16+

Алардагы тараканнар безнекеннән дә тазарак (кызык тормыш)

Күрше бабай хатынын җирләп кайтты. Утыз ел бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Аларның гаиләсенә карап, авылдашлары соклана иде. Əмма вакыт дигән нәрсә беркемне дә жәлләми. Араларны өзә дә куя.

Алардагы тараканнар безнекеннән дә тазарак (кызык тормыш)

Күрше бабай хатынын җирләп кайтты. Утыз ел бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Аларның гаиләсенә карап, авылдашлары соклана иде. Əмма вакыт дигән нәрсә беркемне дә жәлләми. Араларны өзә дә куя.

Төп йортта үзе генә калганга күрә, Фәрит бабай кичләрен капка төбенә ешрак чыгып утыра башлады. Ул урам буенча узып барган яшьләрне күзәтеп, сәлам биреп кала бирде.

Бу юлы да ул мине күреп, ачык йөз белән: «Сәлам, күрше!» – дип эндәште. Карт кешенең күңеле булсын дип, аның янына килеп, сөйләшеп торырга булдым. Шулай дөнья хәлләре турында суз куертып алганнан соң, Фәрит бабай хатынын искә төшерде.

Фәрит бабайның да яшь чагы булган, ләбаса. Менә аларның институт бетереп, авылга кайткан чагы. Егетнең күзе район башлыгы кызына төшкән. Кыз һәрвакыт матур киенеп, үз-үзен карап йөри торган чибәр икән. Фәрит төшеп калган егетләрдән түгел, кызлар белән уртак тел таба белә. Зәринә артыннан йөри башлый. Кызның исә егетне озак җәфаларга уенда да булмый. Ул да җавап итеп, аңа гашыйк була. Фәритнең җитезлеге һәм юмор хисе аны шунда ук әсир итә.

Фәритнең дә Зәринәне тизрәк әти-әнисе белән таныштырырга өенә алып кайтасы килә. Тик моны чынга ашырырга комачаулаучы ике проблема. Беренчесе, эчудән башы чыкмаган әтисе. Өч көнгә бер генә аек булып, гаиләсе турында бер дә уйламаган ул. Икенчесе, өй буенча йөгереп йөргән зур-зур тараканнар сәбәпче икән. Алар идән буенча йөгереп узарга, ашаганда өстәлгә менәргә, обоидан килеп чыгарга мөмкиннәр. Фәрит ничек кыенсынганын үзе генә белә. Шуңа күрә таныштыру вакыйгасын тартып-сузып йөргән. Ә кызны алып кайтасы килә!

Зәринә чая кыз булганлыктан, бер мәлне егетен үзе беренче булып таныштырырга карар кыла. Аның әтисе юк, шул район башлыгы булып эшләгән әнисе генә. Фәритне җитәкләп, Зәринә өенә алып кергән. Аларны көләч йөзле халаттан Рәзилә апа каршы алган. Гел кәчтүмнән күрергә ияләшкән бу ханымны өйдәге кыяфәттә күрү Фәрит өчен сәер була. Рәзилә апа чынлыкта мөлаем гына апа булып чыга. Районда аны усал иттереп, тискәре яктан сөйләгән булсалар, монда ул булачак кияүне коймаклар пешереп, чәй ясап каршы ала. Өстәл янына утырышалар. Фәрит чәен тәлинкәгә бүлгән. Тик күзен аска төшерсә, исе акылы киткән...

 Шунда Фәрит бабай яшьлеген искә алып, елмаеп куйды:
– Нәрсә күрдем дип уйлыйсың, күрше?
Мин аптырап калдым. Ни дияргә белмим.

- Алардагы тараканнар безнекеннән дә тазарак иде! Шул вакытта “бу кыз минеке» дип уйлап куйдым һәм икенче көнгә үк таныштырырга алып кайттым.
Утыз ел бергә тордык. Менә сиңа язмыш! Шуңа күрә бер дә оялып торма. Аллаһ җай бирә ул. Чыгу юлы булмаган бер проблема да юк. 
Чыннан да, кызык бу язмыш дигән нәрсә. Син нәрсәдәндер куркып йөргән буласың, ә ул сиңа бүләкләр әзерләп куйган була. Шуңа күрә, бәхетне кулдан ычкындырмыйк. 

Ралинә Заһидуллина
Фото: https://pixabay.com/

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading