүплек полигоныннан мото-узыш трассасы ясаганнар. Бәйге көннәрендә анда меңләгән спортчы һәм турист җыела икән. Самосыр полигоны тауларына карап, монда да чаңгы базасы оештырып булыр иде, дип хозурланып карап тордым. Вознесение тракты төзелгәч, бирегә килү тагын да җайлана.

Казан мэры Илсур Метшин әйткәнчә, Вознесение тракты шушы зонаны җанландырып җибәрәчәк. Троллейбус линиясе була, җәмәгать транспорты Азино, Горки микрорайоннарын, Салмачы, Вознесенский, Привольный бистәләрен колачлап хәрәкәт итәчәк.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading