16+

«Алтын балык» татулыкка өйрәтә

Туган тел! Барыбыз өчен дә газиз, кадерле бу сүз.

«Алтын балык» татулыкка өйрәтә

Туган тел! Барыбыз өчен дә газиз, кадерле бу сүз.

«И туган тел, и матур тел!
Әткәм-әнкәмнең теле»,
– дип әйткән бөек шагыйребез Габдулла Тукай.

Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә үз халкының телен, мәдәниятен, борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү белән беррәттән башка халыкларның да тарихы, мәдәнияте белән таныштыру бик мөһим. Дуслыкның нигезендә әнә шул ята.

Безнең 362нче «Алтын балык» балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри: татарлар, руслар, мари, чуваш, мордва... Балаларда бу халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, телләренә сак караш, бер-берсенә ихтирам хисләре, милли тойгылар тәрбияләү игътибар үзәгендә тора һәм шул юнәлештә күп эш алып барыла.

Күркәм традициягә әйләнгән Сөмбелә, Нәүрүз, Карга боткасы, Сабантуй» милли бәйрәмнәре балалар өчен күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында саклана. Инде онытылып барган йолаларны яшь буынга кире кайтаруда бу бәйрәмнәрнең әһәмияте бик зур.

Халыкара Туган тел көненә багышланган «Дуслык» бәйрәме дә балаларда бер -берсенә түземле-хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияли. Төрле милли костюмнар кигән балалар рус, татар, мари, чуваш телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм бик теләп төрле халык уеннарын уйнадылар.

Татар халык уены «Тимербай», рус халык уены «Заря», мари халык уены «Алтын капка» балаларга бик ошады. Кул эшләреннән оештырылган күргәзмә дә игътибар үзәгендә булды. Аны әти-әниләр дә, балалар да бик кызыксынып карадылар.

Бәйрәм чәк-чәк, кош теле, коймак белән тәмләп чәй эчү белән тәмамланды.

Бу бәйрәмнәр балаларны гына түгел, гаиләләрне дә берләштерә, якынайта. Балаларда ярдәмчеллек, игелеклелек, игътибарлылык; үз халкының сәнгатен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә омтылыш тәрбияли.

Наилә Миначова, Рузия Шәрәфетдинова,
Казан шәһәренең 362 нче «Алтын балык» балалар бакчасының татар теле тәрбиячеләре.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading