16+

«Аквариумда бата башлаган балалар бар»

Мәскәүнең балалар өчен кичектергесез хирургия һәм травматологиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, Россиядә һәр минут саен алты бала имгәнә. Бу – елына 3 миллион очрак дигән сүз. Мондый хәлләр Татарстанны да читләтеп узмый.

«Аквариумда бата башлаган балалар бар»

Мәскәүнең балалар өчен кичектергесез хирургия һәм травматологиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, Россиядә һәр минут саен алты бала имгәнә. Бу – елына 3 миллион очрак дигән сүз. Мондый хәлләр Татарстанны да читләтеп узмый.

Республика балалар клиник хастаханәсендә ел дәвамында пациентлар өзелми анысы. Диваннан, караваттан тәгәрәп төшкән сабыйларны китерәләр, пешеп зыян күрүчеләр шактый. Кайберләре өстәлдә калган даруларны ашап агулана. Вак предметларны борынына, колагына тыга, йота. Әле берничә ел элек кенә Татарстанда булган вакыйга күпләрне тетрәндергән иде. Бер бала, урамнан йөгереп кергәннән соң сусавын басарга теләп, шешәдәге химик чистарткыч матдә салынган суны эчкән. Ашказаны нык пешеп, ул гомерлеккә инвалид булып калган. 

Кечкенәләрнең баш мие зуррак
– Барысы да бик җитди, имгәнү аркасында үлем очраклары кимесә дә, кызганыч, травма алган балалар саны артып бара, ә бит аларның күбесе – тигез урында, юктан гына барлыкка килгән очраклар, күбесен булдырмый калырга да була иде,– ди Республика балалар клиник хастаханәсендә хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Владимир Филатов. 
Җәй көне балалар арасында имгәнү очраклары күбрәк күзәтелә икән. Бу хакта табибның үзе белән сөйләштек. 

Каникуллар вакытында имгәнү очраклары куркынычы бермә-бер арта. Бу аңлашыла да: җәй, балалар урамда, велосипедларда, роликларда йөриләр. Хәзер тагын гироскутер, вейкборд дигәннәре дә чыкты. Кыскасы, балалар нәрсә эшлиселәре килсә шуны кылып, күбрәк үз ирекләрендә йөриләр, куркынычсызлык кагыйдәләрен оныталар. «Иң беренче чиратта сулыкларга игътибар итәргә кирәк. Эссе көннәрдә бигрәк тә балалар суга керергә кызыга, тик тиешсез урыннарда коену аяныч төгәлләнергә мөмкин», – дип кисәтә табиб. 
Кызганыч, бакчаларда ясап куелган бассейннарда суга тончыгып үлгән балалар да очрый икән. Гадәттә, бу – өч яшькәчә сабыйлар. 

– Көтмәгәндә суга егылганда, спазм барлыкка килә һәм бала кычкыра алмый. Шуңа да әти-әни баласының күз уңыннан югалганын абайламый да кала. Тик вакыт узгач соң булуы бар. Истә тотарга киңәш итәм: бала кечкенәрәк булган саен, аның баш мие зуррак авырлыкта була. Зурларда бу 1:40 чагыштырмасында, ә балаларда 1:10 чагыштырмасын тәшкил итә. Шуңа да кечкенә сабый суга кызыксынып караганда да, башындагы авырлык аны аска тартырга, ул суга егылырга мөмкин. Хәтта өйдәге аквариумда бата башлаган балалар да бар, – ди Владимир Филатов. 

Кечкенәдән чыныктырырга кирәк
Велосипедлар белән бәйле имгәнүләр дә еш очрый. Аеруча шәһәр җирендә велосипедта барганда каршыга көтелмәгәндә кеше, хайван, транспорт килеп чыкса, кинәт туктарга туры килә. Бу вакытта бала велосипедтан очып чыга йә рульгә килеп бәрелә. Еш кына эчен авырттыра. Талагына, бавырына зыян килергә мөмкин. Велосипедтан егылган очракта кулын, аягын сындырырга, башын бәрергә мөмкин. Хәзер күп паркларда балаларга велосипедта йөрү өчен уңайлы шартлар тудырылды анысы. Махсус урыннар да булдырылды, шулай да ишегалларында җайсызрак. «Моннан бигрәк, кешедә культура дигән нәрсә аксый. Әйтик, велосипедта йөргәндә, телефонга карамасалар да була. Юл аша чыкканда, колакчыннар кимәсәләр дә ярый бит», – ди табиб. Әгәр бала егылганнан соң каты авыртудан зарланмый икән, борчылыр урын юк. Кәефсезләнсә, косса, бәрелгән урында зур гына шеш барлыкка килсә, башын авырттырса, табибка мөрәҗәгать итәргә куша Владимир Филатов.

Җәй көне балаларда имгәнү очракларына китергән тагын бер сәбәп – тәрәзәдән егылу. Соңгы арада тәрәзәләргә москит челтәрләре кую популярлашып бара. Чебен-черки өйгә кермәсен өчен уңайлы нәрсә. Шул ук вакытта алар тәрәзәгә беркетелми диярлек. Еш кына балалар аңа таянып егыла. 

– Баланы тәүлек буе күзәтеп бетереп булмый анысы, шулай да әти-әниләр игътибарлы булсыннар иде. Дарулар, төрле инструментлар, химик матдәләрне баланың кулы җитмәслек урынга алып куегыз. Куркынычсызлык турында аңлатыгыз. Пычак белән киселергә, кайнар суга пешәргә мөмкин икәнне алар белергә тиеш, – ди табиб. 

Владимир Филатов әйтүенчә, балалар бүген аз хәрәкәтләнә. Нәтиҗәдә сөякләр ныгымый. Төрле гаджет, компьютер уеннарында утырып, урамда уйнарга вакытлары калмау белән дә бәйле бу. «Хәер, күп әти-әниләр үзләре үк балаларын «өф-өф» итеп кенә тора. Баскычка менәргә, чабарга рөхсәт итми. Баланы кечкенәдән чыныктырып үстерергә кирәк», – ди табиб.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading