16+

“Алия, килделәр!..” Дус кызымның шайтаннары белән ничек көрәштек?

- Алия, бер генә күз сал әле, күк йөзе никадәр матур икән бит! Шундый киң, бу күк йөзенә нишләп моңарчы бер генә дә игътибар итмәгәнмен икән?!

“Алия, килделәр!..” Дус кызымның шайтаннары белән ничек көрәштек?

- Алия, бер генә күз сал әле, күк йөзе никадәр матур икән бит! Шундый киң, бу күк йөзенә нишләп моңарчы бер генә дә игътибар итмәгәнмен икән?!

– Күңел күзең сукыр булган димәк, ә бәлки эчендәге теге 104 яшьлек Мәликә карчыгың кара шәле белән каплап куйган булгандыр күңелеңне!

Каплап кына куйганмы соң, бу карчык иптәш кызымның эчендә ярты Кытай халкы кадәр шайтан җыеп утырган...

...Әйе, мин дә сезнең кебек, бу хәл беркайчан да минем булмас дип уйлый идем. Гомумән шайтан, җеннәргә ниндидер бер искелек калдыгы кебек карарга яраттым. Әмма иптәш кызымның җеннәре фикеремне үзгәртергә мәҗбүр итте. Бу хәлләр борын-борын заманда да, моннан ун, биш ел элек тә булган хәлләр түгел. Әле бер ай чамасы гына узып бара.

Бүлмәдәш кыз белән безнең җәйге яллар бергә туры килде. Күңелле генә авылларга таралыштык, ике атна ял күз ачып йомганчы юк булды. Рәхәт яллар булды ул, печәненә, җиләгенә дә җитештек. Очып диярлек Казаныма килеп җитеп, иртәгәсенә эшкә дип ашкынган күңелнең генә бераз кәефе кителде. Баксаң, миннән ике көн алдан инде Казанда булып, эшкә чыгарга тиешле бүлмәдәш кыз юк. Килмәгән. Юк, уйламагыз югалмаган, кич килде ул. Кояш баеган иде инде. Әмма Минзәләдән озата килгән әтисенең: “Кызым, кайгырма, барысы да яхшы булачак”, – дип әйтеп, ут тизлегендә юк булуы мине бераз аптырашта калдырды.

Э...ны да әйтерсең үзгәртеп куйганнар, күземә дә карамый.

– Әй, Э...нәрсә кочаклашмыйбыз мени? - диеп кочагыма алгач кына бераз эреп китте, бичара. “Әйдә чәй эчәбез”, – дим, юлдан соң шулай мәтрүшкәләп чәй пешереп куям мин. Әбиләр кебек инде, чөкердәшеп чәй эчәргә яратабыз. Бу фикеремне дә хупламады бу. Тынлык...

– Юк, булмый бу болай! Сиңа нидер булган, сөйләргә генә теләмисең, сөйлә! – дим.

– Үзең күрерсең, ди бу миңа.

– Юк. Күргәнче беләсем килә, – дим.

– Алия, курыкма, мин чирле дә, җүләр дә түгел, үз акылымда!

Бу сүзләр мине тагын да хозурсызландырды, сөйлә дә сөйлә дим инде. Белмәгәннең беләсе, күрмәгәннең күрәсе килә бит. Минем дә шулай булды инде бу. Сөйләп китте бу. Баксаң, мин рәхәтләнеп июль кояшында җиләк җыеп, су коенып, җәйнең бар рәхәтен татып йөргәндә, минем каршымдагы Э... ялын җәһәннәмдә үткәргән дисәм дә арттыру булмас. Авылга кайткан көннең өченче көнедә башлана бу хәлләр аның белән.

– Беләсеңме, Алия, ниндидер бер күңел төшенкелеге биләп алды мине, хәтта өйдәгеләрне күрә алмас дәрәҗәгә килеп җиттем, пешергән ризыклардан да тәм тапмый, кеше белән утырып ашый алмас булдым, – дип башлады ул. – Ачуымнан әнигә: “Син җүнле хатын”, – түгел дип тә кычкырып җибәрдем берсендә. Йокым-йокы түгел, әллә нәрсәләр килеп борчый, кыйныйлар, буалар, көчлиләр - һәр көн шыбыр тиргә батып уянам. Ә берсендә шулай йоклап яткан җиремнән җаным әйтерсең лә ятагымнан аерылып өскә күтәрелә иде инде, әнинең ишекне шап итеп ябып куйган тавышыннан, уянып китеп, үземә кайттым. Көндезләрен әйтәсе дә юк, намаз вакыты җитүгә, хозурсызланам, күзләрем ут яна башлый, борчыла, авызларым кыйшаеп әллә нинди кыяфәтләргә кереп бетеп, яман тавыш белән үкереп еларга тотынам. Бүре булып улап, тырнакларым белән агач идәнне тырмый-тырмый елыйм, әтәч кебек кычкырам, елан кебек идәндә шуышам... Өйдәгеләр бу кыяфәтемә чыдый алмый, син ни кыланасың, үзеңә кайт дип тынычландырмыкчы булалар, мин тагын да котырынам. Түзмәгәч, әни күрше авылдагы мәчеткә алып китте. Япь-яшь кенә хәзрәт утыра тегендә. Минем хәлемне аңларлык түгеллеге йөзенә чыккан, яшь әле, күреп түгел, ишеткәне дә булмагандыр... Башта сөйләштерде, сорауларына җавап биреп бардым, соңыннан Коръәннән сүрәләр укыды, иртәгәсенә дә килегез дип саубуллашып аерылдык. Икенче көнне дә киттек бу хәзрәткә, эчемдәге берсе сөенә: “Хәзрәткә, барам, хәзрәт чибәр”, - ди. Әмма ишек ачучы гына булмады, мәчет эчтән бикле, дәшмиләр... Озак көтттек... Ачмадылар! Аңлаганнар күрәсең эшнең нидә икәнлеген.

Аннан үз авылыбыздагы өлкән яшьтәге хәзрәткә мөрәҗәгать иттек. Мине ишек тупсасыннан күрүгә үк хәлемне аңлап алды. Чөнки мәчет янына килеп җитүгә аякларым чалышып бетеп, атламас булалар, борчылам, елыйм, акырам, җанымны кая куярга белмим. Хәзрәт алдына да, мәчет идәненнән, көч-хәл шуыша-шуыша килеп егылдым. “Сөйлә”, – дип тә сүз какмады, кил, кызым, утыр! Хәзер карыйбыз кемнәр ияләшкән икән сиңа диде дә шунда ук эшкә кереште. Хәзрәтнең бер мөраҗагате җитте тегеләргә, сүзгә кереп сөйләшә башламасыннармы болар, хан заманындагы карчыклар да, Даша, барысы да телгә килделәр. Акылым белән үзем икәнлегемне аңлыйм, ә телем алар булып сөйләшә. Озак азапланды минем белән хәзрәт. Әмма бары тик аларны сөйләштерә генә алды, эчемдә кала бирделәр. Догалар да язып бирде, өшкергән суларын да эчтем, килә башласалар Коръән сүрәләрен тыңларга кушты. Ун көн көрәшәм инде файдасы гына юк, Алия. Бүген дә әти белән әнине алдады теге эчемдәгеләр. Булды мин инде терелдем, илтеп куегыз мине Казанга диделәр. Менә яныңда утырам, вуаля ди бу миңа...

Тыңлый-тыңлый бүлмәгә караңгы төшкәнен сизми дә калганмын. Ә мин һаман да кызыксынуымны дәвам итәм. Ә Даша, Даша кем соң, ничек кергән сиңа дим.

Хәзрәт тә сорады аны үзеннән бу хакта. Әле бит үз телендә сөйләшә ул, шунысы шаккатмалы, ди Э... . “Я...я.я.я. Даш...шш..аааа”, – дип берничә кабатлавы булды, каршымда утырган Э. күзләре ут яна башлады, сизмәстән, үзем дә чыгып кит моннан, Э... син түгел бу дип кычкырып җибәрмәмме... Менә сиңа әйтим, үземә дә үтеп кермәкче булалар моның шайтаннары. Үкереп елыйм, әмма үз тавышым белән түгел, үрле-бирле сикертә, акырта, тешләр-тешләргә бәрешә. Э... минем үкереп елаганымнан, куркып, хәзрәткә шалтырата, Алиягә сөйләгән идем, аны да мине җафалаган кебек ярсыта башладылар ди... Хәзрәт догаларыгызны укыгыз ди, укырга тотындык, аны укыган саен тагын да котыра тегеләр. Елап, акырып хәлем беткәч берзаман тынычланып калдым. Э... ни булды бу дим... Безнең белән нәрсә булачак, ничек кешеләр янына чыгачакбыз, ничек эшкә барачакбыз...Шушылай булып калсак.... Безнең бер генә юл булачак, ул да булса - җүләрләр йорты... Шушы сорауларга җавап эзләп озак утырдым идәндә. Инде соң иде, шәһәр йоклый. Ятак асларына пычаклар куеп, ишек кырыйларына тозлар сибеп, без дә йокларга яттык.

- Э... иртәгә син дә, мин дә эшкә бармыйбыз, шалтыратып хәбәр бирербез дә, бу хәшәрәтләрдән арыну юлын эзләргә чыгарбыз...

– Эх, булса иде бер чарасы, таба алсак иде...

Икенче көн, иртән торып Э... теге авылларындагы хәзрәткә шалтыратты. Нишлик, кая барыйк? - дигәч, хәзрәт, вакытны бушка уздырмагыз, эзләгез чарасын, мәчетләргә барып карагыз, эзләнегез дигәч, озын күлмәкләребезне киеп, башларыбызга яулыклар бәйләп, беренче эш итеп “Мәрҗани” мәчетенә юл тоттык. Монда инде үз күзләрем белән күрергә туры килде, Э... ның мәчет кырыена килеп җитәрәк ничек итеп аяклары шалышканын, әйтерсең лә мизгел арасында зәгыйфләнеп калганнар, үкерә-үкерә мәчет ишегалдында елап, тынычландыра-тынычландыра эчкә таба сөйрәдем, алып кереп утыртуга ук, хәзрәткә хәлебезне сөйләп бирдем. Сүземне дә тыңлап тормады: бу дус кызыңа җен кергән, мин булдырып чыга торган эш түгел бу, карт инде мин”, – дип җаваплады (янында яшь хәзрәт тә бар иде, аңа да әйтеп карады, юк-юк-юк, дип баш чайкады анысы да).

...Мәчеттән чыктык, янымдагы дус кызымның инде соңгы ышанычы янып көлгә әйләнде. Нишләргә, кая барырга, кемгә шалтыратырга, кем ярдәм итә ала дип уйланып йөри торгач. Мине моннан ике ел элек өшкергән Шамил абый исемә килеп төште. Тизрәк номерын җыеп шалтыратырга булдым, ул да өйдә булып чыкмады... Кайткач, зинһар шалтыратсын дип хатынына хәбәр калдырдым. Аннан кайтыр юлга чыктык, әмма аяк өйгә тартмады, өй янындагы “Имәнлек” паркына алып киттем, бераз җиңеллек килмәсме дим. Ә анда матур, Э... белән гел шунда чабырга чыгабыз. Һавасын сулап туймас була идек. Бүген дә шулай рәхәт һава, әмма күңел тынычлыгы гына юк. Әмма күңелем ышанычын югалтмый, телефонымны алып “Борисково” бистәсендәге “Шамил” мәчетенә шалтыраттым. Анда бер ягымлы гына мәчет хезмәткәре алды трубканы. Мондый хәлдә калганнарны, шимбә көнне генә кабул итәләр икән. Әмма бу хәбәрне ишеткәч тә әллә ни сөенмәдем, чөнки

Э... очрагында ике көн көтәргә ярамый кебек тоелды миңа. Белмим, күңелем авазы булдымы бу. Әмма соңыннан ялгышмавымны Шамил абый исбатлады. Телефонымда аның исемен ишеткәч эчемә җылы керде, тын да алмый аңлатып бирдем хәлебезне. Э... белән сөйләшүгә үк Алия моның гомере калмаган, бүген кич балконнан сикерергә әзер инде бу диюгә, өстемә кайнар су сипкәндәй булдылар. Шамил абый, нишли алам, ничек гомерен саклап кала алам дигәч. Әйе, дус кызыңның гомере синең кулыңда, Алия. Урамда моның турында да сөйләшмиләр, бар тиз өегезгә кайтыгыз дип, куалап кадәрле кертеп җибәрде. Кайткач дәвам итәрбез...

Өйнең ишеген ачып маташканда Шамил абый үзе шалтыратып маташа иде инде, хәлнең никадәр кискен икәнен чамалаган күрәсең. Башта мине телефон аркылы өшкереп карады, бәхетең бар икән, ике ел элек өшкергәнем юкка булмаган, сиңа үтеп керә алмаган болар, - ди. Шуңа күрә кичә үрле-бирле сикерткән моның шайтаны сине, “карале, нинди көчле бу кыз”, дип шашырынган-шашырынган да тия алмыйча яңадан хуҗасына киткән бит бу ,-ди. Үзем әллә ни ышанып та бетмәгән булып утырам, телефоннан гына күреп, белеп буламы инде дим эчемнән. Чират Э...га җитте...

Менә монда башланды ичмасам пәри туе! Бу тамашаны күзәтеп утыра алыр идеме икән 27 яшьлек башка бер кыз бала. Мөгаен, юктыр! Өйдән үзе чыгып чабыр иде ул!

– Күзләреңне йом, Э... Башлыйбыз!

Башта рухлардан, изге көчләрдән, фәрештәләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп, аннан ниндидер шаманнарча көй чыгара башлауга Э... ихтыярсыздан чайкала, сөйләнә башлады. Йөзләр әллә нинди кыяфәтләргә кереп бетеп, Шамил абый белән телгә килә башладылар. Аның бер генә соравын да җавапсыз калдырмадылар. Шунысына игътибар иттем, Шамил абый алар белән бик ягымлы, матур гына сөйләшергә тырыша. Һич кенә үпкәләтер сүз белән дә дәшмәс. Үзенчә көлдереп тә ала үзләрен. Кайберәүләре хәтта оялып та куя Шамил абыйның сорауларыннан. Шуны да уйлап куйдым димәк шайтан-җеннәрнең дә ояты, вөҗданы бар... Нишлисез соң сез анда дигәч, бер аваздан көлешеп: “Ааааахххх ниләр генә кыланбыйбыз инде, көчлибез, кыйныйбыз, буабыз, акыртабыз, елатабыз!” – диләр. (Чыннан да Э... ның миңа күп тапкырлар буылып уянам дип сөйләгәне бар иде.) Саный китсәң Э... ярты Кытай халкы диярлек шайтан җыйган эченә. 104 яшьлек Мәликә, рус кызы Даша, Катерина, Вика, кайчандыр очрашып йөргән егете Миша да монда, урамнан үтеп барышлый кергән Фираясы да “мимо проходила” дип телгә килә, Бибинуры “елмаеп тора иде, кердем инде ачык булгач” ди... Кайберәүләре: “Добро пожаловать” дип язылып куйган бит аның анда, кердек, әле монда урын җитәрлек дип сөйләнәләр. Бу әле мин күрәселәренең башы гына булган икән...

Алия, шайтаннары борчый башлагач миңа шалтырат, бүген чыгара башлыйбыз ди, Шамил абый. Догаларыгызны укымагыз, “Коръән” китабын да яшереп куегыз, аларны сез котыртасыз гына, аларга дога кирәкми... Шуны аңлагыз! Ә хәзер йокларга тырышыгыз, чөнки көч күп кирәк булачак, ди.

Э... ның: “Алия, килделәр!”- дип дәшүдән уянып киттем. Төнге сәгать бер. Э...ның күзләре ут яна, авызлар кыйшаеп ниндидер бер карт карчык кыяфәтен алмакчы була. Мин тизрәк Шамил абыйга шалтыратам.

Шамил абый, килделәр тегеләр, нишлибез дим. Алия, бар өч төрле су, тазыяк әзерлә, ди бу миңа. Э...ны урындыкка утырт. Телефонымның тавышын ачып куйдым да, тизрәк су әзерләргә ашыктым. Э...ның учларына тоз сип, куллары нишли? Бер-берсенә бәрешә, дим. Башлыйбыз!

Инде бу юлы Шамил абый сөйләшеп кенә утырмады, эшкә кереште, хуҗаларыгызга кире кайтыгыз дип куалый башлады. Ә су ярдәмендә чыга торганнары су белән чыгып тазыякка төште. Тазыяктагыгы косыкта күзләр, тешләр, мөгезләр, тамырларны күреп мин аптырашта калдым. Үзем күргәннәремне Шамил абыйга әйтеп барам, әле курыкмыйча аңлатмасын да сорыйм. Баксаң бу тешләр Э...ны эчтән ашап ятканнар, мөгез, тырнак ишеләре бозым белән кертелгәннәре. Үзе сөйләштерә тегеләрне, аннан бар җитәр инде дип куалап чыгара. Беренче көн күбесен диярлек чыгардык. Сәгать төнге бердән алып дүрткә кадәр көрәштек бу хәшәрәтләр белән. Ясаган суларыбыз күбесен чыгарса да, әмма иң көчлеләре Э...ның эчендә әле яши бирделәр. Чөнки бу бичараның эчендәгеләр кайберләре инде ана карынында ук кереп утырган булганнар, ә аларны тиз генә тамыры-төбе белән умырып атам димә...

Икенче көн иртән торып, Шамил абый әйтүе буенча әрем эзләп якындагы “Имәнлек” урманына юл тоттык. Урманга килеп җитәрәк каршыга очраган ике әбидән башка, очраган һәр кешегә Э... аякларын зәгыйфләндереп куеп, чалышып диярлек үтеп китәргә тырышты. Баксаң иртән белән Шамил абый безнең белән сөйләшкән арада, Э...га шундый сак куйган булган. “Матурланып йөрмә анда, һәрберсенә елмайган булып. Каршыгызга очраган адәмнәрдән карарга хәтта куркыныч кыяфәткә кереп үтеп китегез”, – дигән сүзләре шап итеп искә төште. Димәк, урман тулы шайтанлы кеше очраган безнең каршыбызга. Ә акылга зәгыйфрәк ике игезәк яныбыздан велосипедтан үтеп киткәндә әллә нинди кара тавышлар чыгарып кычкырып узып киттеләр. Шамил абый әйтүе буенча андый балалар шайтаннарны үтәли күрә икән.

Күп икән әрем урманда, рәхәтләнеп җыйдым, сөенә-сөенә җыйдым. Бу безнең бүгенге иң көчле корал буласына ышанам. Белмим кайдан килгәндер миңа көч ул көннәрдә, хәтта шаяртып, күңелен дә күтәргәли идем мин дус кызымның... Ә ул моңсу гына янымда йөри. Бераз көлемсерәп, кыяфәтемне күреп: “Алия, син бу озын зәңгәр күлмәгеңдә, тузгылткан чәчләрең, кочак тулы әрем, шайтан таякларың белән гел фәрештәгә ошап торасың бит әле”, –дип көлдертте бичара. Инде хәзер яныбызда Шамил абый булу сәбәплеме, җомга көнебез тыныч үтте. Әйтеп куйган сүзе дә бар иде: “Җомга ял итәбез, изге көн, ярамый”.

Ә менә җомга көн үтеп, шимбә көненә чыкканда Э...ның 104 яшьлек Мәликәсе яңадан тузына башлады. Инде бу юлы зурдан куптык! Тәмамлау һәм юк итү максаты белән. Яңадан шул ук ритуаллар, әмма бу юлы теге урманнан җыеп алып кайткан әрем дә бар инде. Беләсезме, аның хәтле әрем суын кеше гомердә дә эчә алмас иде, ә шайтан эчә икән. Аннан тагын берсенә игътибар иттем, Шамил абый аларга җыр сузып, биеткәндә дә, тиз-тиз чаптырганда да, берсе тиң аяк табанына тулысынча басмый. Ә аяк очларына басып чабышалар, димәк болар тояклы затлардан дигән фикергә килдем мин. Бу көнне мәңге онытмаслык итте теге Мәликә карчык. Йә, китәм дип алдаша, аннан тагын хәл җыеп сүзгә килә. Алдашып хәтта миннән чәй дә сорап эчте. Чәйне алып кереп Э...тоттыруым булды, абыйстайларча, идәнгә утырып, аякларын бөкләп: “Ах, нинди тәмле чәй”, – дип эчеп утыра бу минем каршымда. Э... син түгел бит бу, дигән сүздән генә кире юкка чыкты теге карчык.

Бераз чәйләп алгач, яңадан тотындык. Э...ның тавышы чыга башлаган иде инде, әмма теге әле һаман да чыгып китмәгән. Яңадан дүрт сәгать көрәшә торгач, ниһаять: “Нәрсә эчертәсез сез миңа, тәмсез бит бу”, – дигән сүзләр белән Э... үзенә кайтты. Берничә ысул белән тикшереп карап, инде Э... икәнлегенә инангач, сөенечебездән нишләргә белмәдек.

...Озакка сузмыйча, вөҗданымны, дус кызымның гомерен саклап кала алган мәрхәмәтле, изге күңелле Шамил абый янына юл тоттык. Кукмара районы, Кошкино авылында тормыш иптәше Валентина ханым белән матур гына яшәп ята алар. Шамил абыйны күрү сөенечемнән кысып-кысып кочакладым үзен. Күзләре тулы нур булган бу кешегә никадәр генә рәхмәт укысаң да аз кебек. Кешене яңадан аякка бастыручы, газраилның кулларынан ук тартып алучы адәмне әле күргәнем юк иде.

Шамил абыйның күзләре тумыштан сукыр, шәүләләрне генә бераз күрә ала. Әмма бу хәленнән моң-зарланып утыручы түгел ул. “Күзләрем - тормыш иптәшем Валя минем”, – ди Чыннан да, капкадан кергән дә үк моңа инанып була, пар аккошлар төшерелгән, бизәкләп ясалган капка үзе үк әйтеп тора. Ишек аллары да хуш чәчәктә утыра аларның.

Бераз шулай танышып, сөйләшеп утырганнан соң үзенең дәвалау бүлмәсенә алып керде ул мине. Сихәтле куллары белән массаж да ясый икән, әмма гади массаж димәс идем. Чөнки ул кешене үтәли күреп, куллары белән капшап, кайсы органның урынында утырмавын, кан тамырлары кысылып бетеп башка кан бармавын да һәм башка бик күп авыруларны күрә, дәвалый ала. Моңа үзем дә инандым, чөнки тумыштан баш авырту белән интегәм, ниләр генә эчеп, нинди генә дәваланулар узып карамадым, файдасызга булды. Баксаң, муен өлешендәге кан тамырларым тәмам кысылып, кан йөрер-йөрмәс кенә калган. Менә Шамил абыйның массажыннан кайтканнан бирле башым тик бер авыртып карасын! Ни бу, могҗизамы?!

Лилия Фархуллина, психолог:

– Фәнни күзлектән караганда бу очракны чыннан да шизофрения билгеләренә кертеп була. Хастаханәгә салган очракта ул бик күп еллар дәвамында көчле дарулар, препаратлар астында ятыр иде. Үзегез күреп торасыз соңыннан күбесе гади тормышка кайта да алмый. Ни кызганыч, хәзерге көндә бу чирдән интегүчеләр бик күп һәм күпләренең тормышы аяныч тәмамлана. Бу тулысынча дәвалана торган авыру түгел, медицина бу өлкәдә көчсез. Хастаханәгә мөрәҗәгать иткәнче төрле дәвалау ысулларын кулланып карасыннар иде башта, чөнки төрле очраклар була бит. Мәсәлән, сезнең очракта бозым, шайтан керүләр. Ә бу эштә күрәзәчеләр, өшкерүчеләр көчле.

Алия Садыйкова,

журналист.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Интернетта "Слышу Голоса, мною управляют...",әз булсада анларга була....

    • аватар Без имени

      0

      0

      астэгафирулла аллам сакласын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Өшкерүче - Шамил Гафиятовның тел номерлары 89393447813, 89370073792

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бу чын хәлме сон?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Чын хәл булмаса, минемчә, автор үз исеменнән язмас иде, мәчетләр исемен дә күрсәтмәс иде бу мәкаләдә... Булмас димә дөнья бу...

            Мөһим

            loading