16+

«Алло, дуңгыз колак»

Лениногорск районының Кирлегәч авылында без яшь вакытта чыбыклы телефон Авыл советында гына бар иде. Телефон коммутаторы Кувак авылында иде.

Лениногорск районының Кирлегәч авылында без яшь вакытта чыбыклы телефон Авыл советында гына бар иде. Телефон коммутаторы Кувак авылында иде.

Башта: «Алло, куак, куак», – дип, башыңны авырттырып бетерәсең. Аннан оператор «занято» дип җаваплый. Аннан соң тагын берничә тапкыр талпынып карыйсың: тагын нәтиҗәсез. Кайвакыт, ачу чыгып: «Алло, дуңгыз колак», – дип тә җибәрә идек. Ничек кирәк, шулай, кирәкле номерны әйтәсең. Юктан гына түгел бит инде ул. Бик кирәк булганга шалтырата идек, ләкин сөйләшеп булмагач, бик авыр була торган иде.
Ә хәзер нинди уңышка ирештек дип шөкер итәрлек. Элеккеге еллар белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Шуңа күрә булганның кадерен белергә кирәк.

Минзөфәр Бәдретдинов, Лениногорск районы, Кирлегәч авылы.

Фото: planetaskazok.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading