16+

Актив тормыш рәвеше алып баручылар өчен ялның яңа форматы таныла башлады

Ялга берәр җиргә юллама алып та, үз маршрутыңны төзеп чыгып китәргә дә була. Соңгы вакытта авторлык турлары да популярлаша башлады. Кайберәүләр хәтта: “Турфирмалар һәм турпакетлар – кичәге көн, халык андый яллардан туйды”, – дигән фикерне дә җиткерә.

Актив тормыш рәвеше алып баручылар өчен ялның яңа форматы таныла башлады

Ялга берәр җиргә юллама алып та, үз маршрутыңны төзеп чыгып китәргә дә була. Соңгы вакытта авторлык турлары да популярлаша башлады. Кайберәүләр хәтта: “Турфирмалар һәм турпакетлар – кичәге көн, халык андый яллардан туйды”, – дигән фикерне дә җиткерә.

Авторлык турларын оештыручы Динар Садыйков исә бөтен турлар да мөһим, аларның һәркайсының үз максаты дигән фикердә.  
Бүген күпләр актив тормыш рәвеше алып бару ягында. Алар өчен ялның яңа форматы да популярлаша башлады. Европа илләрендә ул күптән бар инде, бездә әлегә тарала гына. Спорт залы урынына күпләр табигатькә чыгып, йога дөньясына чума. Тауларны буйсындыру теләге дә, диңгез ярлары, урманнардагы экстрим да җәлеп итә аларны. Әлеге маршрутларны аерым кешеләр үзләре төзеп, төркем туплап, табигатькә чыгып китә. Бу төр ял физик яктан да, эмоциональ яктан да әзерлек сорый, әлбәттә. Шул ук вакытта бюджетлы тур да санала.

“В мире животных” тапшыруларын көтеп алган, “Одиссея”, “В поисках капитана Гранта”, “Зверобой” кебек маҗаралы фильмнар карап үскән Динар һөнәре буенча дизайнер. Табигатькә чыгарга, сәяхәт итәргә, балык тотарга ярата. Нәкъ менә шул хоббилары аны авторлык турларын оештырырга этәрә дә инде. Россия буенча гына түгел, чит илләргә дә оештыра. Иң кызыклы һәм истә калырлык тур дип Төркиянең Ликий сукмагын атый. Ул бөтен дөнья буенча иң матур ун сукмакның берсе дә икән. Анталиядән башланып Фетхиегә кадәр, яки киресенчә Фетхиедән – Анталиягә кадәр сузылган. Озынлыгы – 509 чакрым. Әмма аны кыскартырга да була, чөнки сукмак курорт шәһәрләрен тоташтыра. Юл буенча таулардан, диңгез ярларыннан барасың, төрле җиләк-җимеш бакчалары аша үтәсең. Сукмакның көнчыгыш һәм көнбатыш өлеше бар.

– Көнчыгыш өлешендә физик яктан әзерлек кирәк, чөнки анда таулар, кедр урманы, каньоннар аша барасың, – дип кисәтә Динар. – Әмма ул шуңа тора. Учак ягып, палаткаларда төн куну, тауларда болытларга кадәр күтәрелү чын романтика. Көнбатыш өлешендә йөрү өчен махсус әзерлек кирәк түгел. Анда да бик матур урыннарны, шарлавыкларны күрергә була.  

Авторлык турлары Россиядә, шул исәптән Татарстанда да пандемия вакытында бигрәк тә популярлашып киткән.
– Быел бик күпләр белми торган аулак җирдәге матур урыннарда да кешеләрне очратырга була иде, табигатькә чыгучылар шактый булды. Безнең үзебездә дә барып күрерлек матур урыннар күп, – ди Динар.

Казанда һәм аннан ерак булмаган, кеше аз йөри торган, әмма игътибарга лаек парклар:
Дубки паркы.
Куземетьев урманы
Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы ⠀
Идел буе урманчылыгы
Солдат пляжы (Екатерина II вакытында ук булган пляж бик популяр урын саналган. Казансу елгасында трамвайлар йөзгән, Рус-Немец Швейцариясе “тавына” менә торган фуникулер да булган).
Шәһәр үзәгендәге Миллениум күпереннән ерак булмаган кыргый урын – Чуртан утравы (Щучий остров). Монда күбесенчә балыкчылар гына йөри.

Эльза Нәбиуллина, укытучы:
– Без ялга беркайчан да юллама белән йөрмибез. Чын сәяхәтче шулай булырга тиеш тә. Маршрутны алдан үзебез төзибез дә чыгып китәбез. 50 чит илдә һәм Россиянең 30 төбәгендә булырга өлгердек. Иң истә калган сәяхәтләр – Кавказ, Монголия һәм Скандинавия илләре. Һәр сәяхәтче булырга тиеш урыннар дип тә Норвегия, Исландия һәм Австралияне атар идем. Бу илләрдә кешеләр табигать белән гармониядә яши. Анда бик чиста, пөхтә, яшәү өчен шартлар яхшы. Тукталышларда да бәдрәф һәм душлар куелган. Туризм буенча шактый алга киткәннәр. Монголиягә бик сирәк баралар, ул кыенлыклары белән дә истә калды дияргә була. Исландиядә гейзерлар бар. Ә Австралия үзе бер кызыклы дөнья. Соңгы вакытта Россиядәге ял да актуаль. Татарстаныбызның табигате дә бик матур. Инфраструктура булган җирләргә генә түгел, кыргый урыннарга да барырга кирәк. Актанышта матур күлләр бар. Әтнәдәге Калатау дигән урын барлыгын күпләр белмидер дә әле. Үзебез генә белгән, кешегә әйтми торган урыннарга да йөрибез. Шунысы гына күңелне борчый – кешеләр ял итә белми әлегә. Машина белән кереп, каты итеп музыка куеп, кош-кортларны, хайваннарны куркытып, тынычлыгын алалар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading