Мамадыш районы, Алан авылы һәрьяклап әйләндереп алынган урман эчендә урнашкан. Әниемнең туган авылы ул. Балачагым шунда үтте... Алан Татарстанның бетеп бара торган авыллары исемлегенә керә.
...Заманында Алан авылы ике урамлы, 30 хуҗалыклы авыл иде. Мәктәп, кибет, клуб эшләде. Бар кеше үз хуҗалыгында мал-туар асрый, кош-корт үстерә иде. Һәр кешенең урман каравылчысы бүлеп биргән печән җире булып, аны «делянка» дип атыйлар иде. Шул җирләрдән үзләренең печәннәрен җыеп бетергәч, кешеләр урман каравылчысына да булышып яшәде.
Алан урманнарында кура җиләге, каен җиләге, ә аланлыкларда җир җиләге күп була иде. Чикләвек тә (аны безнең якларда «чики» диләр) җыя идек. Яулыкның ике очын муенга, ике очын билгә бәйләп, чикләвек җыясың, яулык тулгач, капчыкка бушатасың. Һәм шулай берничә тапкыр кабатлана. Кышкы озын кичләрдә рәхәтләнеп чикләвек ашый идек. Урман эчендә Кирмән умарталыгы бар. Җиләк җыярга баргач, Илгизәр абый янына сугылмый калмыйбыз. Ул безне бал белән сыйлый иде.
Алан дигәч, яшеллек, аллы-гөлле чәчәкләр, төрле бизәкле күбәләкләр күз алдына килә, авыл үз исеменең җисеме иде шул. Аланлыкта мәтрүшкә җыя идек. Һәрбер өйнең алачыгында кипкән мәтрүшкәләр, ә өй алдында кышка дип әзерләнгән кипкән җиләк була иде.
...Аланлылар һәрберсе эш белән мәшгуль: туганым Нургаян абый урманнан агач ташыды, ирләр пилорамада такта әзерли, атка зур чана табаны, бәләкәй чана ясый иделәр, хатын-кызлар чүлмәкчелектә хезмәт куйды.
Каникулларда әби янына озакка кайта идек. Олылар белән көтү көтәргә чыгуыбыз хәтердә. Көтү чират буенча, ашарга үзебез белән бәрәңге боламыгы, салкын сөт, суган кыяклары, банка белән чәй ала идек. Чыбыркы белән сыерларны бер куркытып аласың да, күләгәлерәк урынга кереп хәл аласың. Көне буе көтү көтеп, янып-пешеп кайтып керә идек. Кич, көтү кайткач, җиңгәм сыер саварга чыгып китә, бераздан, пар чыгып торган бер чиләк сөт күтәреп керә, марля аша сөзеп, безгә салып бирә иде. Эх!..
Аланлылар ике чакрым ераклыктагы Урта Кирмән авылына урман эченнән йөреп укыды. Күз ачкысыз бураннарда, зәмһәрир салкыннарда да дәресләрен калдырмады Алан балалары. Иртән Гыйлемхан абый эшкә барырга тракторына утыра, юлны чистартып алдан бара, ә балалар аның артыннан мәктәпкә атлыйлар. Эштән кайтып, ашап-эчеп алгач, Гыйлемхан абый тагын тракторына утырыр, чишмә юлын кардан чистартыр иде. Ике урамны, чишмәгә төшә торган юлны гел тәртиптә тотты ул. Ә чишмәгә сукмакны кем беренче суга төшә, шул чистарта иде.
Аланлылар мунчаланы үзләре ясады. Моның өчен фәкать юкә агачы гына ярый. Юкә кайрысы озак кына, бер ай чамасы суда җебеп ята. Аннан соң аны өстерәп чыгаралар, бөтереп баралар һәм җепселләрне җайланмага элеп киптерәләр. Ул мунчала тәннең һәр күзәнәген яңарта, пакьләндерә иде.
Ә чүлмәк ясау процессын исеңә төшерсәң! Үзе бер сәнгать бит! Башта кызыл балчыкны әзерлиләр, аны камыр баскан кебек яхшылап изәләр. Аяклар станокны әйләндерә, куллар чүлмәк ясый. Менә станоктан чүлмәкнең авызы күренә... Чүлмәкләр ясалып беткәч, шүрлеккә кибәргә куела. Алар кипкәч, махсус буяу белән буяла. Бу буяу чүлмәкләрне аеруча матур төсләргә кертә, тигезли һәм чүлмәкләрне дымлылыктан саклый. Аннары чүлмәкләрне яндыра торган базга төшерәләр: кемдер өстән биреп тора, кемдер аста тезеп тора. Ә базның мичен төне буе яндыралар, күзәтәләр. Чүлмәкләр әзер булгач, өскә биреп торалар, алып китәргә әзерләп, тартмага тутыралар. Җиңгәм әйтүенчә, аның планы, нормасы бар, чүлмәкләрне гөлләр утырту, куяннарга су эчертү өчен хуҗалыклар ала иде. Соңрак, аларга ихтыяҗ бетте.
...Май ясый торган машинаны һәм сепараторны мин беренче (һәм соңгы) мәртәбә әбиемдә күрдем. Сепараторга сөт салып, әкрен генә әйләндерәбез, бер яктан чиләккә сөт, икенче яктан бәләкәй кәстрүлгә сөт өсте ага. Сепаратордан чыккан сыек сөт әчетергә куела, әчегәч, марляга салып, элеп куела, берничә сәгатьтән эремчек әзер! Әче суыннан мич коймагы пешерәләр иде, әй тәмле дә була иде соң! Әле әчегән су белән әниләр мунчада чәчләрен дә юа иделәр. Бәлки аларның чәчләре шуңа күрә ялтырап тора торган, сәламәт чәчләр булгандыр. Бер нәрсә дә әрәм булмаган! Аннары каймактан май ясый идек. Каймакны машина эченә салып, ит тарткычны әйләндергән кебек кул белән көне буе әйләндерә идек. Бераздан каймак майга әйләнә, май төшә, аны савытка салып, әле генә алып кайткан салкын чишмә суы белән юып, табынга куялар. Ул май, аның тәме хәзер дә авызда тора. Андый май бер җирдә юк та!
Балалар бергә җыелышып төрле уеннар уйнадык. Хәзер, үзем тәрбияче булып эшләгәч, аңлыйм: без, балалар, фольклор әсәрләрен яңартканбыз! Үсә төшкәч, урман авызында учак ягып, бәрәңге пешерүләр, гитара, гармун белән җырлашып утырулар... Кирмәнгә кадәр кинога һәм «танцыга» төшәргә дә иренмәгәнбез, төнлә кайтачагыбызны белсәк тә, шүрләп тормаганбыз.
...Соңгы елларда Аланда Сабантуйлар уздырыла башлады. Милли бәйрәмне яңартып йөрүче авылдашыбыз Рәйсәгә ничек рәхмәтләр әйтмисең?! Аның бу гамәле мактауга гына лаек.
...Аланда үскән барысы да бу тормышта үз урыннарын таптылар. Әмма тормыш кайнап торган Аланда эш юк. Кешеләр акрынлап күрше авылларга күченә, яшьләр шәһәргә китә. Әнием дә исән түгел инде.
Узган ел җәй балачагым авылына кайтып килдем. Урамнарда агачлар үсеп беткән, чүп баскан. Чишмә тирәсендәге таллыкларны күреп тә шаккаттым, алар да безнең белән бергә олыгайганнар. Күпләрнең лапас түбәләре ишелгән. Кышын авыл бөтенләй диярлек буш, ә җәен, бәхеткә күрә, Алан урамнарында кеше очратырга була әле.
Инвесторлар Аланның шифалы, татлы сулары, уңдырышлы буш җирләре, саф һавалы табигате, чикләвекле урманнары турында ишетеп, авылны үз кулларына алырлар әле. Авылымның киләчәген мин шулай күзаллыйм. Әби-бабалардан калган мирасны – чишмәләрне саклау – безнең изге бурычыбыз. Чишмәнең муллык, байлык билгесе, сәламәтлек, мирас, авылның яме икәнен барыбыз да белә. Ә Аланда чишмәләр бар. Шундый чишмәләре булган Алан кабат терелер, тагын да гөрләр әле!
Лилия Гарипова.
Яшел Үзән.
фото - http://old.idel-tat.ru
Комментарийлар