Шәһри Казан

Алсуның психологик басымга дучар булган кызы "Голос"бәйгесенең махсус чыгарылышына килмәде

Музыкаль продюсер Иосиф Пригожин әти-әнисе риза булган очракта Алсуның кызы Микелланы үзенә җырларган алырга теләге барлыгын белдергән.

Бу хакта ул «Говорит Москва» радиосында әйткән. "Кызның шанслары искиткеч һәм ул бик талантлы", дигән продюсер.

Реклама

Алсуның кызы катнашкан "Голос" бәйгесендә тавыш бирүнең бик үк дөрес булмавы ачыкланды.

"Беренче канал" әлеге бәйгенең махсус чыгарылышын әзерләгән иде. Анда барлык финалистлар да җиңүче дип игълан ителеп, аларга берәр миллион сум вәгъдә иттеләр. Алсуның кызы әлеге чыгарылышта катнашмады. Соңгы вакытта чыккан шау-шудан соң психологик җәрхәт алу сәбәпле катнашмады, дип фаразладылар моны. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: