16+

Александр Гусев: «Туп артыннан чабышудан футболчы чыкмый»

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матбугат үзәгендә Татарстанның футбол федерациясе рәисе Александр Гусев журналистлар белән очрашты.

Александр Гусев: «Туп артыннан чабышудан футболчы чыкмый»

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матбугат үзәгендә Татарстанның футбол федерациясе рәисе Александр Гусев журналистлар белән очрашты.

– Яшермим, үзара сөйләшкәндә, Россиянең футбол буенча җыелма командасы төркем уеннарында ук төшеп калыр, дип борчылган идек, – диде ул. – Бәхеткә, команда матур чыгыш ясады, һәр спортчы тырышты. Дөнья чемпионатында берничә команданы җиңү – бу инде Россиядә футбол бар дигән сүз. Чемпионат илебездә футболның үсешенә, һичшиксез, көчле этәргеч бирәчәк.
Республикада 46 стадион, 800 универсаль спорт мәйданчыгы эшли. Быел Казанның Юдино бистәсендә, ә киләсе елда Апаста стадион ачылачак.
– Футбол белән 8940 үсмер шөгыльләнә, 49 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе футбол юнәлешле. Хәтта 34 кызыбыз футбол командаларында уйный. Кызганыч, кайбер тренерлар балаларга туп ыргыта да, шуның белән эш бетте дип саный. Бала туп артыннан никадәр генә чапса да, аңардан яхшы футболчы чыкмый. Балаларга теорияне, ягъни нинди алымнар белән уйнарга кирәклеген өйрәтергә кирәк, – ди Александр Гусев.

Татарстанда үсмерләрнең сигез яшь категориясендә ел саен муниципаль районнар һәм кече шәһәрләр командалары арасында футбол ярышы уза. Бәйгедә гомумән дә катнашмаучы районнар да бар икән. Өлкәннәрнең 30 футбол командасы бар. Республиканың футбол федерациясе рәисе Бөгелмә, Түбән Кама, «КамАЗ», Казанның «Мотор-Академия» футбол командаларының көчле булуларын әйтеп үтте.
– Республикада тренерлар да, хөкемдарлар да бар, 240 тренерның 200е балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә эшли. Ләкин тренерларның хезмәт хакы – 15 мең сум. Тренерларның хезмәт хакын 25 мең сумга күтәрү турында сүз бара, мәсьәлә уңай чишелергә охшаган, – дип өметләнә Александр Гусев.

Футбол командаларының матди-техник хәле турында да сүз кузгалды. 
– Безнең федерация җәмәгать оешмасы гына бит ул, капчык-капчык акчаларыбыз юк. Россия Федерациясенең футбол берлеге «Күн туп» бәйгесе кысаларында туплар бирә. Без әлеге 1000-1500 сумлык тупларны футбол командаларына тапшырабыз. Дөнья чемпионатларында, бәлки, 8 мең сумлык туплар белән уйныйлардыр, тик безнең андый кыйммәтле тупларыбыз юк, – диде Александр Гусев. – Россия Федерациясе чемпионаттан соң республикаларда футбол үзәкләре оештырырга ниятли. Әлеге үзәкләргә финанс ярдәме күрсәтеләчәк, бу исемлеккә керергә тырышачакбыз.
«Рубин» футбол командасы уеннарын карарга 2008 елда 18 мең тамашачы-җанатар килә торган булган. Хәзер алар бер-ике меңгә генә калган. «Рубин» быелгы сезонда үзебездә Краснодар, «Зенит» һәм ЦСКА командаларын кабул итәчәк. 
– Футболның үсешенә, командаларның ничек уйнавына җәмәгатьчелек тә йогынты ясый. Яшел Үзәндә футболга 500ләп тамашачы җыеламы икән?! Бу әле яхшы. Районнар командалары очрашканда, трибуналарда гомумән бер кеше булмый, – дип, футбол командаларыбызга рухи теләктәшлек күрсәтергә чакырды Александр Гусев.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X