16+

Акча, намус һәм Зөлфәт Хәким

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьерасын тәкъдим итте.

Акча, намус һәм Зөлфәт Хәким

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьерасын тәкъдим итте.

«Һәлакәткә бер адым»ның авторы – Зөлфәт Хәким. Шул урында язманы туктатырга да булыр иде. Чөнки Зөлфәт язган әйбер ул, гомумән, начар һәм мәгънәсез була алмый. Әмма аның иҗаты белән таныш булмаган укучыларыбыз, театр тамашачысы бардыр. Ни дисәң дә, соңгы елларда Зөлфәт Хәким әсәрләре сәхнәдә сирәк күренә башлады.

Кыскача сюжет болайрак. Галия ире Мисхәткә, акча аз эшлисең, өйне тазартасы бар, кызны кияүгә бирергә акча юк, дип гел «тукып» тора. Мисхәт исә йомшаграк күңелле, булганына шөкер итеп, кешенекенә кул сузмый торган кеше. Әмма тормыш аңа кызыклы да, кызганыч та сынау әзерли. Төнлә гаилә йоклап ятканда, Галия белән Мисхәт өе алдындагы баганага машина бәрелә. Мисхәт ни булганын чыгып карый һәм һәлакәт урыныннан бер сумка акча алып керә. Әлеге 5 миллион сум акча Галиянең башын әйләндерә. Мисхәт тә нәфесен тыя алмыйча, акчаны хуҗасына кайтарып бирми. Кешенең  байлыктан ни дәрәҗәдә шашуын, кичә ярлы булып, бүген кинәт баеп киткәч, дөнья­лары 180 градуска ничек үзгәрүен Галия ролен башкарган Гөлназ Нәүмәтова бию­еннән күрергә буладыр. Гөлназ, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә башкара ролен. Мисхәтне гәүдәләндергән Алмаз Фәтхуллин хакында әйтәсе дә юк. Ул уйнаганда, ирексездән, әлеге герой урынында мин нишләр идем икән, Мисхәт дөрес эшләдеме бу юлы, юкмы дип утырасың. Алмаз комик рольләрне күбрәк башкара. Аның типажы да комедияләрдә уйнау өчен яратылган кебек.

 ...Сюжетка кире кайтсак, акчаның стадион салганда физкультура укытучысының Мансур тарафыннан урланган булуы, аның укучысының исә дәрес вакытында имгәнүе ачыклана. Акчаны Мансур шул малайның әтисе Наилгә тапшыра. Наил исә улы исәнлеге өчен мәчет салдырырга хәзрәткә бирергә бара торган җирендә һәлакәткә юлыга. Ахырда Наилнең улы үлә. Акчаларны Мансур да, Наил дә, хәзрәт тә алудан баш тарта. Мисхәт авыруга сабыша. Урланган акча берәүгә дә бәхет китерми. Хәер, бәхетнең акчада түгеллеген геройлар азактан үзләре дә аңлый. Сәламәтлек, тулы гаилә, балаларның акыллы һәм тәүфыйклы булып үсүләре – кеше өчен иң зур байлык икәненә алар «байлык сынавы» аша булса төшенә.
 
– Чын фаҗига кичергәч, адәм баласы нәрсә кыйммәт икәнен аңлый башлый. Ислам нигезендә тәрбияләнгән кеше гөнаһлы гамәлләрдән ваз кичә. Үзенә кирәккәндә генә Ходайга ышанганнар күп шул хәзер, – ди Харис хәзрәт.

Бары күршеләре Әскәр генә кызыга мондый акчаларга. Тормышта да шулай бит. Намус белән яшәгәннәр үлгәнче намуслы булып калачак. Хәтта күктән байлык төшсә дә, вөҗданы булганнарга андый акча «килешми». Ә «кулы озыннар» алга таба да җиңел юл белән баюларын дәвам итә һәм андыйларга берни дә булмый кебек.
Спектакльне Лилия Әхмәтова сәхнәләштергән. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов. Аның хезмәтен аерым билгеләп үтмичә булмый. Декорацияләр кыйммәтле, ялтыравыклы димәс идем. Әмма сәхнә уртасында түшәмнән асылынып төшкән күкеле сәгать игътибарсыз калмый. Ул кешенең җирдәге вакытын саный сыман. Аның күк йөзен хәтерләтүе, йорт формасында ясалуы да безнең мәңгелек йортыбызга ишарәли кебек тоелды миңа.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading