16+

Аларның һәрберсе - ватанпәрвәр

Аларның һәрберсе - ватанпәрвәр.

Аларның һәрберсе - ватанпәрвәр

Аларның һәрберсе - ватанпәрвәр.

126 хәрбине  коткарган
Казанда 126 хәрбине  коткарган «Тимер» батальоны каһарманын соңгы юлга озаттылар.

 
Казандагы «Курган» мемориаль комплексында «Фаза» позывное белән танылган Илнур Хәертдинов белән хушлаштылар.  Махсус хәрби операция зонасында Урал мотоциклында берүзе 126 яраланган хәрбине эвакуацияли. Бу хакта язуы, әйтүе генә җиңел, ә күпме ихтыяр көче, батырлык ята...

Ә «Фаза»  үзе 6 июнь көнне яраланган хәрбине эвакуацияләгәндә һәлак була. Гаскәр часте командованиесе өлкән сержант Хәертдиновны үлгәннән соң Россия Герое исеменә тәкъдим итә.

Хушлашу тантанасына Хәертдиновның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелган. Биредә шулай ук каты бәрелешләр вакытында «Фаза» коткарган ирләр дә булган.

Бер ай элек 42 яшен тутырган өлкән сержант Хәертдинов Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына китүче беренче үзиреклеләрнең берсе була. 2022 елның июнендә ул “Тимер” исемле батальон составына эләгә, шуннан соң батальон белән бергә Запорожье һәм Донецкның кайнар нокталары аша үтә. Башта ул бүлек командиры булып хезмәт итә, пехотада хәрби машина командиры була. 2022 елның көзендә Запорожьедагы  Пологи шәһәрендәге бәрелешләрдә  катнаша, ә берничә айдан соң Работино өчен авыр сугышлар вакытында Урал мотоциклында яраланганнарны коткарырга теләк белдерә. Бу елның язында батальонны Угледарга күчерәләр, биредә дә «Фаза» яраланган егетләрне коткаруны дәвам итә. Хезмәт итүе чорында ул “Батырлык ордены”, «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән һәм «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребез, аларның каһарманлыклары турында ТНВ журналисты Зөфәр Дәүләтшин үзенең сюжетларында хәбәр итеп килә. «Фаза» белән танышлыклары турында да искә алды ул. 

– Аның белән 2023 елның апрелендә таныштык, – дип сөйләде безгә журналист. –  Работино юнәлешендә эшләүче “Тимер” батальоны турында сюжет төшерә идек. Баштарак бераз үпкәләшеп тә алдык, чөнки эшнең кызу чагы, хәрбиләрнең берсе белән интервью яздырабыз. Арткы планда мотоцикл тавышы ишетелде. Кечкенә генә мопед иде ул. Әлеге матайда җилдерүче хәрби яныбызга килеп танышты. Ни өчен махсус хәрби операциягә китүен дә телгә алды. Тыныч тормышта ул энергетик булып хезмәт куйган. Илдәге хәбәрләр белән кызыксынып торган. Запорожье өлкәсендәге электр подстанциясен бомбага тоту аның өчен соңгы тамчы булган. «Фаза» позывноен алуы да куйган хезмәте белән бәйле. Без аның белән берничә тапкыр күрештек, махсус хәрби операция зонасында гына түгел, ә тыныч тормышта да. Казанга ялга кайткан иде, шалтыратты да, очрашырга сүз куештык. 2024 елның февралендә янә яу кырында күрештек.  Аның турында батальон егетләре шаккатып сөйләде. Архивымда «Фаза»ның яралыларны ташу мизгеле төшерелгән видео да бар. “Сәгатенә 180 чакрым тизлек белән чаптырам, урман полосасына керәм, ә анда мине яралыларны эвакуацияләү өчен көтеп торалар. Шул ук тизлек белән кире яшеренү позициясенә кайтам. Ә һавадан аңа дрон операторлары ярдәм итеп, дошман күренмиме-юкмы икәнлеген әйтеп торалар», дип сөйләде ул. Ничәмә тапкыр үлемнән дә калган. Мотоцикл ватылып туктап калгач та, дрон операторлары: ярый әле шул вакытта туктагансың, юкса, камикадзега эләгә идең, дигәннәр. Кызганычка каршы һәрчак уңыш елмаймый шул, бигрәк тә яу кырында. Аның үлеме турында хезмәттәшләремнән белдем. Тагын бер төркемебез күптән түгел “Тимер” батальоны турында сюжет төшерергә барган иде, алар белеп алган. 
Зөфәр сүзләренчә, «Фаза» кебек каһарманнар безгә һәрвакыт үрнәк булып тора.

«Абыйларын нык сагыналар»

Актаныш районы инженер гаскәрләренең рота командиры урынбасары, Аеш авылы егете Азамат Галеев күптөрле орден, медальләр иясе. Яшь булуына карамастан, кылган батырлыклары турында китап язарлык. 

– Ирем Илфат, үзем дә Аеш авылыннан, дип сөйләде безгә хәрбинең әнисе Ализа апа Галиева. – Өйләнешкәнче биш ел аралашкан идек, тугызынчы сыйныф булгандыр. Ирем дә, үзем дә җырларга ярата иде. Менә шулай авылдан-авылга концерт куеп йөргәндә, таныштык. Аннан соң аны армиягә озатып, көтеп алдым. 1999 елда өйләнештек. 2000 елның 26 мартында Азамат исемле улыбыз туды. Аннан башка тагын 4 балабыз бар, алар олы абыйларын бик ярата, зарыгып көтеп алалар. Илфат ветеринария табибы булып хезмәт куя әле дә. Үзем җирле хакимияттә эшлим. 
Олы уллары Азамат 2020 елның 26 ноябрендә Башкортстандагы «Алкино-2» инженер гаскәрләренә хәрби хезмәткә алына. Хәрби хезмәтенең ярты елы үткәч, егеткә контракт төзергә тәкъдим итәләр. Азамат килешү төзеп, хезмәтен дәвам итә.
Махсус хәрби операция игьлан ителгәч, егет механикалаштырылган күперләрне төзи торган инженерлык взводын җитәкли. 

– Подчерниговода шартлатылган күпер урынына тиз арада яңасын төзеп, шуннан хәрби колоннаны исән-сау чыгарып җибәргән өчен Георгий Жуков медале белән бүләкләгәннәр улымны. Ә бу медальнең документын Россия президенты Владимир Путин үзе имзалаган, – ди хәрбинең әнисе.
Азамат үзе сөйләвенчә, берничә тапкыр үлемнән калган. Хәрби белән бергә машинада йөргән дусты кичке патрульгә кадәр «КамАЗ»ның йокы бүлмәсендә ятып алырга киңәш итә. Азамат «спальник»ка кереп тормый, пассажир урындыгына кереп утыра. Көтмәгәндә ата башлыйлар – бөтен якта атыш, кычкырыш, тавыш. Акрынлап безнекеләр артка чигенәләр. Тынычлангач, шул ачыклана – Азамат кереп ятасы кабинаның түбәсен ике зур снаряд тишкән. «Нәкъ минем йоклыйсы урын иде ул», – ди Азамат.

Су буендагы окоп тирәсендә 3 сугышчы басып торганда минометтан ут ача башлыйлар. Кызыл утлар уйнаганын күрү белән, Азамат егетләргә «воздух!» дип кычкыра, өчесе дә окопка сикерәләр. Ә 1 метр читтә генә снаряд төшә һәм җирне актарып ата...
Махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк катнашкан егет "Жуков медале", "Сугышчан батырлыклар өчен" һәм "Хәрби батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.  

– Махсус хәрби операция зонасында катнашкан егетләрнең якыннарына бары бер теләк – догада булыгыз, паникага бирешмәгез. Айлар буе элемтәгә чыга алмаган вакытлары була. Ничек кенә авыр булмасын, сабыр итегез, – дип хушлашты безнең белән Ализа апа. 
 Азаматка исәнлек-саулык телибез. Алар безнең горурлыгыбыз!

***
2024 елның 31 июленә кадәр генә хәрби хезмәт контрактына кул куеп, бер тапкыр бирелә торган 1 000 000 сумга кадәр түләү алу мөмкинлеге бар. Әлбәттә, документларны әзерләү өчен билгеле бер вакыт таләп ителәчәк. 
Сугыш тәҗрибәсе һәм хәрби һөнәрләрнең булуы мөһим түгел. Хәрби комиссариат вәкилләре әйтүенчә, хәрби күнекмәләргә өйрәтәчәкләр, ярдәм итәчәкләр. Экипировка, хәрби көйләү, хәрби һөнәр сайлау, юл чыгымнары – болар барысы да түләнә.
2024 елның июнь — июль айларында Татарстанда контракт имзалаган МХОда катнашучылар өчен ярдәм чаралары

Бер тапкыр түләүләр
Россия Оборона министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 195 000.
Татарстан Республикасыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 505 000
Татарстан муниципаль берәмлекләреннән бер тапкыр бирелә торган түләү - 300 000 гә кадәр (үз районнарында белешергә)
Һәр балигъ булмаган балага бер тапкыр бирелә торган түләү – 20 000
Россия Оборона министрлыгыннан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән очракта, биш хезмәт хакы күләмендә акчалата түләү

Даими нигездә түләүләр
Махсус хәрби операция зонасында булган вакытта айлык акчалата тәэмин ителеш –  210 000
Махсус хәрби операция зонасында хәрби бәрелеш вакытында өстәмә түләүләр – 8 000
дошман территориясенең 1 чакрымын алган өчен түләү 50 000
хәрби техниканы кулга төшерсәң – 1 000 000 кадәр
Россия Федерациясе Геройларына яки аларның гаиләләренә айлык түләү –  89 675
сугыш хәрәкәтләре ветераннарына айлык түләү – 4 184

 Медицина, мәгариф, социаль ярдәм

• махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын чираттан тыш медицина тикшерүе; 
• бушлай психологик ярдәм; 
• ипотека системасы аша РФ Оборона министрлыгы хисабына тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге;
• урта махсус белем бирү учреж¬дени嬬ләренә беренче чиратта кабул итү; 
• югары уку йортларында бюджетта уку;
• югары уку йортларында түләүле уку формасыннан бюджетка күчү;
• МХО контрактчылары гаиләләренә социаль хезмәт күрсәтү; 
• балалар һәм өлкән яшьтәге туганнар өчен реабилитация үзәкләренә кабул итүдә өстенлек; 
• өлкән яшьтәге гаилә әгъза¬ларына, инвалидларга бушлай хезмәт күрсәтү; 
• махсус хәрби операциядә катнашу¬чыларның гаиләләренә газ үткәрүдә субсидияләр;
• башкарма производстволарны (алиментлардан тыш) туктату;
• кайбер җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгыннан азат итү;
• балага теркәлү урыны буенча җәйге сәламәтләндерү лагерына ¬юллама.
Салым, банк ташламалары һәм хезмәт гарантияләре
• махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен кредит каникуллары;
• махсус хәрби операциядә катнашучыларны торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне кичектергән өчен пенядан азат итү;
• махсус хәрби операциядә катнашкан өчен социаль түләүләр буенча керем салымыннан азат итү;
• күчемсез милеккә салым түләүдән азат итү;
• милекне арендалау килешүләре буенча кичектерү;
• ташламалы автокредит бирү; 
• нотариаль хезмәтләргә ташла¬малар;
• хезмәткәрнең элеккеге эш урынын саклап калу; 
• өстенлекле эшкә урнашу – 2025 елның 1 гыйнварыннан.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы нәрсә бирә?
Статусны барлык махсус хәрби операция контрактчылары ала:
• пенсия белән тәэмин итү буенча ташламалар;
• торак бинаны арендага алу яки карап тоту өчен 50 процент күләмендә компенсация;
• эш бирүче акчасына һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу;
• протезлар (тешләрдән тыш) һәм протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин итү;
• торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларына кергәндә, бакча яки бакча җир кишәрлекләре сатып алганда өстенлек;
• хезмәт вакытында беркетел¬гән шул ук поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә пенсиягә чыкканнан соң да хезмәт күрсәтү;
• еллык отпуск өчен уңайлы вакыт сайлау һәм 15 көнгә кадәр түләүле отпуск алу хокукы;
• транспортның барлык төрләренә билетлар сатып алганда, барлык элемтә, мәдәният һәм спорт оешмаларында ¬чиратсыз хезмәт күрсәтү;
• өй телефонын беренче чиратта ¬урнаштыру;
• РФ Оборона министрлыгы тарафыннан барлык гаилә өчен шифаханәләргә һәм ял базаларына юлламалар.

Яраланган һәм инвалидлык алган очракта
• контузия яки яралану очрагында – 3 000 000 сумнан алып; 
• иминият түләүләре, инвалидлык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә 1 500 000 сумга кадәр акча түләү;
• хәрби хәрәкәтләр инвалидларына айлык түләү – 22 000  сумга кадәр;
• бушлай комплекслы медицина ярдәме; 
• инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия;
• хәрби хәрәкәтләр инвалидларына социаль хезмәт күрсәтү.
Һәлак булган геройларның гаиләләренә
• гаиләгә иминият буенча түләү – 12 400 000  сум; 
• махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләү – 2 000 000 сум;
• һәлак булган хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаиләләренә айлык түләү – 2 283 сум;
• Россиянең һәлак булган герой¬ларының гаиләләренә айлык акчалата түләү – 89 675 сум;
• җирләү чыгымнарын түләү; 
• бурычларны исәптән чыгару, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр буенча да;
• шәхси йортны ремонтлау өчен акча бирү.

Контракт буенча хәрби хезмәт үтү мәсьәләләре буенча бердәм кайнар линия телефоны 8 (800) 222-59-00
«Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәге 8 (843) 299-17-71
Россия, Татарстан Республикасы, Казан, Воровский урамы, 25 (Төньяк вокзал метро станциясе янында).
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading