16+

Алсу Әбелхановадан шашлык РЕЦЕПТЫ

Җырчы Алсу Әбелхановадан бакчасы хакында сорашып шалтыраттык.

Алсу Әбелхановадан шашлык РЕЦЕПТЫ

Җырчы Алсу Әбелхановадан бакчасы хакында сорашып шалтыраттык.

- Без бакчачылар түгел. Бакча безгә эшләр өчен түгел, ә ял итәр өчен генә кирәк. Әлегә вакыт та, җирдә казынырга әллә ни зур теләк тә юк, чөнки шәһәрдә дә эш бик күп. Атна уртасында шәһәрдәге фатирыбызда яшәсәк, ялларда Казан янындагы бер бистәдәге йортыбызда ял итәбез. Мунча керәбез, балалар рәхәтләнеп уйный, вак-төяк эшләр эшлибез. Шуңа күрә бакчада яшелчә, җиләк-җимештән бигрәк, чәчәкләр үсә. Аеруча роза гөлен үстерәбез. Аннан соң мин яшеллек, яшел куаклар яратам. Алар бик күп. Җимеш агачларыннан алма, чия үсә.

Бераз гына мәйданда иртә өлгерә торган бәрәңге утырттык. Ә кайнатмалар ясамыйм. Соңгы елларда җиләк-җимешләрне йә катырып кына, йә шикәр белән генә болгатып куям.  Алма киптерәбез. Кышка салатлар да, компотлар да япмыйм. Кыш көне балаларга катырылган җиләкләрдән компот ясап эчерәм, - диде Алсу.

Гаиләләре белән ял иткән вакытта иң яратып пешергән һәм ашаган ризыклары шашлык икән.
- Гадәттә, йә тавыктан, яки бәрән итеннән ясыйбыз шашлыкны. Иткә суган, тоз, борыч, бераз гына көнбагыш мае салабыз да, өстен каты әйбер белән бастырып, төнгелеккә калдырабыз. Кайвакыт лимон да өстибез. Маринадланган итне шампурларга баклажан, болгар борычы, ташкабак белән аралаштырып тезәбез,-  диде Алсу.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading