16+

Алдакчыны ничек танырга?

Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.

Алдакчыны ничек танырга?

Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.

Кешенең алдый башлаганын сизсәгез, аңа игътибар беләнрәк карагыз. Бигрәк тә сул ягына. Кеше баш миенең уң ярымшары фантазия, иҗат өчен җавап бирә. Сул ярымшары – акыл һәм сөйләм өчен. Шуңа да сул ярымшары контрольгә бик бирешми. Сул кулы белән күбрәк селтәнсә, сезнең алда алдакчы утыра дигән сүз. Әңгәмәдәшче учларын ачып сөйләшсә, ул дөресен сөйли, әгәр дә ничектер ябылырга теләсә, әйтик, тезен тез өстенә, кулларын күкрәккә кушырып куйса, борынын кашыса, бармагын ирененә куйса, ара-тирә кулында ручка йә ачкыч әйләндерсә, нәрсәдер яшерә. Шулай ук алдакчылар күзләрен еш кыскалап ала.

Ялганлаган вакытта карашның кая төбәлгәненә игътибар итсәк, ир-атлар – аска, хатын-кызлар өскә карап тора. Кеше: «Сезне күрүгә шатмын», – дип әйткәч кенә елмаеп куйса, ул дөресен сөйләми. Чынлап та шат булган кеше исәнләшкәндә үк елмая, ягъни сөйләме белән эмоциясе бергә бара. Билгеле психолог Джеймс Пеннебейкер фикеренчә, ялганчы кеше үзенең сөйләмендә беркайчан да «мин, минеке, безнеке» дигән сүз кулланмый. Шул рәвешле ул үз өстеннән җаваплылыкны төшерә икән. Алдакчы «чынлап әйтәм», «беркайчан да», «ант итәм» кебек гыйбарәләрне кулланырга ярата. 

Ялганчыны ачыклау серләре турында күбрәк белергә теләсәгез, Чарльз Дарвин и Пол Экманның «О выражении эмоций», Алан Пизның «Язык телодвижений», Пол Экманның «Психология лжи», Юрий Щербатыхның «Искусство обмана», Борис Хигирның «Физиогномика», Олдерт Фрайның «Детекция лжи и обмана» китапларын укыгыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    фамилиясы Путин булса белэрсез

    Мөһим

    loading