16+

Акчарлак күлләрендә – яңа парк

Казанның Яңа Савин районында 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе янында урнашкан Акчарлак күлләрен реконструкцияләргә җыеналар.

Акчарлак күлләрендә – яңа парк

Казанның Яңа Савин районында 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе янында урнашкан Акчарлак күлләрен реконструкцияләргә җыеналар.

Акчарлак күлләренең гомуми мәйданы 9,5 гектар тәшкил итә. Проект буенча территорияне реконструкцияләү ике этапта узачак. Шул рәвешле территориядә реабилитация, гомуми физик йөкләнеш, арт-терапия зоналары, аэроинотерапия, фитотерапия кебек зоналар барлыкка киләчәк.

Булачак парк хастаханә пациентларын реабилитацияләү һәм якындагы йортларда яшәүчеләрнең ял итү урынына әйләнер дип уйланыла. Реконструкция быел ук башланачак. Медиклар үзләре бу хакта, илдә мондый масштаблы проектлар юк иде әле, дип белдергән. Әлеге территория 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе пациентларын реабилитацияләү буенча уникаль комплекс булачак. Беренче этапта эшләрне 2,6 гектар мәйданлы Кече Акчарлак күлендә башкарырга ниятлиләр.

Булачак парк проекты өстендә зур команда эшләгән, анда архитекторлар, табиблар, экологлар һәм якындагы йортларда яшәүчеләр дә кергән. Һәр иҗтимагый киңлек территориясе үзенең сәламәтләндерү эффекты өчен җаваплы тематик зоналарга бүленгән.

– Теләсә кайсы дәвалауда тернәкләндерү чараларының иртә башлануы беренче урында тора. Һәр пациент өчен индивидуаль тернәкләндерү программасы эшләнәчәк, барлык процедуралар да табибларның сизгер җитәкчелегендә үткәреләчәк, – дип сөйләгән хастаханәнең нейрореабилитация бүлеге мөдире Эльмира Хөсәенова.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары – министрлыкның Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әлеге проектның аналоглары бер шәһәрдә дә юк, дип белдергән.

Реконструкциянең икенче этабы Зур Акчарлак күле территориясе булачак, аның мәйданы 6,8 гектар тәшкил итә. Биредә җәяүлеләр өчен агач юллар, уңайлы кибетләр һәм күзәтү мәйданчыгы булган җәяүлеләр зонасы булдырылачак. Территория буенча хастаханә пациентлары да, шәһәр халкы да йөри алачак.

Шәһәр мэры Илсур Метшин яңа парк кварталлар районында рекреацион зоналар төзүдә беренче этап булачагын ассызыклаган.

– Кызганычка каршы, 90нчы елларда кварталларда яшәүчеләр парк зоналары мәхрүм иде, монда тыгыз төзелеш алып барылды. Йөрү зоналарын төзүнең беренче этабы Акчарлак күлләре паркы булачак, соңрак Гаврилов урамындагы яр буе да барлыкка киләчәк. Этаплап төзи башлыйбыз, – дигән ул.

kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading